Андрей Овчинников

Овчинников Андрей Афанасьевич (173925 август 1774) — Җаек казагы, 1772 елгы Җаек күтәрелешендә катнашучы, Е. И. Пугачевның иң якын аркадашы.

Җенес ир-ат
Туу датасы 1739
Үлем датасы 25 август 1774(1774-08-25)
Үлем сәбәбе сугышта үлгән[d]

БиографиясеҮзгәртү

Овчинников казак хезмәтенә 1757 елда керә, Җаек буе Русия чикләрен «Бохара ягындагы» казакъларның һөжүмнәреннән саклауда катнаша. Хәрби тәҗрибәсе, батырлыгы һәм үзсүзлелелеге аркасында Овчинников казаклар арасында абруй казана, аны берничә тапкыр Җаек казак гаскәре эшләре буенча Петербургка җибәрелгән делегацияләргә сайлыйлар («зимовые станицы»).

Овчинников император властена каршы оппозициядә гаскәр кулы астындагы фирка яклы була, 1772 елгы Җаек казак күтәрелешендә актив катнаша. Баш күтәрүчеләр җиңелгәннән соң Овчинников кача һәм берничә ай ерак дала утарларында яшеренеп яши[1]. Пугачев явына 1773 елның 18 сентябрендә — Пугачев отрядының Җаек каласына беренче тапкыр һөҗүм иткән көнне кушыла. Бер көннән Овчинников казак-баш күтәрүчеләре арасында яулар атаманы итеп сайлана.

Овчинников Пугачевның иң якын даирәсенә керә, «Яшерен Дума» һәм «Хәрби коллегиянең» әгъзасы була. Нәкъ Овчинниковка Башкортстанда халыкны күтәрү турында уй килә.

Овчинников Пугачевтан «генерал-фельдмаршал һәм Бөтенрусия орденнары кавалеры граф Панин» исемен ала. Җаек казакларының атлы отрядлары белән командалык итә, Җаек ныгытмасы һәм Ырынбур арасында урнашкан бөтен ныгытмаларны алуда; Ырымбурны камауда һәм Җаек шәһәрендәге Михайло-Архангель соборына камауда катнаша. Овчинников атаман Чика Зарубин белән бергә Юзей авылы янында 7 — 9 ноябрьдәге алышларда Пугачевның отрядлары меннән җитәкчелек итә; генерал В. А. Карның карательләр корпусын кыйраталар һәм Кар ашыгыч рәвештә Бөгелмәгә карый чигенергә мәҗбүр була. Кар бу җиңелүдән соң командалыкны генерал-майор Фрейманга тапшыра һәм Мәскәүгә кайтып китә[2].

Көньяк Урал һәм далалар аша урап барып, башкортлар белән үз сафларын тулыландырып, 1774 елның маенда Магнит ныгытмасы тирәсендә Пугачевның төп армиясына кушыла, ары Җаек, Чулман һәм Идел буенда яу ясагач, Троицк ныгытмасы тирәсендәге сугышларда, Башкортстанда, Көңгер һәм Ижау тирәсендәге алышларда катнаша, Казан, Сарытау, Камышин басып алуда, Царицын һәм Пролейка елгасы янындагы алышларда катнаша.

1774 елның 24 августында (4 сентябрь) Кара Яр янындагы соңгы сугыш алдыннан, Пугачев, армиясын дәртләндерү максатында үзенең якын көрәштәшләренә, шул исәптән гаскәрнең баш поход атаманына да, яңа титуллар бирә: «Божиею милостью, мы, Петр Третий, император и самодержец Всероссийский. Жалуем мы от армии нашей в генерал-фельдмаршалы и всех орденов кавалеры атамана Андрея Овчинникова…».

Иртәгәсенә Иделнең дала ярындагы каты алышта Андрей Овчинников һәлак була.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Как в бассейне Яика, так, вероятно, и на Узенях.
  2. За это указом от 1 декабря 1773 года Кар был отправлен в отставку, с запретом проживания в столицах.

БиблиографияҮзгәртү

  • Андрущенко А. И. Крестьянская война 1773—1775 гг. на Яике, в Приуралье, на Урале и в Сибири — Москва: Издательство «Наука», 1969. — 360 б. — 3000 экз.
  • Дубровин Н. Ф. Пугачёв и его сообщники. В 3 тт. — СПб.: Тип. И. Н. Скороходова, 1884.
  • Козубский К. Э. Борьба за Яик. // Русский Вестник, № 36-37 (68-69), октябрь 1992.
  • Лёвшин А. И. Историческое и статистическое обозрение уральских казаков. — СПб, 1823.
  • Лимонов Ю. А., Мавродин В. В.,Панеях В. М. Пугачёв и пугачёвцы. — Л.: Наука, 1974. — С. 47-73.
  • Овчинников Р. В. Последние страницы биографии пугачёвского атамана И. Н. Зарубина-Чики // Башкирский край. Сборник статей. — Уфа, 1991. — С. 30-45.
  • Лимонов Ю. А., Мавродин В. В., Панеях В. M. Пугачёв и его сподвижники. — M.-Л.: Наука, 1965.
  • Пушкин А. С. История пугачёвского бунта. ч. 1—2. — СПб., 1834.
  • Рознер И. Г. Яик перед бурей. — М.: Мысль, 1966.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Овчинников Андрей Афанасьевич // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 18-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.