Алсу Габдрахман кызы Тарханова (1953 елның 3 гыйнвары, Яуширмә, Чистай районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстан сәясәтчесе. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2019 елдан). «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре. Юридик фәннәр кандидаты.

Алсу Тарханова
Туган 3 гыйнвар 1953(1953-01-03) (71 яшь)
Яуширмә, Чистай районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Мәскәү гуманитар-икътисад институты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Россия

Тормыш юлы үзгәртү

Алсу Тарханова 1953 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Чистай районы Яуширмә авылында туа. Мәскәү гуманитар-икътисад институтын тәмамлый.

2007 елда Казан федераль университетында «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарында килештерү процедуралары (Татарстан Республикасы мисалында)» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый[1].

2006—2012 еллардаТатарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире. 2012 елдан «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары совет башкарма комитеты рәисе. 2019 елның сентябрендә «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча VI нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайна[2]. Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы була.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү