Анита Рачвелишвили

Анита Рачвелишвили (гөрҗ. ანიტა რაჭველიშვილი; 1984 елның 28 июне, Тбилиси, Гөрҗи ССР, ССРБ) — Гөрҗистан опера җырчысы (меццо-сопрано).

Анита Рачвелишвили
Туган 28 июнь 1984(1984-06-28) (39 яшь)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Ватандашлыгы  Гөрҗистан
Әлма-матер Тбилисская государственная консерватория имени Вано Сараджишвили[d] һәм Accademia Teatro alla Scala[d]
Һөнәре опера җырчысы

Тормыш юлы үзгәртү

Анита Рачвелишвили Мухран Мачавариани исемендәге музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнгән. Аннары Тбилиси консерваториясенә(рус.) укырга керә, анда Манан Эгадзеда вокалга өйрәнә.

Консерватория студенты буларак, Палиашвили исемендәге Гөрҗистан опера һәм балет театрында «Риголетто»да Маддалена партиясен башкарган. Ул Миланда Ла Скала Академиясендә музыкаль белем алуын дәвам итә. Анда «Ла Скала» театры директоры Даниэль Баренбойм аны «Кармен» операсының яңа куелышында төп рольне башкарырга чакыра[1]. 2009 елда тенор Йонас Кауфманның Дон Хосе ролендәге әлеге «Кармен» куелышы дөньяның күп кенә илләрендә телевидение аша трансляцияләнә һәм Анита Рачвелишвилига халыкара танылу китерә[2]. Тәнкыйтьчеләр аның көчле тавышын һәм тәэсирләндерерлек сәхнә мөлаемлыгын билгеләп үтәләр[3].

Рачвелишвили Лондонның Король опера театры, Канада операсы, Нью-Йорктагы Метрополитен-опера һәм башка әйдәп баручы опера театрларында Кармен партиясен башкара. Аның башка опера партияләре арасында Орфей («Орфей һәм Эвридика»), Далила («Самсон һәм Далила»), Дульсинея («Дон Кихот») һәм Кончаковна («Князь Игорь») бар. 2016 елда Рачвелишвили Париж операсында «Аида»ның яңа куелышында Амнерис партиясендә чыгыш ясый, моның өчен тәнкыйтьчеләр мактавына лаек була[4].

2019 елның җәендә Грузиядә хөкүмәткә каршы протестларны хуплый һәм Грузия гражданнары алдында Россиядә чыгыш ясаганнары өчен гафу үтенә[5].

Гаилә үзгәртү

2016 елда музыкант һәм грузин җырчысы Отар Майсурадзега кияүгә чыга[6].

Бүләкләр үзгәртү

  • 2017 — Bachtrack Opera Awards — иң яхшы җырчы[7]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Anita Rachvelishvili. әлеге чыганактан 2017-12-10 архивланды. 11 December 2017 тикшерелгән.
  2. Zaconni, Daniela. Carmen: 'Una che s'innamora', Corriere della Sera (27 November 2009). 2 февраль 2017 тикшерелде.
  3. Vincent, Michael. Love spits fire in COC’s Carmen, The Star (13 April 2016). 2 февраль 2017 тикшерелде.
  4. Guillemin, Vincent. Deux reines pour Verdi. 2 February 2017 тикшерелгән.
  5. Грузинская певица извинилась за выступления в РФ
  6. На свадьбе Аниты Рачвелишвили повеселилась вся грузинская элита // sputnik-georgia.ru
  7. Лучшая певица: Анита Рачвелишвили — призер Bachtrack Opera Awards