Анна Паукер (рум. Ana Pauker, тумыштан Ханна Робинсон (рум. Hanna Rabinsohn) 13 февраль 1893, Кодаешти, Валуй өязе, Румын короллеге — 14 июнь 1960, Бухарест, Румын Социалистик Республикасы) — румын сәяси эшмәкәре, Румын чит ил эшләре министры һәм 1940 еллар ахыры — 1950 еллар башында РКП лидеры. Марчел Паукерның хатыны.

Анна Паукер
Туган телдә исем рум. Ana Pauker
Туган 13 декабрь 1893(1893-12-13)[1]
Vaslui County[d]
Үлгән 3 июнь 1960(1960-06-03)[2] (66 яшь)
Бүкрәш, Румыния
Үлем сәбәбе йөрәк туктау[d]
Яшәгән урын Бүкрәш
Ватандашлыгы  Румыния
 СССР
Әлма-матер Халыкара Ленин мәктәбе[d]
Һөнәре сәясәтче, укытучы, тәрҗемәче, дипломат, табиб, тегүче
Сәяси фирка Румынская коммунистическая партия[d], Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Франса коммунистик фиркасе[d]
Җефет Марчел Паукер[d]

 Анна Паукер Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Башлангыч еллары һәм сәяси эшмәкәрлегенең башы үзгәртү

Анна Паукер ярлы дини яһүд гаиләсендә туган, гаиләдә алты баланың икесе бала сагында вафат була. Аның кече энесе сионист була.

Хезмәт эшмәкәрлеген 12 яшеннән башлый. 17 яшьтән Бухареста яһүд башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. 1915 елда Социал-демократик партиягә керё (1918 елдан — Румыниянең Социалистик фиркасе), аннан аерылу аркасында 1921 елда Румын коммунистлар фиркасе барлыкка килә (башта Социалистик-коммунистлар фиркасе дип атала). Коминтернга алып килгән Социалистик партиянең большевистик күпчелегенә керә. Румын коммунислар партиясенең 2-се съезында (1922 елның октябре) партиянең үзәк комитеты составына сайлана.

Ул һәм аның ире, Марчел Паукер, аның лидерларының берсе булып китә. 1923—1924 елларда икәүләп дә сәяси эшмәкәрлекләре өчен кулга алына һәм 1926—1927 елларда Берлин, Париж һәм Венада мәҗбүри эмиграцияла була.

1928 елда Мәскәүдә коминтернның халыкара Ленин мәктәбенә укырга керә, Д. З. Мануильский белән хезмәттәшлек итә. Тиздән Франциядә Коминтерн, шуннан Балкан илләрендә инструктор булып китә. 1935 елда Румыния коммунислар партиясенең Үзәк Комитеты Секретариатына керә. Румынияга кайткач 1935 елда кулга алына, башка коммунистлар белән бергә ун елга хөкем ителә. 1938 елда ССРБ-да аның ире үтерелә.

1941 елның маенда ССРБ га аннан тоткылыкта булган Молдавия сәясәтчесе Ион Кодрянуне кайтарыр өчен урынына сөргенгә җибәрелә. Аңа янасе «троцкист» кебек үзен үзе тәнкыйтьләү белән шөгелләнергә тура килгән; әммә Коминтерн архивы документлары раславынча, ул моны эшләми[3]. Мәскәүдә ул румын коммунистларының — эмигрантларының лидеры була: 1941 елда — ИККИ карамагындагы РКП вәкиле, 1943—1944 елларда — РКП чит ил бюросын һәм «România Liberă» (Ирекле Румын) радиосын җитәкли. Бу сифатта Паукерның секретаре булып Кира Муратованы әнисе табиб Наталья Скурту тора. 1944 елда Тудор Владимиреску исемендәге 1-се румын ирекле җәяүле дивизиясенең комиссары итеп тәгаенләнә.

Румын җитәкчелегендә үзгәртү

Антонеску режимы колатылганнан соң 1944 елда туган иленә кайта. 1945—1948 елларда — Политбюро әгъзасы һәм РКП Үзәк Комитеты секретаре. РКП һәм Социал-демократик фирка Румын эшчеләр партиясен берләшкәннән соң (1948) 1948 елның февраленнән 1952 елның маена кадәр Үзәк Комитет Политбюро әгъзасы һәм Румын эшчеләр партиясенең Үзәк комитеты секретаре. 1947 елның декабрендә — 1952 елның июлендә — Румын Чит ил эшләре министры.

1948 елда Time журналы аның портретын тышлыгына урынлаштыра һәм аның «иң абруйлы хатын-кызларның берсе» дип тасвирлый. Әмма тиздән аның эшмәкәрлеге фирка эчендә тәнкиткә дучар ителә. Беренчедән, Паукерны «социал-демократик тибындагы сәясәттә»: коммунислар партиясенең 500 000 артык яңа агзаларын, шул исәптән Тимер гвардиянең иске агзаларын тикшерүсез күпләп вербовкалауда гаеплиләр. Икенчедән, 1949 елда ул Дунай-Кара диңгез каналы төзүне — шәхси Сталинның тәкдимен хупламый. Өченченән, Сталинның Тито белән конфликт барышында румын коммунистик фиркәсе эчендә репрессияларга каршы була: чөнки «Титолылар» дип игълан ителгән Испанияда Ватандашлар сугышларында җөмһүрият интербригаларының румын ветераннарын һәм француз Каршылыгы отрядларын эзәрлекләүләргә каршы була. Моннан тыш аны коммунистик юстиция министры Лукреции Питрауга каршы «саботаж» процессынды гаеплиләр.

Паукер шулай ук якынча 100 000 яһүднең Израилгә (1950-1952) эмиграциялануына булышлык итә һәм 1950 елның җәендә Мәскәү боерыгы белән үтә торган мәҗбүри коллективлаштыруга кискен каршы чыгыш ясый. 1947 елда авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу хакын күтәрүгә ирешә. Тарихчы Норман Наймарк соңрак аның сәясәтен Владислав Гомулканың башлангыч курсы белән чагыштыра : «тарихи» партияләр белән коалиция, «буржуаз» сәясмәннәр белән компромисс, социал-демократлар һәм либераллар эзәрлекләүне туктату[4].

Эшененә бушатылуы һәм соңгы еллары үзгәртү

1952 елда Георге Георгиу-Дежем тарафыннан «сионистлар» һәм «космополитларга» каршы юнәлтелгән кампаниясе сөземтәсендә властан читләтелә. «Фракцион эшмәкәрлеге өчен» рәсми рәвештә Үзәк комитет составыннан чыгарыла, ә июльдә хөкүмәтнең бөтен вазифаларыннан бушатыла.

1953 елның 18 февралендә кулга алына һәм сораулар алуларга дучар була. Хәл Чехословакиядәге «Сланский эше» кебек антисемит подтекст белән яңа сәяси процесс белән яный, ләкин 1953 елның мартында Сталин үлгәннән соң Паукер В.М. Молотовның курсалауы аркасында төрмәдән чыгарыла (аның да катыны, Паукерның иске таныш, П.С. Жемчужникова төрмәдән чыгарыла) һәм йорт тоткынлыкка урнаштырыла. Аны кире власка рөхсәт итмәү өчен, РКП җитәкчелеге Н. С. Хрущев белән сөйләшеп, аның «1940 еллар ахыры 1950 еллар башында эксцесслар гаепле» дип «нык сталинчы» репутациясен булдыра.

Соңгы елларда урындагы сәяси нәшрият өчен немец һәм француз теленнән тәрҗемәче (Politică Editura) булып эшли, әммә кулламгага хокуксыз. 1959 елның октябрь аенда Сталиннан соң совет властларыннан рәсми хәбәр ала, язмышы турында ачык билгесез аның ире якынча 1938 елның 16 августында ССРБ-да җәзалап үтерелә.

Анна Паукер 1960 елның 3 июнендә Бухарест шәһәрендә сөт бизендә яман шешеннән вафат була.

Гаиләсе үзгәртү

Марчело Паукер белән никахта өч баласы туган:

  • Таньо (1921—1922);
  • Влад (1926—2016);
  • Татьяна (1928—2011).

Шулай ук чех коммунисты Евгений Фридтан (Fried Eugen) дүртенче Маша (1932) туа. 1940 нчы еллар азагында бишенче бала Александрны уллыкка ала.

Влад Һәм Маша XXI гасыр башында Франциядә яшәгән.

Мәдәнияттә үзгәртү

Аллегорик рәвештә Михаил Калатозовның «Заговор обречённых» (1950) совет фильмында Ганна Лихте исеме астында сүрәтләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://jwa.org/encyclopedia/article/pauker-anna
  2. Library of Congress AuthoritiesLibrary of Congress.
  3. Robert Levy, Ana Pauker: The Rise and Fall of a Jewish Communist, Berkeley: University of California Press, 2001, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-520-22395-0]], pp. 64–66.
  4. Norman Naimark, Slavic Review, Vol. 61, No. 2 (Summer 2002), p. 389.

Сылтамалар үзгәртү