Альберт Мәүликов
Альберт Мәүликов, Альберт Вәзил улы Мәүликов — РФ федераль таможня хезмәтенең Идел буе таможня идарәсе Татарстан таможнясы башлыгы (2008). Таможня хезмәте генерал-майоры. ТР наркотикларга каршы комиссиясе әгъзасы[1]. ТАССР атказанган төзүчесе Вәзил Мәүликовның улы.
Альберт Мәүликов | |
---|---|
Туган телдә исем | Альберт Вәзил улы Мәүликов |
Туган | 22 май 1968 (56 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | таможня хезмәткәре |
Балалар | уллары |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1968 елның 22 маенда Казанда туган. Яр Чаллыда Кама политехника институтын (1992), Нижгарда Идел-Нократ дәүләт хезмәте академиясен (2006) тәмамлаган. Хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1992-1995 — «КамАЗ» ААҖ инженер-конструкторы.
- 1995-1996 — Яр Чаллы таможнясы инспекторы.
- 1996-1998 — Яр Чаллы таможнясы өлкән инспекторы
- 1998-2000 — Яр Чаллы таможня посты әйдәүче инспекторы.
- 2000–2004 — Яр Чаллы таможня постының таможня нәзарәте һәм таможня тутыруы бүлеге башлыгы урынбасары.
- 2004-2006 — Яр Чаллы таможня постының башлык урынбасары.
- 2006-2008 — Яр Чаллы таможня постының башлыгы.
- 2008 елдан — Татарстан таможнясының башлыгы[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Таможня хезмәте отличнигы күкрәк билгесе.
- 2- һәм 3- дәрәҗә Таможня органнарында хезмәт иткән өчен медальләре.
- Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә медале.
Кызыклы факт
үзгәртүКазан халыкара һава аланы таможня посты өлкән инспекторы вазифасын алу өчен 1 урынга 23 намзәт көрәшә[3].
Сылтамалар
үзгәртү- ТР эшлекле үзәге 2015 елның 26 октябрь көнендә архивланган.
- Шәхесләр: Татарстан Республикасы(үле сылтама)
- А.В. Мәүликов «Чикләрсез татарлар» сайтында 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган.
- А. Мәүликов «Татаринформ» сайтында