Андреа Пежич (с-х. Andreja Pejić, серб. Андрејa Пејић, ингл. Andreja Pejic; 1991 елның 28 августы, Тузла, Босна һәм Һерцеговина Социалистик Җөмһүрияте, ЮСФҖ) — Австралия моделе. Пежич сербия-хорват чыгышлы трансгендер хатын-кыз булып тора. Җенесне алыштырганчы танылган мода йортларының ирләр һәм хатын-кызлар коллекцияләренең күрсәтмәләрендә катнаша, соңыннан бары хатын-кызлар белән генә чикләнә.

Андреа Пежич
Туган телдә исем ингл. Andreja Pejic
Туган 28 август 1991(1991-08-28)[1] (32 яшь)
Тузла
Ватандашлыгы  Австралия
Әлма-матер University High School[d]
Һөнәре модель, актёр

 Андреа Пежич Викиҗыентыкта

Балачак үзгәртү

Андрей Пежич 1991 елда Босния һәм Герцеговинада туа. Әнисе — серб, әтисе хорват була. 1999 елда Пежичның әти-әнисе Югославиядә хәрби конфликт вакытында ике улы белән Австралиягә качалар, анда сәяси качаклар статусын алалар. Андрей һәрвакыт хатын-кыз кыяфәте белән аерылып торган. Мәктәптә чыгарылыш кичәсендә сыйныфташлар аны хәтта «бал королевасы» итеп сайлаганнар[2].

Модель карьерасы үзгәртү

 
Андреа Пежич 2013 елда

Андрей Пежич чиктән тыш андрогинлыгы белән аерылып торган.

2010 елның февралендә Андрей Лондонның Storm Models агентлыгы белән контрактка кул куя һәм кыска гына вакыт узгач «Dazed & Confused» журналы тышлыгында барлыкка килә. Аннан соң «Arena Homme Plus», «Wonderland», «Oyster» һәм «Vogue Paris» журналлары өчен төшә.

Миланда аны «I Love Models Management», Парижда — «New Madison» агентлыгы тәкъдим итә башлый. Шулай ук «Photo Genics» (Лос-Анджелес) белән хезмәттәшлек итә.

2011 елның гыйнварында Парижда Жан-Поль Готьеның ир-атлар һәм хатын-кызлар күрсәтүләрендә һәм Марк Джейкобсның ир-атлар күрсәтүләрендә эшли. Шул ук елны АКШта берьюлы ике китап кибетләре челтәре — Barnes & Noble һәм Borders — «Dossier» журналы тышлыкта Андрей ярым шәрә төшкән тиражны сатудан баш тарталар, чөнки Андрейны топлесс кыз буларак кабул итә алалар, дип санаганнар. Dossier да тышлыкка Пежичның шушы фотосурәтен урнаштырып, нәкъ менә шундый провокацион нәтиҗәгә ирешкәннәр, дип әйтәләр[3].

2011 елның 29 апреленнән Пежич models.com сайтның «50 ир-ат топ-модельләре» исемлегендә 18 урынны били[4]. 2011 елның җәй аенда FHM журналы укучылары Андрейны иң матур хатын-кызлар исемлегендә 98 нче урынга куялар[5]. Әмма журнал редакциясе моны «хата» дип атый һәм рейтингның басма версиясендә Пежичның исемен ала, әмма журнал сайтында Андрей исеме исемлектә кала, әмма аның турында мәкалә урынына редакторларның гафу үтенүләре белән текст урнаштырыла. Пежич вәкилләре FHMның шундый үз-үзләрен тотышына бик тискәре йогынты ясый, чөнки редакторлар үз шәрехләрендә шактый кискен фикерләр тудырган[6].

2011 елның декабрендә Голландиянең «Hema» универмагы өчен тышкы реклама постерларында пуш-ап бюстгальтерлар линиясен тәкъдим итә.

2013 елда Дэвид Боуиның «The Stars (Are Out Tonight)» видеоклипында төшкән[7].

2013 елда «FATIH» төрек сериалын төшерүдә катнаша, анда Андрей Раду III Матур, Влад Дракуланың кече абыйсы ролен уйный.

Шәхси тормыш үзгәртү

2014 елның июлендә Пежич трансгендер хатын-кыз буларак каминг-аут ясый[8]. «People» журналы һәм «Entertainment Tonight» программасы аша, ул җенесне үзгәртү буенча процедуралар аша берничә ай элек узуы турында белдерә. Андрей аңа хатын-кыз буларак мөрәҗәгать итәргә һәм аны Андреа (Andreja) дип атавын сорый. «Мин үз тарихым белән бөтен дөнья белән уртаклашырга телим, чөнки социаль җаваплылык тотам, дип саныйм. Бу мәсьәләдә ачыклык аны азрак проблемалы итәргә ярдәм итәр дип өметләнәм», — дип белдерә модель «People» журналына эксклюзив интервьюда[9][10].

Андреа «People» журналына «һәрвакыт кыз булырга хыялландым» дип сөйли. Ул әнисе күлмәгендә ничек әйләнүен һәм үзен балерина дип күзаллаганын хәтерли. Әмма гаиләнең Австралиягә эмиграциядән соң абыйсы һәм мәктәптәге малайлар Андреага үзенең һәвәслекләрен яхшырак яшерергә кирәк дип аңлаталар. Пежич команда уеннарында катнашырга һәм башка малайлар кебек вакыт үткәрергә омтылган. «Мин үз хыялымны һәм үз карашымны үземдә тоттым һәм малай булырга яхшы өйрәндем. Ләкин мин чын үземне яшереп тордым». Пежичның тормышы 13 яшендә китапханәгә китеп, Google да җенесне алмаштыру турында мәгълүмат тапканнан соң үзгәрә. Интернет малайга өмет бирә һәм аның хис-тойгыларын медицина терминнарында аңлата. Үсү белән бәйле гормональ үзгәрешләрне туктатыр өчен Пежич җенес өлгереше блокаторларын кабул итә башлый. Андреа гаиләсе, әнисе, әбисе һәм абыйсы, аның карарын аңлап кабул итәләр. Ул мәктәпне Андрей буларак тәмамларга һәм трансгендер күчешен ясарга җыенган. Егетнең планнарын модель агентлыгыннан килгән тәкъдим бозган. Андреа бу финанс тотрыклылыкка ирешү өчен яхшы мөмкинлек, дип карар иткән.

«Ел ярым элек мин кыйммәтләрне яңадан бәяләдем. Җенси фикерләрне кире каккан карьерам белән горурланам, әмма минем иң зур хыялым үз тәнем белән килешеп яшәү иде. Мин үзем белән гадел булырга тиеш, ә карьерага моҗа кушылырга туры киләчәк», — дип аңлаткан модель журналистларга. Егет операциядән соң өч айга якын торгызылган, процесс өзлегүләрләрсез узган. Андреа хәзерге вакытта бәхетле булуын һәм 100 процентка үзенең тәненнән канәгать булуын раслаган[10].

Андрей Пежич — марксист. Үзенең дини-фәлсәфи карашларын модель атеистик һәм материалистик яктан тасвирлый[11].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. MAK
  2. То ли девочка, то ли трансгендер. Lenta.ru (2015-04-24). 2018.06-02 тикшерелгән.
  3. Puretrend: «Скандал: Андрей Пежич и цензура» 2012 елның 10 июнь көнендә архивланган., 18 Мая 2011
  4. Andrej Pejic — Model Profile — Photos & latest news
  5. «Это я»: «Андрей Пежич. Универсальный солдат Моды» 2012 елның 15 февраль көнендә архивланган.
  6. FHM включил мужчину в ТОП-100 сексуальных женщин, archived from the original on 2012-04-13, retrieved 2021-10-11 
  7. David Bowie - The Stars (Are Out Tonight) (Video) YouTube
  8. Stacy Lambe (24.07.2014). Andrej Pejic Comes Out as Trans Woman. out.com.
  9. Blaine Zuckerman (24.07.2014). Andrej Pejic Now Andreja After Sex Reassignment Surgery. people.com.
  10. 10,0 10,1 Известный австралийский манекенщик Андрей Пежич стал женщиной. Газета.ру. 2014-07-26 тикшерелгән.
  11. Andrej Pejic — Fashion Model — Profile on New York Magazine. New York Magazine. әлеге чыганактан 2012-07-29 архивланды. 2012-02-06 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү