Амиодарон
Амиодарон — карынчыклар тахикардиясен һәм фибрилляцияне дәвалау, йөрәгалды фибрилляциясендә синус ритмын торгызу өчен кулланылган антиаритмик препарат. Гадәти системалы каршы йогынтыларга калкансыман биз дисфункциясе, үпкәләр агулану, периферия нейропатиясе һәм гастроинтестиналь какшаулар керә.
Һәркемнең диярлек вортекс кератопатиясе үсеш ала (кара рәс. 22.1а). Күзнең сирәк очраган башка каршы йогынтыларына ясмык капсуласының алгы өслеге астында утырмалар һәм оптик нейропатия керә. Соңгысы 1-2% очракта гына күзәтелә һәм дозага бәйле түгел.
1. Сизелмәс бер яки ике яклы күрү үткенлеге кимү белән билгеләнә.
2. Билгеләре. Препаратны туктатканнан соң берничә ай дәвам итә алган ике яклы КНД шешүе.
3. Күрү кыры кимчелекләре уртача һәм кайтучы яки чагылган һәм кайтмас була ала.
4. Фараз төрле, чөнки препаратны туктату һәрвакыт яхшыруга китерми.
5. Тикшерү күрсәтелмәгән, чөнки куркынычлык төркеменә караган кешеләрне ачыклау мөмкинлеге юк. Ләкин авыруларны агулануның кечкенә куркынычлыгы турында кисәтергә һәм барлык шикле симптомнар турында хәбәр итүне кушарга кирәк.
6. Дифференциаль диагностиканы артериитсыз алгы ишемияле нейропатия (АсАИН) белән үткәрәләр, ул шулай ук системалы кан тамырлары чирләре белән авыруларны зарарлый. Амиодарон китереп чыгарган оптик нейропатия, гадәттә, төгәлсез беренчел күренешләргә, аз чагылган күрү югалту, озак сакланган диск шешенә ия һәм АсАИН белән чагыштырганда ешрак ике яклы була.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 amiodarone
- ↑ 2,0 2,1 2,2 RxNorm
- ↑ 3,0 3,1 3,2 NDF-RT
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Drug Indications Extracted from FAERS — doi:10.5281/ZENODO.1435999
- ↑ 5,00 5,01 5,02 5,03 5,04 5,05 5,06 5,07 5,08 5,09 5,10 5,11 5,12 5,13 5,14 5,15 5,16 5,17 5,18 5,19 5,20 5,21 5,22 5,23 5,24 5,25 5,26 5,27 5,28 5,29 5,30 5,31 5,32 5,33 5,34 5,35 5,36 Phansalkar S., Desai A. A., Bell D. et al. High-priority drug-drug interactions for use in electronic health records // J. Am. Med. Inform. Assoc. — BMJ, OUP, 2012. — ISSN 1067-5027; 1527-974X — doi:10.1136/AMIAJNL-2011-000612 — PMID:22539083
- ↑ 6,000 6,001 6,002 6,003 6,004 6,005 6,006 6,007 6,008 6,009 6,010 6,011 6,012 6,013 6,014 6,015 6,016 6,017 6,018 6,019 6,020 6,021 6,022 6,023 6,024 6,025 6,026 6,027 6,028 6,029 6,030 6,031 6,032 6,033 6,034 6,035 6,036 6,037 6,038 6,039 6,040 6,041 6,042 6,043 6,044 6,045 6,046 6,047 6,048 6,049 6,050 6,051 6,052 6,053 6,054 6,055 6,056 6,057 6,058 6,059 6,060 6,061 6,062 6,063 6,064 6,065 6,066 6,067 6,068 6,069 6,070 6,071 6,072 6,073 6,074 6,075 6,076 6,077 6,078 6,079 6,080 6,081 6,082 6,083 6,084 6,085 6,086 6,087 6,088 6,089 6,090 6,091 6,092 6,093 6,094 6,095 6,096 6,097 6,098 6,099 6,100 6,101 6,102 6,103 6,104 6,105 6,106 6,107 6,108 6,109 6,110 6,111 6,112 6,113 6,114 6,115 6,116 6,117 6,118 6,119 6,120 6,121 6,122 6,123 6,124 6,125 6,126 6,127 6,128 6,129 6,130 6,131 6,132 6,133 6,134 6,135 6,136 6,137 6,138 6,139 6,140 6,141 6,142 6,143 6,144 6,145 6,146 6,147 6,148 6,149 6,150 6,151 6,152 6,153 6,154 6,155 6,156 6,157 6,158 6,159 6,160 6,161 Maskell S., Pirmohamed M. A reference set of clinically relevant adverse drug-drug interactions // Scientific Data / Veronique van den Berghe, S. Sansone, V. Hurst — Macmillan Publishers, NPG, 2022. — ISSN 2052-4463 — doi:10.1038/S41597-022-01159-Y
- ↑ IUPHAR/BPS Guide to PHARMACOLOGY
- ↑ LiverTox
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.