Арпа (ыруг)
Арпа́ (Hordeum), кыяклылар гаиләлегеннән бер һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы; бөртекле ашлык культурасы, якынча 10 төрне берләштерә.
Арпа | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Hordeum L., 1753[1][2] |
Таксономик ранг | ыру[1][3] |
Югарырак таксон | бодайчалар[d] |
Таксономик төр | H. vulgare |
Җимеш төре | бөртекчә[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d], Южаковның зур энциклопедиясе, 1900—1905[d], В. Дальнең аңлатмалы сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Настольный энциклопедический словарь[d], Малая советская энциклопедия, 1936—1947[d] һәм Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] |
Арпа ыругында Төньяк ярымшарның һәм Көньяк Американың тропик булмаган өлкәләрендә, тропикларның биек тауларында үсә торган 30 лап төре исәпләнә. Арпа, азык һәм терлек азыгы үсемлеге буларак, бик борынгы культура. Башакчыклары бер чәчәкле, алар башак күчәренең һәр буынында өчәрләп урнаша. Кылчыклары озын. Арпа — бөртеклеләр арасында иң тиз өлгерә торган культура, шуңа күрә аны Ерак Көньякта һәм биек тауларда үстерергә мөмкин.[4]
Сыйфатлама
үзгәртүКультурада Гордеум сативум (Hordeum sativum) төре генә киң таралган, ә калган төрләре — кыргый үсә торганнар. Арпаның тамыр системасы чуклы, төп массасы сукаланган катламда тарала, аерым тамырлары 1 м тирәнлеккә кадәр китә. Сабагы — куыш эчле салам, биеклеге 30-35 см дан 130-135 см га кадәр. Яфрагы бүтән кыяклыларга караганда киңрәк. Чәчәк оешмасы — башак. Җимеше — бөртек, кабыклы яисә ялангач, сары, коңгырт яки көрән төстә. Арпа — дым яратучан берьеллык үсемлек, уңдырышлы балчыксыл, нейтраль реакцияле һәм туклыклы матдәләре җитәрлек булган туфракта яхшы үсә. Арпа күп рәтле, ике рәтле һәм арадаш рәтле өч төргә бүленә.
Әдәбият
үзгәртү- Бахтеев Ф.Х. Ячмень. М., 1955;
- Трофимовская А.Я. Ячмень. Л., 1972;
- Неттевич Э.Д., Сергеев А.В., Лызлов Е.В. Зерновые фуражные культуры. М., 1980;
- Технология возделывания ярового ячменя. Казань, 2001;
- Руководство по апробации сортовых посевов. Казань, 2002.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ 3,0 3,1 Ячмень, род злаков // Малая советская энциклопедия / мөхәррир Н. Л. Мещеряков — 2 — Советская энциклопедия, 1936.
- ↑ Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит401, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-20
Чыганак
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.