Антуан-Леонар Шези
Антуа́н-Леона́р Шези́ (Француз телендә: Antoine-Léonard Chézy); 1773 елның 15 январе, Нёйи-сюр-Сен — 1832 елның 31 августы, Париж ) — Франция шәркыятьчесе, Француз теленә Санскрит әдәбиятының классик әсәрләрен беренче булып тәрҗемә итүчесе.
Антуан-Леонар Шези | |
---|---|
Туган телдә исем | фр. Antoine-Léonard Chézy |
Туган | 15 гыйнвар 1773[1] Нөйи-сүр-Сен[2] |
Үлгән | 31 август 1832[2] (59 яшь) Париж, Франция[2] |
Үлем сәбәбе | Ваба |
Ватандашлыгы | Франция[2] |
Һөнәре | телбелгеч, профессор, тәрҗемәче, язучы |
Эш бирүче | Коллеж де Франс[3] |
Җефет | Хельмина Кристина фон Шези[d] |
Балалар | Wilhelm Chezy[d] һәм Max Chézy[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Женевьев Шези[d] һәм Мари-Аделаида Шези[d] |
Биографиясе һәм хезмәтләре
үзгәртүФранция милли китапханәсендә кулъязма бүлеге буенча китапханәче булган. Габдрахман Җәминың: «Лейлә һәм Мәҗнун» («Les amours de Medjneun et Leila», 1807) поэмасы тәрҗемәсен нәшер иткән; шуннан соң бары тик Санскрит белеме белән мәшгуль булган һәм Коллеж де Франста янә нигезләнгән Санскрит теле кафедрасында эшли башлаган (1814). Аның өйрәтүе балкучы нәтиҗәсен биргән; аның җитәкчелеге астында Бопп, Бюрнуф, Лассен һ.б. кебек Санскрит белгечләре туган. Шези Санскрит әдәбияты буенча түбәндәге хезмәтләрне бастырган:
- «Analyse du Megha Doutah, poème de Kâlidasa» (1817),
- «Episode de la Mort de Yadjânadatta (Ramayana)» (1826),
- «La Reconnaissance de Sacountala» (1830)
- d’Apudy тәхәллүсе астында: «Amarou Satnaka. Anthologie érotique d’Amarou» (1831).
Сильвестр де Сасиның “Гарәп хрестоматиясе”ндә гарәп натуралисты Закария Казвининың өзеген тәрҗемә иткән. Кулъязмаларда Фарсы хрестоматиясен, Фарсы антологиясен, Санскрит хрестоматиясен, Санскрит грамматикасын, Санскрит-Француз сүзлеген, Рамаяна анализын, мемуарларны һ.б. калдырган. 1832 елның 31 августында вабадан үлгән.