Альбина Гайзуллина

Альбина Шамил кызы Гайзуллинататар артисткасы, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры, Татарстан Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы.

Альбина Гайзуллина
Туган телдә исем Альбина Шамил кызы Гайзуллина
Туган 1 декабрь 1983(1983-12-01) (40 яшь)
Лисичанск, Ворошиловград өлкәсе
Милләт татар

 Альбина Гайзуллина Викиҗыентыкта

Ул 1983 елның 1 декабрендә Украинада, Ворошиловград өлкәсенең Лисичанск шәһәрендә туа. 1990 елда аның гаиләсе Татарстанның Биектау районы Дөбъяз авылына күчеп килә. Урта мәктәптә укыганда җыр белән мавыгып китә. Казанның Химиклар мәдәният сараенда уздырылган «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә дә катнаша, авылларда концертлар куеп йөри. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керә, 2003 елда тәмамлый. 2003 елның 5 августыннан ул — Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы.

Артист Рөстәм Гайзуллинда кияүдә, ике малай үстерәләр.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү