Артемий Павлович Ющенко (18951968) — техник фәннәр докторы, профессор, гидрограф-геодезчы, хәрби-диңгез фәннәре докторы, атказанган фән эшлеклесе, 1 ранг капитаны, мактаулы полярник. Штурман, гидрографчы, физик, геодезчы.

Артемий Ющенко
Туган 1895
Үлгән 1968
Күмү урыны Комарово бистә зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре физик
Эш бирүче Н. Г. Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясе[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: доктор военно-морских наук[d]

 Артемий Ющенко Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү

Артемий Ющенко 1917—1920 елларда Петроград университетын (физика-математика факультетын) тәмамлый, Пулково обсерваториясендә стажировка үтә.

1930 елдан Ленинград төгәл механика һәм оптика институты кафедрасын җитәкли; 1935 елдан башлап көннәр азагына кадәр Төньяк диңгез юлының баш идарәсенең Гидрография институтында (соңрак Югары Арктика Диңгез училищесына, аннары Ленинград Югары инженерлык диңгез училищесына күчерелә) көймә йөртүчеләр һәм гидрографчылар әзерләүне гамәлгә ашыра.

1938—1941 елларда ул Гидрография институтында укыта, геодезия кафедрасын җитәкли. Бөек Ватан сугышы вакытында 1941 елдан Хәрби-диңгез флоты Баш гидрография идарәсендә хезмәт итә.

1944 елдан 1947 елга кадәр Хәрби-Диңгез Академиясенең геодезия һәм астрономия өлкән укытучысы булып эшли. 1948 елда сәламәтлеге аркасында запаска китә.

1952—1955 елларда Ленинград университетының картография кафедрасы мөдире[1].

1968 елда вафат була, Комарово зиратында җирләнгән.

Фәнни эшчәнлек

үзгәртү

60тан артык басма эш авторы, алар арасында «Гаусс-Крюгер координатларын исәпләү өчен таблицалар» (1931), «Диңгез картографиясе» (1935), «Картографик таблицалар» (1938), «Картография» (1941, 1953), «Навигация» (1966) һ. б. бар.

«Ющенко таблицалары» (1952) буларак танылган азимутлар һәм биеклекләрне санау өчен таблицалар эшли.

Ющенконың геодезик үлчәнүләр методларын эшләүгә, аерым алганда, диңгез навигация үлчәүләре өчен «фаза зонды» дигән методны кертүгә керткән өлеше шактый зур. Бу методта соңыннан дистәләрчә ел кулланылган радионавигация системаларына нигез салына.

Навигация карталарын төзү ысулын эшләгән, анда җирнең кәкре өслекләре турыдан-туры сызыклар (Соменр сызыклары кебек) белән сурәтләнгән, бу көймәне навигацияләү процедурасын гадиләштергән. Ющенко бу проект өстендә 1941 елда бирем алып эшли башлаган.

Яңа Җирдә һәм Каспий диңгезендә гидрографик экспедицияләр составында эшли. Хәрби-диңгез флоты Баш гидрографик һәм картографик эшләр белән җитәкчелек итә.

Бүләкләр

үзгәртү

Аның хөрмәтенә Антарктикада тирән су чокыры (Ющенко чокыры), Кара диңгезе Таймыр култыгы буенда Ющенко тавы (штурманнар ярымутравы) һәм «Профессор Ющенко» уку судносы аталган[2].

Әдәбият

үзгәртү
  • А. П. Белобров — «Артемий Павлович Ющенко (очерк жизни и деятельности)». «Судовождение», 1968 г., № 9, стр.2-7.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Владимир Вейхман / Сомнерова линия.- Проза.ру
  2. Корабли: «Профессор Ющенко»

Сылтамалар

үзгәртү