Йөрәк ритмы бозылу — аритмия кешелек дөньясын күп гасырлардан бирле эзәрлекли. Тик соңгы елларда аритмия түгел, йөрәк-кан тамырлары авырулары артып бара. Моның төп сәбәпләреннән беренчесе—экологиянең начараюы. Икенчесе—кешенең яшәү рәвеше. Өченчесе—туклану. Шунысы кызык, кайбер милләт вәкилләре йөрәк-кан тамырлары авырулары белән сирәк, ә икенчеләре еш авырый. Никадәр генә сәер тоелса да, бу җәмгыять үсешенә бәйле. Мәсәлән, Көнчыгыш халкы яшәеш белән гармониядә булырга тырыша, һәрнәрсәгә фәлсәфи күзлектән карый. Шуңа аларның йөрәге таза-сау була.

Аритмия
Сурәт
Кайда өйрәнелә rhythmology[d]
Зыян китерә вариабельность сердечного ритма[d]
Саклык белгечлеге кардиология һәм rhythmology[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару moricizine[d][1], Амиодарон[1][2], Лидокаин[d][1], encainide[d][1], Папаверин[d][1], tocainide[d][1], Пропафенон[d][1][2], dronedarone[d][2], Дигоксин[d][2], Метопролол[d][2], atenolol/chlorthalidone[d][2], flecainide[d][2], dabigatran etexilate[d][2], соталол[d][2], ривароксабан[d][2] һәм dofetilide[d][2]
Генетик бәйләнеш KCNH2[d][3] һәм SCN5A[d][4]
ICD-9-CM 427.9[5]
ICPC 2 идентификаторы K80 һәм K05
NCI Thesaurus идентификаторы C2881[5]
Моның каршысы normal sinus rhythm[d]
 Аритмия Викиҗыентыкта

Аритмия, гадәттә, тумыштан күзәтелгән тайпылышлар йогынтысында барлыкка килә. Бу авыру үзе дә күп сырхауларны китереп чыгарырга сәләтле. Аеруча эндокрин, йөрәк-кан тамырлары, нерв системаларын какшата. Шул ук вакытта ул үзе дә йөрәк яки башка органнар патологиясе булырга мөмкин.

Аритмиянең билгеләре төрлечә була. Иң гадиләре — йөрәктә үзгәреш сизү, үзеңне начар хис итү, күңел болгану, тын кысылу. Кайберәүләр йө­ рәге еш тибүдән һәм кинәт туктап калган кебек булудан зарлана. Болар — сәламәтлеккә зыянсыз билгеләр. Авыру аңын югалтып егылырга да мөмкин.

Монысы аның тормышын куркыныч астына куя. Андый вакытта йөрәк тибеше сирәгәя. Сау-сәламәт кешенең йөрәге 1 минутка 60- 80 тапкыр типсә, аритмиянең әлеге төре күзәтелгәндә, күрсәткеч 20-40 ка кала. Йөрәк минутына 10 тапкыр гына тибәргә мөмкин һәм бу очракта ул 10-20 секунд эшләми торса, кеше үлә. Кагыйдә буларак, авыруга медицина ярдәме күрсәтергә өлгерми калалар.

Кайбер очракларда кеше аңын җуеп егыла, йөрәге тибүдән туктый. Лә­кин 10-15 минуттан сирәк ритм белән булса да, йөрәк киредән эшләп китә.

Авыру көчле хәлсезлек тоя. Аның башы әйләнә. Ә башка очракта авыруның йөрәк тибеше сирәгәйми, киресенчә, ешая. Бу Вольф-Паркинсон-Уайт синдромы вакытында күзәтелә. 40-50 яшьтән узган кешеләрдә тулы аритмия (мерцательная аритмия) ешрак очрый. Соңгы елларда аны хирургик юл белән уңышлы дәвалый башладылар. Тик хәзергә бу кыйммәтле операция булып исәпләнә.

Йөрәк эшчәнлегендә уңайсызлык тою белән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб ЭКГ тасмасында тайпылышлар тапса, дәва билгели, үзгәрешләр бик җитди булса, алга таба тикшерелүне дәвам итәргә кирәк.

Йөрәк таза булсын өчен, тыныч тормыш рәвеше алып барырга, тискәре күренешләрне сабыр кабул итәргә өйрәнү файдалы. Зарарланган нерв ту­ кымасын яңадан кире торгызу авыр. Өстәвенә андый вакытта эчке органнар да зыян күрә.

Моннан тыш йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуга күп күләмдә майлы ризык куллану да сәбәпче була. Шунысын да әйтергә кирәк, аритмия өчен аерым туклану режимы юк. Ләкин аны дәвалаганда организмга җитәр­ лек дәрәҗәдә магний микроэлементы керергә тиеш. Көн дәвамында яшел тәмләткечләр ашарга, магнийга бай булган тау елгасы суын эчәргә кирәк.

Физик күнегүләрдән әкрен генә йөгерүне, суда йөзүне тәкъдим итәргә була. Шуны белү шарт: теләсә нинди авыру — адәм баласының көндәлек тормыш нәтиҗәсе. Ул кешенең яшәү рәвеше, фикер сөрешенә бәйле. Шуңа күрә уңай хис-тойгылар белән яшәсәгез, авырулар сезне читләтеп үтәр.

Йөрәк ритмы бозылуы йөрәк аритмиясе дип атала. Бу вакытта йөрәкнең кыскару көче, кыскару тизлегенең үзгәреше, эзлеклелеге, шулай ук йөрәгалды (предсердие) һәм йөрәк карынчыгы (желудочек) кыскаруының эзлеклелеге үзгәрү күз алдында тотыла. Аритмияләрнең барлыкка килүе күп очракта йөрәкнең үткәрү системасының функциональ сәләте үзгәрүгә йә аның анатомик кимчелегенә бәйле.

Синус-йөрәгалды төене автоматизмы бозылуга бәйле аритмияләр.

Автоматизм бозылган вакытта импульслар ясалу тизләтергә дә (синус тахикардиясе), азаерга да (синус брадикардиясе) булырга мөмкин, чөнки бу вакытта импульслар ясалуның эзлеклелеге бозыла һәм алар бер үк вакыт эчендә ясалмыйлар.

Синус тахикардиясе. Синус төененең автоматизмы тизләшү биологик актив матдәләр тәэсире яки вегетатив нерв системасының тонусы үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Тахикардия шулай ук симпатик нерв < системасының тәэсире артканда, йә парасимпатик системаның тәэсире кимегәндә күзәтелергә мөмкин. Синус тахикардиясе булганда йөрәк тибү ешлыгы бер минутка 90-120 гә кадәр, кайбер вакытта 150-160 ка җитә. Бу хәл физик, эмоциональ киеренкелек вакытында, ашаганда күзәтелә. Тән 5 температурасы 37 градустан югары күтәрелгәндә, йөрәк тибеше 8-10 га { арта. Синус тахикардиясе миокардитның бик еш күзәтелә торган симптомы. : Шулай ук йөрәк зәгыйфьлеге, миокард инфаркты, баш авырулары вакытында да булырга мөмкин. Тахикардия неврозлар, анемия, гипотония, бик күп инфекцияле авырулар, агуланулар булганда, кайбер фармакологик чаралар (адреналин, кофеин, атропин) тәэсире нәтиҗәсендә һәм тиреотоксикоз авыруы вакытында . тумыштан да булырга мөмкин.

Синус брадикардиясе. Бу афәт синус төененең ярсучанлыгы кимегәндә күзәтелә, ә ул, беренче чиратта, парасимпатик нерв системасының көчәюе яки симпатик системаның тәэсире кимү нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Синус төененең автоматизмы миокардта склероз процесслары артканда, бик салкын булганда, кайбер токсиннар, медикаментлар, матдәләр алмашы продуктларының тискәре тәэсире вакытында күзәтелә. Синус барадикардиясе вакытында йөрәк тибеше минутына 50-40 кадәр (сирәгрәк 30 га кадәр) кими. Брадикардия сәламәт кешеләрдә дә күзәтелергә мөмкин, мәсәлән, инде озак еллар шөгыльләнгән спортсменнарда. Ул даими түгел, физик күнегүләр вакытында йөрәк тибеше тизләшә. Шушы ягы белән синус брадикардиясе атриовентрикуляр блокада вакытында була торган брадикардиядән аерылып тора. Бу очракта йөрәк тибеше йөкләмә булуга карамастан түбән кала бирә.

Синус брадикардиясе баш сөяге эчендәге басым югары булганда (баш мие шеше, аның шешенүе, менингит, баш миенә кан сауганда), микседема авыруы, корсак тифы, сары авыруы очракларында, ач торганда, кургаш, никотин белән агуланганда, хинин тәэсирендә күзәтелә. Мондый брадикардия күзләргә каты итеп басканда, корсак ярысын (брюшина), җыерчаны (брыжейка) һәм эчке органнарны ярсытканда барлыкка килә. Көчле булмаган ) клиник брадикардия организмда зур үзгәрешләргә китерми һәм кан йөрешенә аның тәэсире бик зур түгел. Кискен брадикардия (минутына 40 сугудан түбән) баш әйләнүгә һәм, баш миенә кан җитмәгәнлектән, аң югалтуга китерергә мөмкин. Синус аритмиясе. Синус аритмиясе вакытында импульслар ясалышы , бозылу гизүче (блуждающий) нервның тонусы үзгәреп торуга бәйләнгән. ; Күп вакытта синус аритмиясе сулыш фазасына бәйләнә: сулаганда ритм 1 арта, сулыш чыгарганда кими. Мондый аритмия балаларда һәм яшүсмерләрдә, инфекцияле авырулар кичергәннәрдә, кайбер үзәк нерв сис­ темасы авыруларыннан интеккән кешеләрдә очрый. Патологик билге буларак, ул аритмия кайвакыт сулыш алуга бәйле түгел, олы яшьтәге ке­ шеләрдә гадәти сулыш алганда барлыкка килергә мөмкин.

Миокардның ярсучанлык функциясе бозылуы нәтиҗәсендә барлыкка . килгән аритмияләр. Йөрәк импульсларын үткәрүчәнлек системасының ярсучанлыгы күтәрелеп китсә, өстәмә ярсу учаклары барлыкка килә һәм бу . халәт импульсларның йөрәк кыскару вакытыннан алда барлыкка килүенә китерә. Шулай чиратсыз барлыкка килгән йөрәк кыскаруы—экстрасистола (йөрәк яисә аның кайбер бүлекләренең нормадан узып кыскаруы) дип атала.

Йөрәкнең ритмы үзгәрү экстрасистолалы аритмия дип йөртелә.

Экстрасистола йөрәкнең нормаль кыскаруы вакытында ясала һәм мондый экстрасистолалар үткәрүчәнлек системасының йөрәк карынчыгы өлкәсендә ешрак, ә йөрәгалды һәм йөрәгалды-карынчык синуслы төеннәрендә сирәгрәк килеп чыга.

Экстрасистола — йөрәк аритмияләре арасында еш очрый торган төр.

Ул — миокард ялкынсыну яки дистрофик үзгәрешләр нәтиҗәсендә ; йөрәк мускулларының кан белән тәэмин ителеше бозылганда, гормональ тайпылышлар (тиреотоксикоз, климакс), төрле агуланулар вакытында (шул исәптән тәмәке тарту, наркотиклар куллану), каты чәй, каһвә эчкәндә; электролит алмашы бозылганда, бигрәк тә миокард калий белән начар тәэмин ителгәндә барлыкка килергә мөмкин.

Миокардның үткәрүчәнлеге бозылуга бәйле аритмияләр. Синус төенендә ясалган импульсны үткәрүчәнлек бозылу (блокада) йөрәктәге үткәрүчәнлек системасының бар участокларында да күзәтелә ала. Блокада ялкынсыну, дистрофия, склероз процесслары булган миокардит авыруы (сәбәпләре ревматизм, дифтерия, кардиосклероз, сифилис) вакытында барлыкка I килергә мөмкин. Бу вакытта үткәрүчәнлек системасы гранулема, гумма, җөйле тукыма, төрле токсиннар тәэсире белән зарарлана. Үткәрү системасы еш кына йөрәк кан әйләнеше бозылганнан соң, бигрәк тә миокард инфаркты авыруын кичергәннән соң күзәтелә. Шулай ук гизүчән нервның тонусы күтәрелеп китү дә үткәрүчәнлекне тоткарлауга китерә. Йөрәк блокадасын озак саклана торган һәм вакытлы, ягъни узып китә торган төрләргә аералар. Боларның беренчесе үткәрү системасының анатомик зарарлануы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Узып китә торган блокада атриовентрикуляр төеннең һәм Гис бәйләменең функциональ халәтенә бәйле һәм еш кына парасимпатик нерв системасының йогынтысы ё көчәю аркасында формалаша. Мондый очракта атропин даруы куллану үткәрүчәнлекне кире кайтарырга мөмкин. Ярсучанлык һәм үткәрүчәнлек функцияләре бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән аритмияләр. Бу йөрәк ритмы бозылу группасына тулы аритмия, йөрәгалды калтыравы, карынчыклар калтыравы һәм җемелдәве керә.

Тулы аритмия (мерцательная) икенче төрле абсолют аритмия дип атала.

Ул миокардның ярсучанлыгы кискен рәвештә артып киткәндә һәм шул ук вакытта аның үткәрүчәнлеге бозылганда барлыкка килә. Бу вакытта синус төене үзенең ритмнарны уздыру функциясен югалта, ә йөрәгалды миокардында бик күп эктопик ярсу учаклары (минутына 600-800 гә кадәр) пәйда була.

Бу импульсларны үткәрү мөмкин булмаганлыктан, алар йөрәгалдына узмыйлар, ә йөрәк мускулларының аерым-аерым мускулларын гына ярсыталар, нәтиҗәдә тулы систола урынына бик кечкенә генә фибриляр кыскару килеп чыга. Тулы аритмия йөрәгалды миокардында алмашу процесслары бозылганда, тиреотоксикоз, йөрәктә митраль зәгыйфьләнү, коронар атеросклероз, һ.б. авырулар вакытында очрый.

Йөрәгалды калтыравы—йөрәкнең ритмы бозылу, барлыкка килүе рәвеше белән тулы аритмиягә охшаган. Аннан аермалы буларак, йөрәгалдында калтырау булганда, импульсларның саны минутына 250-300 дән артмый.

Кагыйдә буларак, йөрәк карынчыгына йөрәгалды төененнән барлык импульслар да узмый, бары тик икенче, өченче, дүртенче импульслар гына; / уза, чөнки бу вакытта шәхси атриовентрикуляр блокада барлыкка килә.

Йөрәгалды калтыравы, тулы аритмия кебек, йөрәкнең митраль клапаны /зәгыйфьләнү, коронар атеросклероз, тиреотоксикоз авырулары вакытында, кайчак хинин, дигиталис белән агуланганда да күзәтелә.

Карынчык калтыравы һәм җемелдәве—йөрәк ритмының бик куркыныч тайпылышлары. Карынчыкта тулы кыскарулар булмау кан әйләнешенең бозылуына һәм нәтиҗәдә үлемгә китерергә мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү