Арбат
Арбат урамы (tat. lat. Arbat(үле сылтама))- Мәскәү шәһәренең Үзәк идарәлек өлешендә урнашкан урам. Арбат капкасыннан Смоленск мәйданына кадәр бара.
Арбат урамы татар сәүдәгәрләре тарафыннан 13-14 гасырда салынган бистә. Кайбер чыганак буенча татар сүзеннән арба-ат яки гарәп сүзеннән рабат (шәһәр яны) килеп чыга. Арбат бистәсендә башта болгар, соңрак татар һәм бүтән шәрекъ сәүдәгәрләре, осталары яшәгән һәм эшләгән, күп һөнәрханәләр биредә килеп чыккан. Рус кулъязмаларында 1475 елда беренче тапкыр Арбат исеме аталган.
Алтын Урда хакимлеге дәвереннән Мәскәүдә бүтән татар исемнәре дә калганнар: Таган (русча Таганка), Толмачы урамнары (Новокузнецкая метро станциясе тирәсендә, элек анда Татар Толмачы бистәсе булган), Исмайлы (русча Измайлово), Сәркиз (русча Черкизово) – Сәркиз морза Дмитрий Донской якташы булган, батырлык һәм булышлык өчен Мәскәү кенәзе Сәркиз морзага шушы җирне биргән, аның исеменнән Черкизово сүзе килеп чыккан.
Арбат урамына күп җырлар, китаплар багышланган. Арбат урамында хәзер берничә музейлар, Вахтангов исемендәге театр, хәтирә урыннары (Цой дивары), төрле һәйкәлләр (Пушкинга һәйкәл һ.б.) урнаша.
Сылтамалар
үзгәртү- Татарские названия на карте Москвы. 2012 елның 1 июнь көнендә архивланган.