Альберт Шиһабиев
Альберт Шиһабиев, Альберт Хазинур улы Шиһабиев (Альберт Хазинурович Шиабиев; Albert Shiabiev; Альберт Шах; 1970 елның 19 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― рәссам, график, 2020 елдан Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, сәнгать проектлары (мәсәлән, «Кырым минем йөрәгемдә», «Борынгы Чистай. Яңарыш», «Рәссам белән бер көн» һ. б.) авторы. Төрле сәнгать техникасы, стиль һәм жанрларында эшли. [1]
Альберт Шиһабиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Альберт Хазинур улы Шиһабиев |
Туган | 19 март 1970 (54 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | рәссам |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Картиналары. |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1970 елның 19 мартында Казанда туган.[2] Яшь чакта фехтование белән шөгыльләнә, республика җыелма командасы составына керә. Әлеге спорт төре белән актив мавыгу КХТИга алып килә. Казан дәүләт химия-технология институтын «Суыткыч-компрессор машиналары һәм суыткыч җайланмалар» белгечлеге буенча тәмамлаган (1992). Картиналарын декоратив манерада иҗат итүе Казан халык сәнгать кәсепләре техникумына алып килгән, аны 2013 елда тәмамлаган.
2013―2020 елларда ― Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
2020 елның 27 апреленнән – Татарстан рәссамнарының иҗади берлеге – Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе. [3][4]
Иҗаты
үзгәртүБеренче шәхси күргәзмәсе «Эбиволь» галереясында ачыла. Картиналары үзенчәлеге һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Һәр тема импрессионизмнан алып конструктивизмга һәм төсле минимализмга кадәр үз манерасын билгели. Рәссам төрле сәнгать техникасын куллана, реалистик, модерн һәм дизайнер стильләрендә эшли. Образларны булдыру өчен акрил һәм майлы буяу, текстура пасталары һәм коллаж алымнары куллана. [5]
Каткашкан күргәзмәләре
үзгәртү- 2006, февраль ― КАИ юбилеена күргәзмә, Казан шәһәре.
- 2014, февраль ― ВИКО, Арт-галерея, Казан шәһәре, ел саен үткәрелә торган күргәзмә.
- 2015, август ― Халыклар дуслыгы йорты, шәһәр һәм Республика көненә багышланган күргәзмә, Казан шәһәре.
- 2018, март ― «Татарстан ― край души нашей», РФ Федерация Шурасы бинасы, Мәскәү шәһәре [6]
- һ. б.
Рәссамның әсәрләре Россия Федерациясенең дәүләт музейлары һәм галереяләре җыентыкларында, шул исәптән Болгар музей-тыюлыгында, Бакчасарай сәнгать музеенда, Феодосия туган як музеенда (ru), Мәскәүдә наив сәнгать музеенда[7], шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана.[8]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2016 – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы [9]
- Россия Рәссамнар берлегенең «Рухилык. Традицияләр. Осталык» алтын медале
Гаиләсе
үзгәртүКызы Александра (1997).[10]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ольга Иванычева. Альберт Шиабиев: Далеко не каждый художник может быть успешным менеджером. «Казанские ведомости», 5.06.2021(рус.)
- ↑ Бүген рәссам, график Альберт Шиһабиевның туган көне. Татары Северо-Запада Башкирии
- ↑ У Союза художников РТ — новый лидер. «Мәгариф», 24.01.2020
- ↑ СХРТ - Председатель правления Шиабиев Альберт Хазинурович
- ↑ Шиабиев Альберт. art-most.com
- ↑ Олег Морозов открыл в Совете Федерации РФ выставку художников из Татарстана. «Вечерняя Казань», 23.03.2018
- ↑ Ирина Ермакова. Альберт Шиабиев. «Фруктовый шах». Идель, 28.01.2021
- ↑ Шиабиев Альберт Хазинурович - художник-живописец. ДДТ «Радуга талантов» ВКонтакте
- ↑ Шиабиев Альберт Хазинурович. Бизнес-Онлайн
- ↑ Шиабиева Александра Альбертовна. Федерация фехтования России
Сылтамалар
үзгәртү- Шиабиев Альберт Хазинурович. Союз художников Республики Татарстан
- Шиабиев Альберт Хазинурович. Татцентр.ру
Элгәре: Зөфәр Гыймаев (2008-2020) |
Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе 2020—2023 |
Аннары: ? |