Лашин Анатолий Григорьевич (6 февраль 1914 ел — 1994 ел) — юрист, социалистик дәүләтләр оешмалары мәсьәләләре буенча белгеч; Харьков совет төзелеше һәм хокукы институтын тәмамлаган (1938), юридик фәннәр докторы (1965), Мәскәү дәүләт университетының юридик факультеты профессоры һәм факультет деканы (1953-1956); шушы ук уку йортында фәлсәфә факультетының социаль-сәяси тәгълиматлар тарихы кафедрасы мөдире; РСФСРның атказанган фән эшлеклесе. Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Анатолий Лашин
Туган 6 февраль 1914(1914-02-06)
Сарытау, Россия империясе
Үлгән 1994
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре профессор
Эш бирүче МДУның юридик факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Анатолий Григорьевич Лашин Сарытау шәһәрендә 1914 елның 6 февралендә туа. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан 1938 елда Харьков совет төзелеше институтында югары белем ала. Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә.

1950 елда «О культурно-воспитательной деятельности Советского государства» темасына кандидатлык диссертациясе яклый — юридик фәннәр кандидаты була. Фәлсәфә факультетының социаль-сәяси тәгълиматларның тарихы кафедрасы профессоры булып 1994 елга кадәр эшли.

1951-1953 елларда Лашин югары юридик уку йортларының баш идарәлеге начальнигы булып тора, СССРның югары белем министрлыгы карамагында эшли (МВО). 1953-1965 елларда Мәскәү дәүләт университетының юридик факультеты деканы була. 1965 елда «Возникновение и развитие форм социалистического государства» темасына докторлык диссертациясе яклый, юридик фәннәр докторы була.

1975-1980 елларда гомуми университет гуманитар факультетларның фәнни коммунизм кафедрасы мөдире була. Бер үк вакытта бу кафедрада профессор булып эшли. «РСФСРның атказанган фән эшлеклесе» исеменә лаек була.

1994 елда Мәскәүдә вафат була.

Хезмәтләре үзгәртү

Анатолий Лашин юридик мәсьәләләр белән шөгыльләнә, социалистик дәүләтләрне оештыру һәм аларның эшчәнлегенең юридик проблемаларын махсус өйрәнә

    • Культурно-воспитательная деятельность советского государства» (1955)
    • «Местные органы государственной власти в СССР» (1955)
    • «Формы социалистического государства» (1960)
    • «Социалистический государственный аппарат» (1961)
    • «Возникновение и развитие форм социалистического государства» (1965)
    • «Преемственность в развитии социалистической демократии» (1968)
    • «Международное значение опыта КПСС в государственном строительстве» (1974)
    • «Теория социалистического строительства» (соавт., 1976)

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Лашин Анатолий Григорьевич // Видные ученые-юристы России (Вторая половина XX века). Энциклопедический словарь биографий / под ред. докт. юрид. наук В. М.; Сырых. — М.: РАП, 2006. — 548 с.

Сылтамалар үзгәртү