Арда Туран (төр. Arda Turan; 1987 елның 30 гыйнвары, Истанбул, Төркия) — Төркия футболчысы, «Галатасарай» клубы ярымсакчысы. Төркиянең милли җыелма командасы өчен чыгыш ясаган, команданың капитаны булган.

Арда Туран
Туган телдә исем төр. Arda Turan
Туган 30 гыйнвар 1987(1987-01-30)[1][2] (37 яшь)
Фатиһ, Истанбул, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Манисаспор[d], Галатасарай, Барселона, Атлетико Мадрид, Төркия милли 17 яшькә кадәрге яшьләр футбол җыелмасы[d], Юношеская сборная Турции по футболу (до 19 лет)[d], Turkey national under-20 football team[d], Төркия милли яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркиянең милли футбол җыелмасы, Төркия милли 16 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркия милли 18 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Истанбур Башакшәһәр[d] һәм Галатасарай

 Арда Туран Викиҗыентыкта

Клуб карьерасы үзгәртү

«Галатасарай» үзгәртү

Туран — Төркиянең «Галатасарай» командасында тәрбияләнгән, академиясенә ул 12 яшендә укырга керә. 18 яшьтә Арда «Манисаспор»га арендага бирелә. 2007/08 сезонда Туран үзенең беренче чемпион титулын яулый.

«Атлетико Мадрид» үзгәртү

2011 елның 10 августында Арда 4 елга контракт төзеп «Атлетико Мадрид»ка күчә[3]. Трансфер суммасы 12 млн евро тәшкил иткән һәм Туран тарихта Төркиянең иң кыйммәтле футболчысы була[4][5].

Футболчы үзе өчен 11 нче уен номерын сайлаган. Яңа клуб өчен 2011 елның 28 августында «Осасуна»га каршы матчта, икенче таймда алмашка чыгып дебют ясый. Европа лигасында 2011 елның 15 сентябрендә старт составында «Селтик»ка каршы матчта дебют ясый. 2011 елның 30 ноябрендә Туран Европа лигасында «Селтик»ка каршы уенда «Атлетико Мадрид» өчен беренче голын кертә. 2011 елның 11 декабрендә Арда Испания чемпионаты кысаларында беренче голын кертә.

Составында Арда Туран да уйнаган «Атлетико» 2012 елда УЕФА Европа лигасы җиңүчесе була.

«Барселона» үзгәртү

2015 елның 6 июлендә «Барселона»га күчә. Трансфер суммасы 34 млн евро тәшкил иткән. 2016 елның 3 мартында «Райо Вальекано»га каршы матчта Туран «Барселона» өчен беренче голын кертә.

2016 елның 6 декабрендә Арда Чемпионнар лигасының 6 нчы туры кысаларында «Белоруссия Менхенгладбах» капкасына өч туп кертә, нәтиҗәдә, «Барселона» 4:0 исәбе белән җиңә[6].

 
Арда Туран Төркия җыелма командасында

«Истанбул Башакшехир» үзгәртү

2018 елның 10 гыйнварында «Истанбул Башакшехир» тренеры Абдулла Авджи Туран күчүе турында әйткән[7]. 13 гыйнварда «Барселона» ярымсакчы күчүе турында игълан иткән[8]. Төркия футболчысы яңа клуб белән 2,5 елга аренда турындагы контрактка кул куя[9]. «Барселона» уенчыны 2020 елга кадәр башка клубка сату хокукын үз артыннан саклап калган.

«Галатасарай» үзгәртү

«Барселона» белән контрактны тәмамлагач, Туран «Галатасарай»га әйләнеп кайта[10].

Җыелма команда карьерасы үзгәртү

Арда Туран Төркиянең төрле яшьләр җыелма командалары өчен уйнаган, ә төп команда өчен 2006 елда чыгыш ясый башлаган. 2008 елгы Европа чемпионатына заявкага кертелгән.

Арда футбол буенча 2010 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу турниры кысаларында җыелма команда өчен 2 гол керткән. Туран Эстониягә каршы матчта 2010 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының сайлап алу турниры матчында Төркия җыелма командасының 600 голын керткән[11].

Футбол буенча 2012 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турниры вакытында Төркия җыелма командасы өчен дүрт гол керткән.

Казанышлар үзгәртү

Команда өчен үзгәртү

  «Галатасарай»

  «Атлетико Мадрид»

  «Барселона»

  • Испания чемпионы (2): 2015/16, 2017/18
  • Испания Кубогы иясе (3): 2015/16, 2016/17, 2017/18
  • Испания Суперкубогы иясе: 2016

Шәхси үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Argentine Soccer Database
  2. AsMadrid: Grupo Prisa, 1967. — ISSN 1888-6671
  3. Arda Turan'ın Transferi Konusunda Anlaşma Sağlandı
  4. Transferin fotoğrafı
  5. Heavyweights keep a low profile, archived from the original on 2014-10-18, retrieved 2021-07-31 
  6. Футбол. Хет-трик Турана принес «Барселоне» разгромную победу над «Боруссией», «Сити» поделил очки с «Селтиком». 6 декабрь 2016 тикшерелде.
  7. El entrenador del Basaksehir anuncia el fichaje de Arda Turan
  8. Acuerdo con el Estambul Basaksehir FK para la cesión de Arda Turan
  9. Oficial: Arda se va cedido al Basaksehir hasta junio de 2020
  10. Арда Туран вернулся в «Галатасарай» спустя 9 лет
  11. Hasbahçe’den çıktık yola
  12. 2009 Spor Ödülleri 2010 елның 9 апрель көнендә архивланган./
  13. Лучший игрок года — Арда Туран(үле сылтама)
  14. Рейтинг популярности IFFHS-2009

Сылтамалар үзгәртү