Аника Мария Хокке (алман. Annika Hocke; 16 июль 2000) — Роберт Кункель белән парлап шууда чыгыш ясаучы немец фигуристы. 2019 елда Алмания чемпионатында Һәм 2020 елда Bavarian Open чемпионатында көмеш призерлар.

Анника Хокке
Туган 16 июль 2000(2000-07-16)[1] (23 яшь)
Берлин, Алмания[1]
Ватандашлыгы  Алмания
Һөнәре фигурист

 Анника Хокке Викиҗыентыкта

Элеккеге партнеры Рубен Бломмарт белән бергә 2017 елда Ice Star, 2018 елда Bavarian Open, 2018 елда халыкара Ницца Кубогы һәм 2018 елда Алмания чемпионатының көмеш призеры. 2018 елда кышкы Олимпия уеннарында 16нчы урынны яулыйлар.

Хокке элек хатын-кызлар арасында шууда чыгыш ясый, 2017 елгы Алмания чемпионатының бронза призеры була. Ул 2016 елда үсмерләрнең кышкы Олимпия уеннарында 11 нче урынны били.

Биографиясе үзгәртү

Аника Хокке 2000 елның 16 июлендә Берлинда туган[2], бала чагын Целендорфта үткәрә[3]. Әти-әнисе Сильвия Варнке һәм Ансгар Хокке журналист булып эшли[4].

Карьерасы үзгәртү

Ялгыз шуу үзгәртү

Хокке конькида 2005 елда дүрт яшендә шуа башлый. Беренче күнегү урыны аның өчен Вильмерсдорф боз шугалак була[5][6]. 2014 елның гыйнварында ул Алмания чмпионатында балалар арасында (13 яшкә чаклы) алтын яулый[7]. Мануэл Махон җитәкчелегендә күнекмәләр ала[8].

2015/2016 мизгелендә Хокке өч халыкара ярышларда өч үсмерләр медален яулый — Ригада Volvo Open Cup ярышында көмеш, Дортмунд шәһәрендә NRW Trophy ярышында алтын һәм Будапештта Santa Claus Cup ярышында алтын медаль ала. 2016 елның гыйнварында Алмания чемпионатында юниорлар арасында көмеш медаль яулый. Февральдә үсмерләрнең 2016 елгы Кышкы Олимпия уеннарында Алмания өчен чыгыш ясый. Хатын-кызларның ялгыз шуунда Хоккей кыска программалы 15 нче урынны били, ирекле программалы 10 нчы урынны һәм суммада 11 нче урында була. Катнаш җыелма команда турнирында ул җәрәхәт аркасында төшеп калган Каори Сакамото алмаштыра. Аника хатын-кыздар шуунда 6 нчы урынны, ә аның командасы 8-се урынны били.

Парлап шуу үзгәртү

2014 елның сентябрендә Хокке парлы шууда Юрий Гнилозубов белән катнаша[9][10]. Алар 2015 елның февралендә International Challenge Cup турнирында яшүсмерләр парында дүртенче урынны били[11].

2019/20 мизгел үзгәртү

Хокке һәм Рубен Бломмарт бергә 2017 елның 9 февралендә шуа башлый[12]. Бер ел үткәч, 2018 елның февралендә, пар 2018 кышкы Пхенчханда Олимпия уеннарында чыгыш ясый һәм ун алтынчы урынны били[13]. Дөнья чемпионатында 2018 елның мартында алар өченче урынны яулый[14]. Хокке һәм Бломмарт 2019/2019 елгы фигуралы йөрү буенча дөнья чемпионатыннан соң парның таркалуы турында игълан итә, анда алар ун дүртенче урында була[15].

Аника Хокке үзенең яңа партнеры Роберт Кункель булуы турында игълан итә. Хокке элек Олимпия уеннарында катнашса да, пар әле халыкара үсмерләр ярышында катнаша алмый. Хокке һәм Кункель үсмерләр Гран-при ярышында катнашырга карар итә, алар Хорватиядә һәм Польшада чыгыш ясагач, ике бронза медаль яулый. Үсмерләр арасында парлы шууда бердәнбер булып, Гран-при финалына чыгалар. Алар алтынчы урынны ала[16]. Олуг кимәлендә Хокке/ Кункель 2019 Cup Warsaw чыгыш ясый, анда алтынчы урынны били, ә аннары 2020 елгы Германиянең милли чемпионатында һәм 2020 Open Bavarian көмеш медаль яулый. 2020 елда Аурупа чемпионатында алар җиденче урынны били[17].

Хокке/Кункель мизгелне 2020 елда юниорлар арасында дөнья чемпионатында тәмамлый, анда дүртенче урынны били һәм ирекле программалы өченче урын алып, кече бронза яулый. Әммә ирекле программалы хаталану аркасында гомуми медаль ала алмыйлар. Шуңа карамастан, Хокке болай дип билгели: «Безнең үсмерләр арасындагы беренче һәм соңгы чемпионат искиткеч яхшы булды»[18] . Алар Монреалдә өлкәннәр дөнья чемпионатында катнашырга тиеш була, әммә коронавирус пандемиясе аркасында, чемпионат үтми[19].

2020/2021 мизгел үзгәртү

Дәвам итүче пандемия шартларында 2020 елда Хокке һәм Кункель Nebelhorn Trophy 2020 мизгелен башлыйлар, анда Аурупада күнеүгүләр алган спортчылар гына катнаша[20]. Кыска программалы алар ватандашлары Минерва Хазе һәм Нолан Зегерттан калышып, икенче урынны яулый. Аларның көндәшләре җәрәхәт аркасында төшеп калса да, немецлар ирекле программалы итальян командасындагы Ребекка Гиларди һәм Филиппо Амброзининан калыша һәм көмеш медаль яулый[21].

Хокке һәм Кункель Internationaux de France 2020 өлкәннәрнең Гран-при сериясендә беренчегә чыгыш ясарга тиеш булалар, әммә ярыш пандемия аркасында үткәрелми[22].

Нәтиҗәләре үзгәртү

Кункель белән парлап шуу үзгәртү

Ярыш 19/20 20/21
Дөнья чемпионаты C 13
Аурупа чемпионаты 7
GP Trophée de France C
Алмания чемпионаты 2 WD
CS NebelhornTrophy 2
CS Warsaw Cup 6
Юниорлар арасында дөнья чемпионаты 4
JGP Азак 6
JGP Хорватия 3
JGP Польша 3
TBD = ярышка гариза;

WD = Төшә; C = Ярыш туктатыла

Бломмарт белән парлап шуу үзгәртү

Ярыш 2017/18 2018/19
Олимпия уеннары 16
Дөнья чемпионаты 13 14
Аурупа чемпионаты 8
GP Skate America 7
GP NHK Trophy WD
Алмания чемпионаты 3 2
CS Golden Spin 6
CS Ice Star 2
CS Nebelhorn Trophy 5
CS Warsaw Cup 4

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 http://www.isuresults.com/bios/isufs00107818.htm
  2. Annika HOCKE: 2016/2017. International Skating Union.Архивировано 9 февраля 2017 года.
  3. Martin, Ulrike. Die Eisprinzessin aus Zehlendorf (German), Berliner Woche (9 February 2016).
  4. Von der großen Lust auf Erfolg (German), Berliner Abendblatt (6 June 2014). 27 февраль 2016 тикшерелде. 2016 елның 27 февраль көнендә архивланган.
  5. Hohnschild, J.. Annika Hocke (13) Im Sommer geht’s zum Olympia-Trainer (German), Berliner Kurier (25 February 2014). 2016 елның 27 февраль көнендә архивланган.
  6. Apitius, Benjamin. Nachwuchssportlerin des Monats März: Annika Hocke (German), Der Tagesspiegel (4 March 2014).
  7. Deutsche Nachwuchsmeisterschaften 2014: Nachwuchs Mädchen U13 (нем.)(неопр.) ?. Deutsche Eislauf-Union (12 January 2014).Архивировано 12 апреля 2015 года.
  8. Weise, Klaus. Annika Hockes Dreifachsprünge in die Eislauf-Karriere (нем.), Berliner Morgenpost(7 March 2016).Архивировано 9 февраля 2017 года.
  9. Berlin.
  10. Annika Hocke & Juri Gnilozoubov. әлеге чыганактан 2016-12-03 архивланды. 2021-05-01 тикшерелгән.
  11. Challenge Cup 2015. әлеге чыганактан 2016-04-02 архивланды. 2021-05-01 тикшерелгән.
  12. Kurzinterview mit dem neuen deutschen Paarlaufpaar Annika Hocke und Ruben Blommaert. 2017 елның 9 февраль көнендә архивланган.
  13. XXIII Olympic Winter Games 2018 (англ.).ISU Results.Дата обращения: 22 марта 2021. Архивировано 22 марта 2021 года.
  14. ISU World Championships 2018 (англ.). ISU Results.Дата обращения: 22 марта 2021. Архивировано 28 февраля 2018 года
  15. ISU World Championships 2019 (англ.). ISU Results.Дата обращения: 22 марта 2021.
  16. Panfilova and Rylov take junior Pairs’ title in Russian sweep in Torino (December 7, 2019).
  17. Kostornaia takes gold in Russian sweep at Europeans (January 25, 2020).
  18. Slater, Paula. Panfilova and Rylov claim Pairs’ title at Junior Worlds, Golden Skate (March 5, 2020). 22 март 2021 тикшерелде.
  19. Ewing, Lori. World figure skating championships cancelled in Montreal, CBC Sports (March 11, 2020). 22 март 2021 тикшерелде.
  20. 2020 NEBELHORN TROPHY (September 19, 2020). 2021 елның 22 март көнендә архивланган.
  21. ISU CS Nebelhorn Trophy 2020 Results. International Skating Union.Дата обращения: 22 марта 2021.Архивировано 8 февраля 2020 года.
  22. Grand Prix of France figure skating event canceled due to coronavirus, Olympic Channel (20 October 2020). 22 март 2021 тикшерелде.

Сылтамалар үзгәртү

  • Анника Хокке / Роберт Кункель (англ.) на официальном сайте Международного союза конькобежцев.
  • Анника Хокке / Рубен Бломмарт (англ.) на официальном сайте Международного союза конькобежцев.
  • Анника Хокке (англ.) на официальном сайте Международного союза конькобежцев.