Без яшәгән заманда 40-50 яшьлек кешеләрнең 2/3 өлешендә йөрәк белән проблемалары бар. Йөрәк авыруларыннан үлгән бу яшьтәге кешеләрдә 65 % очракта инфаркт һәм инсульт авырулары үлем сәбәбе булып тора. , Күп кешеләрдә бу авыруларга бирешүчәнлек яшь арта барган саен сиздерә. Алар йөрәкне «сизә» башлыйлар: ул еш кына чәнчеп ала, тигез типми, сул якта ятып торып, йә бөтенләй йоклап булмый; элек бөтенләй сизелмәгән йөрәк бик көчле тибә; тын бетү барлыкка килә, кечкенә генә ’ йөкләнештән дә бик тиз ардыра. Барлыкка килгән тойгылар күңелсез һәм куркыныч уйлар белән бергә бара. Кайвакыт болар элек алып барган тормыш рәвешен дә үзгәртергә мәҗбүр итә.

Йөрәк чирләре
Зыян китерә йөрәк
Саклык белгечлеге кардиология
Симптомнар стенокардия[d], отёк[d], күкрәк авырту[d], Һуш китү, balance disorder[d], асцит[d], Тахикардия, Аритмия, кан басымы артуы һәм тын кысылу[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Вальсартан[d][1], нитроглицерин[d][1], Эволокумаб[d][1], atenolol/chlorthalidone[d][1], ticagrelor[d][1], Аторвастатин[d][1], Клопидогрел[d][1], palivizumab[d][1], Силденафил[d][1], Hydrochlorothiazide / Lisinopril[d][1], Фуросемид[d][1], dabigatran etexilate[d][1], Амиодарон[1], розувастатин[d][1], bisoprolol / hydrochlorothiazide[d][1], amlodipine / atorvastatin[d][1], ривароксабан[d][1], dofetilide[d][1], Карведилол[d][1], апиксабан[d][1], Метопролол[d][1], Ацетилсалицилат кислотасы[1], Sacubitril/valsartan[d][1], Варфарин[d][1], Добутамин[d][2] һәм aprindine[d][3]
Способствовавшим фактором является Симерү һәм кызылтамыр катылануы
Риск факторы тарту[d][4]
ICD-9-CM 429.9[5][6], V47.2[6] һәм 429.89[6]
NCI Thesaurus идентификаторы C3079[5]
 Йөрәк чирләре Викиҗыентыкта

Моңа нинди сәбәпләр китерә соң? Әйдәгез, шуларны карап китик әле. * Стресс. Психологлар нинди кешеләрнең характерлары гипертониягә китерүен ачыклаганнар. Бу бик актив, үзләренең бар көчләрен эшкә биргән, игътибарларын читкә юнәлдерә белми торган кешеләр икән. Алар һәрвакыт тизрәк, күбрәк эшләргә тырыша, үзләре өчен вакыт тапмыйлар, шунлыктан «кабалану» авыруы белән интегәләр һәм даими рәвештә киеренкелек кичерәләр. Нәтиҗәдә, андый кешеләрнең кан басымы үз яшьләреннән 20 елга алдан бара, гәүдә авырлыгы да шулкадәр үк артып китә. * Артык авырлык — сәламәтлекнең явыз дошманы! Организмга май җыела барган саен, йөрәк мускулларының кыскару ешлыгы арта. Йөрәк кан белән органнарны гына түгел, җыелган май запасларын да тәэмин итәргә мәҗбүр була, нәтиҗәдә ул артык көч куеп эшли башлый. * Холестеринның күп булуы — кан тамырларының тараюына һәм алар буйлап кан йөрешенең кыенлашуына китерә. Канны тарайган кан тамырлары аша куу өчен, организм кан басымын күтәрергә мәҗбүр була. Моннан йөрәккә өстәмә йөкләнеш барлыкка килә. * Тәмәке тарту — тәмәке төтене кан тамырларын тарайта һәм сәламәтлекне кире кайтарырга тиешле даруларны җимерә. * Шикәр диабеты — кан тамырлары стенкалары зарарлану, тромблар барлыкка килү, кан тамырларында кан йөрешенең бозылуы шикәр чиренең еш күзәтелә торган катлаулануларына керә. * Аз хәрәкәтләнү — канның кан тамырлары буенча йөреше акрынаюына һәм тәмам тукталуына китерә. Нәтиҗәдә, организмның тукымалары һәм органнары үз вакытында кирәкле матдәләр белән туклана алмый.

Йөрәк авыруларының нинди билгеләре безне сагайтырга тиеш? * Мәсәлән, баш авырту, баш әйләнү, йөрәк кагулар гипертониянең беренче билгеләре булып тора (ләкин алай булмаска да мөмкин). Күз алдында «вак чебеннәр» очу, күз аллары караңгыланып китү—бу симптомнар авыруның озак вакытлар дәваланмаганлыгын күрсәтә. * Стенокардия («күкрәк бакасы») булганда, физик, эмоциональ йөклә­ нешләр күкрәк сөяге артында авырту барлыкка китерә. Кайбер очракта, йөкләнеш беткәннән соң, мондый авырту үзеннән-үзе дә басыла, ә күп вакытта авыруның хәле валидол, нитроглицерин кабул иткәннән соң гына яхшыра. Өянәк вакытында авырту белән бергә күкрәк кысылу тойгысы, һава җитмәү күзәтелә. Өянәк 1 минуттан 10 минутка кадәр дәвам итә ала. * Типик булмаган стенокардия—авырту бугазда, тешләрдә, җилкә, терсәк буыннарында, сул кулның чәнчә бармагында сизелергә мөмкин. Авыртуы сизелмәгән стенокардия өянәге булганда, авыру вакытлыча хәлсезлектән интегә, аңа һава җитми, ул күкрәгендә авырлык сизә. * Миокард инфаркты — бу очракта йөрәктәге бик көчле авырту озак вакыт дәвам итә, 20-30 минуттан озаккарак та артып китәргә мөмкин. Йөрәкнең авыртуы физик йөкләнешләр белән генә бәйләнмәгән, тыныч халәттә дә булырга мөмкин. Авыртуны нитроглицерин таблеткасы басмый һәм авыруның хәле җиңеләйми. Аның косасы килә, тыны бетә, башы әйләнә. Авыру аңын югалтырга да мөмкин. Миокард инфаркты турында беренче тасвирлама 1909 елда ясалган. Хәзерге чорда бу авыру кешеләрнең үлем сәбәпләре арасында, инфекцияле һәм шеш авыруларын узып, беренчеләрдән бара.

Миокард инфарктыннан соң авыруның тормышын шартлыча ике периодка бүлергә була: берничә ай реабилитация узу һәм калган барлык тормыш. Бар авыруларның да чиргә кадәрге яшәү рәвешен саклап каласы килә, тик инде бар да сәламәт вакыттагы кебек була алмый. Шуңа күрә авырып киткәнче булган ваемсызлык сакланырга тиеш түгел. Инфаркт — куркыныч авыру. Авырулар инфарктны башка чир белән бутамасыннар өчен, кыскача симп­ томнарын күрсәтеп үтик. Инфаркт булганда, күкрәк сөяге артында җиңелчә кысудан алып яндыра торганга кадәр көчле авырту, түбән теш казналыгында (теш бик көчле авырта башлаган кебек), мускулларның хәлсезлеген тою, сул кул ою, чәнчү тойгысы барлыкка килү, эч авырту кебек симптомнар күзәтелә. Авыртуга түзеп торырга түгел, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртырга, ул килгәнче ярым утырган торышта булырга кирәк.

Инфаркт кичергәннән соң, авыруга кадәр гадәтләнгән тормыш рәвеше . белән яшәп булмый, кайбер нәрсәләрдән баш тартырга туры киләчәк. Яшәү рәвешенең сыйфатын начарлатмас өчен, тәмәкене ташлау зарур. Кар­ диологиядә бу—беренчел шарт. Авырлыкны тикшереп торырга, кан басымын күзәтү астына алырга, югары булса, табиб билгеләгән препаратларны регуляр рәвештә кабул итү шарт. Физик активлыкны саклау мөһим, рекордлар куярга омтылмыйча, аннан үзегезгә рәхәтлек, ял тою да җитә. Берәр көн теләгегез булмый торса — кичектерегез, ләкин тукталып калырга кирәкми. Җенси тормыш алып барырга ярый. Әгәр хастаханәдә табиблар 1 айпылышлар тапмаса, төшенкелеккә бирелмичә, нормаль тормыш рәвеше алып барыгыз. Табиб белән киңәшкәннән соң, эшкә чыгарга, машина йөртергә, самолетта очарга була.

Кызганычка каршы, кайбер кешеләр хастаханәдән чыккач, инфаркт ту­ рында оныталар. Без шулай яратылгандыр инде, начарлыкны тиз онытабыз...

Шуның өстенә хәзер берни авыртмый, тик йөрәк тукымасы «үлгән», анда җөй барлыкка килгән. Инфаркт булганчы авырта иде. Кайчак кеше үзен инфарктка кадәргедән яхшырак сизә. Анда үзен сау-сәламәт дип сизү ил­ люзиясе туа. Саклык бөтенләй югала, бу бик начар. Күптән түгел генә пациент булган кеше саклык турында оныта һәм яңадан хастаханә койкасына эләгә. һәрвакыт хәтердә тотарга кирәк, табиб билгеләгән барлык тәкъдимнәрне үтәгәндә дә, тулысынча сәламәтләнеп булмый. Бу авыру гомерлеккә кала. Ләкин аны кабат булдырмаска мөмкин. Шуңа күрә, йөрәк сезне уңайсыз хәлгә куймасын дисәгез, сәламәт тормыш рәвешен саклап, икенчел профилактиканы үтәү кирәк. * Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүдә калий һәм магний ионнары җитешмәүчәнлегенең роле зур икәнлеге расланды. Йөрәк- кан тамырлары җиткелексезлеге аркасында вафат булган кешеләрнең . миокардында, сәламәт кешеләрнеке белән чагыштырганда, магнийның 2 мәртәбә ким булуы ачыкланган. Йөрәк мускуллары өчен организмга җитәрлек дәрәҗәдә калий ионнары керү дә бик мөһим. Ул җитешмәгән очракта инсульт, аритмия, йөрәк эше җиткелекле булмау куркынычы арта. Шуның өчен калий, магний ионнары кергән ризыклар рационда бик кирәк. Тик бу элементлар организм тарафыннан үзләштерелүенә май, аксым, кальций, фосфор элементлары каршы тора. Магнийның шпинатта, диңгез кәбестәсендә күп булуы билгеле. Ләкин һәрвакыт бу ашамлыклар белән генә тукланып булмый, шуңа күрә табиблар махсус дарулар билгели. Шундый даруларның берсе панангин дип атала. Аның составына калий һәм магний элементлары җитәрлек күләмдә кертелгән һәм ул дәвалау өчен генә түгел, профилактика өчен дә билгеләнә.

Табиблар йөрәк авыруына охшаш 30 дан артык чир барлыгын белә. Болар рәтенә муен-күкрәк радикулиты, хондроз, мускуллар авыртуы, кабыргаара невралгия, аерым очракларда ашкайнату трактында күзәтелгән авыртулар һәм башкалар керә. Нинди органыгыз авыру икәнен ачыклау өчен, соңга калмыйча, мәҗбүри рәвештә табибка күренергә тырышыгыз. Үзегезгә сизелгән симптомнарга игътибар бирмәү, үз-үзегезгә диагноз билгеләү тормышны куркыныч астына кую ул.

Югарыда санап киткән симптомнарга өстәмә буларак, йөрәк авыруының түбәндәге билгеләрен карап китү дә урынлы. Мондый билгеләрдән еш очрый торганы — тын бетү. Ул үпкәләргә кан җыелу һәм анда тукталып торуы сәбәпле, физик йөкләнешләр вакытында, аерым очракларда тыныч вакытта да сизелә. Кан тукталып торганлыктан, органнар җитәрлек дәрәҗәдә кислород белән туклана алмый, нәтиҗәдә авыруның хәле начарланып китә.

Кан тамырлары эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсендә, кан йөреше дә акрыная, кан элементлары тамыр стенкалары аша чыга башлыйлар, аякларда шешләр барлыкка килә.

Артык юан, симез булу йөрәккә өстәмә йөкләнеш тудыра. Күгәргән иреннәр йөрәкнең начар эшләвен, аның организмга канны кирәкле кадәр кудырып бетерә алмавын күрсәтәләр.

Күзнең мөгез катламы тоныклану. Бу — атеросклероз билгесе (кан тамырларына май салынуы). Күзләрнең югары кабагында май «шешләре» ясалу да атеросклероз галәмәте.

Йөрәк авыруына каршы көрәшеп буламы соң?

Йөрәктә авырту сизсәгез, йөрәк авыруына шигегез туса, кардиологка күренеп электрокардиограмма ясатырга кирәклеген онытмагыз. Табиб дәва билгеләр, үзенең киңәшләрен әйтер.

Регуляр рәвештә кан басымын үлчәп торыгыз. Терекөмеш баганасының 120/80 күрсәткече—бик яхшы нәтиҗә. Кан басымы 140/90 булса, табиблар чуклану һәм физик йөкләнешләрне үзгәртү мәсьәләсендә киңәшләр бирер. 160/100 кан басымы «җиңел гипертония» дип йөртелә. Ул күп очракларда инсультка китерә, чөнки бик күп кешеләр мондый күрсәткечләрдән соң да үз хәлләренең куркыныч икәнен аңламыйлар һәм дәваланмыйлар.

Кандагы холестерин дәрәҗәсен елына 2 тапкыр тикшертергә кирәк, нормаль күрсәткеч — 3,63-5,2 ммоль. Аннан югары булса, туклануны үзгәртеп, дарулар кабул итеп, тиешле норманы кайтарырга кирәк.

Кан басымын үлчәргә җыенсагыз, күрсәткечләр дөрес булсын өчен, 1 сәгать кала чәй, кофе эчмәгез. Ким дигәндә ярты сәгать кала тәмәке тартмый торсагыз да начар булмас. Кан басымын үлчәгәнче, борынга, күзләргә төрле дарулар салмый торыгыз. Күп сөйләшү, киеренкелек, аякларны кисештереп утыру да кайчакта кан басымын күтәрә ала.

Йөрәк авыруы проблемаларын ничек чишәргә?

Җәяү йөрегез, суда йөзегез, ашыкмый гына йөгерергә өйрәнегез. Физик күнегүләр, хәрәкәтле эшләр сезнең көн тәртибендә һәрвакыт булырга тиеш. Алар дәвамлы рәвештә, бик зур көч кулланмый уздырылсалар файдалырак. Әгәр регуляр рәвештә (атнага 5 тапкыр 30 ар минут тирәсе) күнегүләр ясасагыз, кан басымыгыз дарулар кабул иткәндәге кебек нормаль булырга мөмкин. Аш тозын аз (ашка салганын исәпкә алып, көненә бер чәй кашыгыннан да күп түгел) кулланырга тырышыгыз. Бу гипертониклар өчен бигрәк тә мөһим! Әгәр дә аякларда, биттә шешенү сизсәгез, сыеклык эчүне киметү урынлы. Терлек майларын азрак кулланырга кирәк. Бу иң әүвәл атеросклероз белән интегүчеләр өчен киңәш ителә, чөнки организмга май белән бик күп холестерин керә. Холестерин бавырда, бөердә, симез иттә, каймакта, сырда, сыер маенда, йомыркада күп була. 40 яшьтән узган бар кешегә дә терлек майлары аз булган диетага күчү ) файдалы. Бу яшьтән соң атеросклероз һәр кешедә күзәтелә башлый.

Балаларда йөрәк чирләре үзгәртү

Соңгы елларда Русиядә балалар арасында йөрәк авырулары артты.

Бу — экологиянең начараюына, сәламәт булмаган яшәү рәвешенә, ата- аналардагы хроник авыруларга һәм күп кенә башка төр факторларга бәйле.

Медицина хезмәткәрләре практикасында нинди йөрәк-кан тамырлары авырулары еш очрый икән дип сорау бирүчеләр шактый. Бу мәсьәләне, ачыклап китәргә тырышырбыз.

Беренче урынга функциональ кардиопатия (сәбәпләре ачык булмаган яисә бәхәсле булган һәм миокардның гына зарарлануына бәйле авыртуларның гомуми атамасы) һәм вегетатив кан тамырлары дистониясе чыкты. Болар җитди тайпылышлар түгел һәм медикаментлар ярдәмендә дәваланалар.

Бала үсеп, яшь артканда, мондый тайпылышлар акрынлап югалалар.

Икенче урында озынча пәрдәлек ачылу, клапанның бүлтәеп чыгуы кебек аномалияләр, ягъни нормадан читкә тайпылу очраклары тора. Тумыштан килә торган йөрәк зәгыйфьлеген өченче урынга куярга була.

Бу кимчелек елдан-ел күбрәк табыла. Заманча җиһазлар аларны вакытында : ачыкларга ярдәм итү белән бер рәттән, дәваларга да булыша. Нәтиҗәдә, күн балаларның гомере саклап калына.

Сабыйлар арасында таралган йөрәк-кан тамыры авыруларының дүртенчесе — йөрәк ритмы бозылу һәм артериаль гипертензия. Арте- : риаль гипертензия соңгы елларда аеруча артты. Ә менә ревматизмга нисбәтле авырулар, йогышлы чирләрдән өзлегү очраклары кимеде.

Балаларда артериаль гипертензия, зурлардагы кебек үк, эмоциональ кичерешләр, стресс, начар гадәтләр, симерү, ашауда тозны күп куллану, аз : хәрәкәтләнүдән барлыкка килә, нәселдән дә күчәргә мөмкин. Ә менә физик активлык, дөрес туклану, начар гадәтләрдән арыну, гәүдә авырлыгын ; нормада тоту, юк-барга борчылмау, хроник йогышлы авыруларны дәвалау, киресенчә, авырудан саклый.

Йөрәк зәгыйфьлегенең 200 гә якын төре бар. Араларында җиңел уза торганнары да, авыр формадагылары да очрый. Кайберләре өзлегүләр китереп чыгара. Андый вакытта иң элек үпкә зыян күрә, үпкә артерия­ ләренең басымы күтәрелеп, үпкәдәге, йөрәктәге кан әйләнеше бозыла.

Йөрәк кирәгеннән артык эшли башлый, камералары киңәя, мускуллары калыная. Дәваларга керешкәнче, йөрәк зәгыйфьлегенең кайчан барлыкка е килүен ачыклау шарт. Операция бала кечкенә чакта ясалса, бер елдан соң ул тулысынча сәламәтләнә. Сабый үскән саен, дәвалау һәм тулысынча савыгу мәсьәләсе катлаулана. Чөнки дөрес эшләмәгән йөрәк зурая, әкрен тибә башлый. Бу тын бетүгә, тиз аруга, хәлсезлеккә китерә. Аяк-кул шешенә, организм әкренләп гарипләнә. е Йөрәк зәгыйфьлеге белән туган кайбер балаларга туып, өч көн үтүгә операция ясарга туры килә. Хәзер операция ясау юллары үзгәрә бара. Әйтик, йөрәктә бер генә җитешсезлек булса, мәсәлән, йөрәгалды бүлеге | ертык булса, махсус җайланма белән аны ансат кына томалыйлар: боттагы кан тамырлары буйлап зонт ярдәмендә эчкә үтеп дәвалыйлар. Эш ? барышын монитордан күзәтәләр. Баланың күкрәк читлеген ярып ясала торган операцияләр дә бар. Андый очракта, организмдагы кан әйләнешен ? туктатып, ясалма кан аппаратына кушалар. Операция 45 минуттан 4-5 сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин. Операция кичергән бала даими рәвештә ; табиб күзәтүе астында кала. Сәламәтләнеп беткәнче, операция ясаган ! табибка да елга бер тапкыр күренеп торырга тиеш.

Бала сәламәт тусын өчен, булачак ана йөкле вакытында ук табиблар күзәтүе астында тикшеренеп торырга тиеш. Вакытында кардиологка күренеп консультация узу, УЗИ аппараты белән тикшеренү бик мөһим.

Авыру никадәр иртәрәк беленеп, дәва үз вакытында башланса, шул кадәр яхшырак була. Сабый дөньяга килгәч тә, аңа тикшерү уздыралар, мәгълүматларны, сабыйны карап, кардиолог, табиблар консилиумы карар чыгара. Балага хирургик ярдәм кирәк булмаганда, ул педиатрлар күзәтүе астында кала.

Бала сәламәт булып үссен өчен, аны ана сөте белән туйдыру яхшы.

Үсә төшкәч, балага витаминга бай ризыклар ашату уңай нәтиҗә бирә.

Әнисенең туклану рационына да игътибар бирү мөһим. Аңа калий, магний тозларына бай ризыклар, өрек, йөзем, күрәгә, хөрмә, киви, виноград, кабак, патиссон, брокколи кәбестәсе, чикләвек файдалы. Ана сөте аркылы файдалы матдәләр бала организмына да керә. Ә иң мөһиме—бала туганчы да, туганнан соң да, ата-ананың сәламәт булуы таләп ителә.

Искәрмәләр үзгәртү