Артём Алиханьян
Артём Исаакович Алиханьян (әрм. Արտեմ Իսահակի Ալիխանյան; 1908 елның 11 [24] июне, Тифлис, Россия империясе — 1978 елның 25 феврале, Мәскәү[4], ССРБ) — әрмән совет физигы, ССРБ Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире (1946), Әрмән ССР Фәннәр академиясе академигы (1943). Физиклар мәктәбен (В. П. Джелепов, П. Е. Спивак, Г. М. Гарибян, Н. М. Кочарян, А. О. Вайсенберг, В. Г. Кириллов-Угрюмов, М. С. Козодаев һ. б.) оештыра. Ленин премиясе лауреаты (1970), ике тапкыр Сталин премиясе лауреаты (1941, 1948).
Артём Алиханьян | |
---|---|
Туган телдә исем | әрм. Արտեմ Իսահակի Ալիխանյան |
Туган | 11 (24) июнь 1908[1] Тбилиси, Россия империясе[1][2] |
Үлгән | 25 февраль 1978[1] (69 яшь) Мәскәү, СССР[1] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d][3] |
Һөнәре | физик, фәнни хезмәткәр, уйлап табучы, төшче галим |
Эш бирүче | РФА физика-техника институты[d], Ереванский физический институт[d][3] һәм «МИФИ» төш милли-тикшеренү үниверситеты[d] |
Сәяси фирка | бәйсез[d] |
Кардәшләр | Абрам Алиханов[3][1] һәм Сос Алиханян[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d][1] (1940) |
Гыйльми исем: | профессор[d][1] |
Абрам Исаакович Алихановның туган абыйсы.
Тормыш юлы
үзгәртүАртём Алиханьян Тифлиста әрмән гаиләсендә туа. 1931 елда Ленинград университетын тәмамлый. 1927—1941 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең Ленинград физика-техник институтында эшли. 1943—1973 елларда — Ереван физик институты директоры һәм Ереван университеты кафедра мөдире. 1946—1960 елларда шулай ук Мәскәү инженер-физик институтының атом-төш физикасы кафедрасын һәм ССРБ Фәннәр академиясенең физик институтының элементар кисәкчәләре лабораториясен җитәкли.
Фәнни эшчәнлек
үзгәртүАртём Алиханьянның хезмәтләре атом-төш физикасына, галәм нурлар физикасына, тизләтү техникасына, гади кисәкчәләр физикасына багышланган.
1934 елда ВСНХ каршындагы дәүләт физик-техник институтында фәнни-тикшеренү төркеменә керә (Борис Джелепов, Абрам Алиханов һәм Артём Алиханьян), алар 1934 елда беренчеләрдән булып ясалма радиоактивлык күренешен күзәтәләр[5].
Шул ук елны Абрам Алиханов (абыйсы) һәм Михаил Козодаев белән бергә дулкынланган ядрә энергиясенең эчке конверсиясе нәтиҗәсендә электрон-позитрон парның барлыкка килүен ачыклый. 1936 елда Абрам Алиханов һәм Лев Арцимович белән бергә электрон һәм позитронны аннигиляцияләгәндә энергия һәм импульс саклануын эксперименталь рәвештә раслый.
Галәм нурланышы составында тиз протоннарның интенсив агымын, протоннарның тиз нейтроннар белән интенсив генерациясен ачкан, яңа типтагы яңгырларны ачкан — «тар яңгырлар», мюон белән протон массасы арасындагы арада масса булган кисәкчәләр барлыгы турында беренче күрсәткечләр ала, галәм нурланышы составында күп сандагы тотрыксыз кисәкчәләр булу идеясен тәкъдим иткән.
Ирле-хатынлы Жолио-Күри ясалма радиоактивлыкны ачканнан соң, Артём Алиханьян хезмәткәрләре белән беренче ясалма радиоактив элементны — тискәре электроннарны чыгара торган кремний ачалар. Л. Арцимович бәяләвенчә, бу ачылыш электроннарның бета-таркалышында чыгарыла торган заряд билгесенең нәрсә белән билгеләнүен аңларга мөмкинлек бирә[6].
1941 елда икенче дәрәҗә Сталин премиясен ала.
Партиясез. 1955 елда «Өч йөз хат»ка кул куя. Физик, диссидентлык хәрәкәтендә катнашучы Юрий Орловны хуплый[7], Андрей Сахаров белән Елена Боннэр өчен Әрмәнстанга сәфәр оештыра[8], сәнгать осталары (Мартирос Сарьян, Арутюн Галенц, Минас Аветисян) белән тыгыз элемтәдә тора, Михаил Зощенко, Дмитрий Шостакович һәм Лев Ландау белән дус була[9].
1967 елда Ереванда электрон синхротронны («АРУС») төзүне сафка бастыра. Югары энергияләрнең бер өлеше импульсларын детектлау һәм үлчәүнең яңа методларын булдыру белән шөгыльләнә. Чаткы камераларның яңа тибын — трек камерасын эшләгән (1970 елгы Ленин премиясе). Физика буенча гади кисәкчәләрең Нор-Амбердск язгы мәктәпләрен нигез салучы (1961) һәм оештыручы.
Ул Канн кинофестивале призына номинацияләнгән «Исәнме, бу мин» (1967) нәфис фильмында төп геройның прототибы булып тора[10].
Хезмәтләре
үзгәртү- А. И. Алиханов, А. И. Алиханьян. Искусственное получение радиоактивных элементов. — УФН, 1935, № 2.
- А. И. Алиханов, А. И. Алиханьян. Новые данные о природе космических лучей. — УФН, 1945, № 1.
- А. И. Алиханян, С. А. Хейфец, С. К. Есин. Накопители электронов и позитронов. — УФН, 1963, Т.81, № 9.
- А. И. Алиханян, С. А. Хейфец. Современное состояние физики и техники ускорения. — УФН, 1970, Т.101, № 6.
Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр
үзгәртү- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1941) — 1936, 1938 һәм 1940 елларда басылган радиоактивлыкны тикшерү буенча фәнни эшләр өчен;
- Беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1948) — галәм нурлары өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен, аның нәтиҗәләре «Диңгез дәрәҗәсеннән З250 м биеклектә галәм нурларның йомшак компоненты составы», «Месотрон белән протон массасы арасындагы масса арасы булган кисәкчәләр барлыгы турында», «Варитрон масса спектры» (1947) мәкаләләрендә бәян ителгән;
- Фән һәм техника өлкәсендә Ленин премиясе (1970; һ. б. белән берлектә) — «Трек искра камералары» эше өчен;
- ССРБ Министрлар Советы премиясе (1973)[11];
- Ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены (10.06.1945, 24.06.1968 — атом-төш физикасын үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен һәм алтмыш яшь тулу уңаеннан)[12];
- Әрмәнстан ССРның атказанган фән эшлеклесе (1967)[13].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 Հայկական համառոտ հանրագիտարան — Հայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1990.
- ↑ 2,0 2,1 https://www.sci.am/membersview.php?id=29&d=&l=&langid=2
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Әрмән совет энциклопедиясе / мөхәррир Վ. Համբարձումյան, Կ. Խուդավերդյան — Հայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1974.
- ↑ Алиханьян Артём Исаакович, archived from the original on 2014-03-09, retrieved 2021-10-23
- ↑ Сергиенко В. А,. Воспоминания об Учителе. К 100-летию со дня рождения Б.С.Джелепова // Санкт-Петербургский университет : журнал. — СПбГУ: издательство СПбГУ, 2010. — Вып. 3 декабря, № 16 (3823). — ISSN 1681-1941. 2016 елның 4 июнь көнендә архивланган.
- ↑ Алиханьян Артём Исаакович(үле сылтама)
- ↑ Воспоминания Ю. Орлова
- ↑ Е. Боннер До дневников
- ↑ Л. Окунь, Нор Амберд, Ереван, Москва(үле сылтама)
- ↑ Ну и денек / «Эхо Москвы», 2008
- ↑ Академик Артём Исаакович Алиханьян
- ↑ Алиханьян Артем Исаакович // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
- ↑ Биографические сведения на сайте Академии наук Армении
Әдәбият
үзгәртү- Л. А. Арцимович, А. Б. Мигдал, В. П. Джелепов, Г. М. Гарибян. Артем Исаакович Алиханьян (К шестидесятилетию со дня рождения). — Успехи физических наук, 1968, Т.95, № 6.
- Храмов, Ю. А. Алиханьян Артём Исаакович // Физики : Биографический справочник / Под ред. А. И. Ахиезера. — Изд. 2-е, испр. и доп. — М. : Наука, 1983. — С. 10—11. — 400 с. — 200 000 экз.
- Мамиджанян Э. А. Артём Алиханян в воспоминаниях друзей и коллег. К 100-летию со дня рождения, 2008, ISBN 978-5-9221-0982-6. 344 стр.
Сылтамалар
үзгәртү- РФА рәсми сайтында Артём Исаакович Алиханьян профиле
- Әрмәнстан Республикасының МФА рәсми сайтында Артём Исаакович Алиханьян профиле
- Фотографии
- Письмо в редакцию. «…Я не знаю всех деталей предательства. Наверное, институт назвали именем Алиханяна в качестве индульгенции»
- Памятник выдающемуся физику Артему Алиханяну открыт в Ереване(үле сылтама)