Алики Вуюклаки
Алики Стаматина Вуюклаки (грек. Αλίκη Σταματίνα Βουγιουκλάκη туганда Кумундуру; 1934 елның 20 июле — 1996 елның 23 июле) — грек театр һәм кино актрисасы, җырчы. Грециянең милли йолдызы.
Алики Вуюклаки | |
---|---|
Туган телдә исем | грек. Αλίκη Βουγιουκλάκη |
Туган | 20 июль 1934[1][2] Афин, Греция |
Үлгән | 23 июль 1996[2] (62 яшь) Афин, Греция[3] |
Үлем сәбәбе | бавыр яман шеше[d] |
Күмү урыны | Беренче Афин зираты[d][4] |
Ватандашлыгы | Греция |
Әлма-матер | National Theatre of Greece Drama School[d] |
Һөнәре | киноактер, театр актеры |
Җефет | Димитрис Папамихаил[d] һәм Giorgos Iliadis[d] |
Өйдәш | Marios Ploritis[d], Vlassis Bonatsos[d] һәм Костас Спиропулос[d] |
Балалар | Яннис Папамихаил[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Takis Vougiouklakis[d] һәм Антонис Вуюклакис[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүАлики Вуюклаки Афина шәһәрендә (Маруси районы) 1934 елның 20 июлендә туган. Театр карьерасын студент елларында башлый. 1952 елда милли театр каршындагы драма мәктәбен тәмамлый. 1950 еллар уртасында «Финос Фильм» (грек. Φίνος Φιλμ) фирмасы фильмнарында төп рольләрдә төшә. 1960 елда Сәләник шәһәрендә кинофестивальдә иң яхшы хатын-кыз роле өчен беренче бүләк ала. 1965 елның 18 гыйнварында үзенең курсташы һәм актёр Димитрис Папамихаилга (грек. Δημήτρης Παπαμιχαήλ). Алар бергә күп кенә фильмнарда төп рольләрдә төшәләр һәм ил театрлары сәхнәләрендә чыгыш ясыйлар. 1975 елның 5 июлендә алар арасындагы никах өзелә.
1970 елдан Вуюуклаки күбрәк театрда эшли. 1980 елда җәмәгатьчелектән яшерен рәвештә икенче тапкыр Кипр эшкуары Йоргос Илиадис белән никахлаша, ләкин 1993 елда ул үзе бу фактны телевизион тапшыру вакытында игълан итә. Гомеренең соңгы елларында артист Костас Спиропулос белән яши (грек. Κώστας Σπυρόπουλος).
1996 елның 23 июлендә Афина медицина үзәгендә бавыр яман шешеннән вафат була. Беренче Афина зиратында җирләнгән.
Фильмография
үзгәртү- 1954 — Кечкенә тычкан — Кринё («Кечкенә тычкан» кушаматы буенча)
- 1955 — Ο αγαπητικός της βοσκοπούλας
- 1956 — Әкиятләр белән кыз — Агни
- 1957 — Мария Пендайотиса — Мария Пендайотиса
- 1957 — Эгинада ял итү — Алики
- 1957 — Күңелле юлчылар — Аннушка
- 1957 — Барханнарда мәхәббәт — Анна
- 1957 — Болганчык сулар — Ленё
- 1958 — Мәхәббәт хикәяләре — Марица
- 1958 — Ο Μιμίκος και η Μαίρη — Мэри Вебер
- 1958 — Мусица
- 1958 — Астеро
- 1959 — Җәннәт яңакка сугуы — Лиза Папаставру
- 1960 — Το κλωτσοσκούφι — Мэри (κλωτσοσκούφι)
- 1960 — Мадалена — Мадалена
- 1960 — Алики морфлотта — Алики
- 1961 — Лиза һәм башка — Лиза Франкуди / Мици Гавриилоглу
- 1962 — Алики (Aliki my love) — Алики
- 1962 — Сәяхәт — Марина
- 1963 — Алдакчы — Мэри Делипетру / Анна
- 1963 — Χτυποκάρδια στο θρανίο — Лиза Петровасили
- 1964 — Шофёрчы — Мэри Дьямантиду
- 1964 — Җим — Катя
- 1965 — Хәзерге золушка — Катерина
- 1966 — Διπλοπεννιές (Χορεύοντας συρτάκι) — Марина
- 1966 — Минем кызым социалист — Лиза Дэлви
- 1967 — Әх, хатыным! — Нина
- 1967 — Иң якты йолдыз — Катерина
- 1968 — Лунапарк кызы — Маргарита
- 1968 — Безнең мәхәббәт — Марина
- 1968 — Кыз һәм бродяга — Рена Кацару / Пипис
- 1969 — Сары чәчле укытучы — Мирто Теодору
- 1969 — Η νεράιδα και το παλικάρι — Катеринё
- 1970 — Көлкеле кыз — Кристина
- 1970 — Лейтенант Наташа — Наташа
- 1971 — Мин сине яратам — Ангела
- 1971 — Кояш кызы — Майя
- 1972 — Алики диктатор — Алики
- 1972 — Сөйләшми торган Мария — Мария
- 1979—1980 — Кабаредагы кыз (прокатка чыкмаган) — Сали
- 1980 — Πονηρό θηλυκό, κατεργάρα γυναίκα — Елена Давари
- 1981 — Агент Нэля — Нэля
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Международный идентификатор стандартных наименований — 2012.
- ↑ 2,0 2,1 Франса милли китапханәсе — 1537.
- ↑ 3,0 3,1 MusicBrainz — MetaBrainz Foundation, 2000.
- ↑ 4,0 4,1 Find A Grave — 1996.