Алексей Трошин

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Алексей Трошин  - полковник, Советлар Союзы Герое

Алексей Трошин
Туган телдә исем Трошин Алексей Васильевич
Туган 9 апрель 1925(1925-04-09)
Башкортстанның Эстәрлетамак районы Яңа Ивановка авылы
Үлгән 3 апрель 2008(2008-04-03) (82 яшь)
Киев, Украина
Күмү урыны Киевта «Берковцы» зираты
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Сарытау ракета гаскәрләренең югары командалык-мөһәндислек укуханәсе[d]
Һөнәре офицер, солдат
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 17.11.1943 Указы нигезендә бүләкләнгән), Ленин ордены ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә Полковник

Биографиясе үзгәртү

Трошин Алексей Васильевич

Башкортстанның Эстәрлетамак районы Яңа Ивановка авылында крестьян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән.

1943 елда Кызыл Армия сафларына алына.  1943 елның февраленнән Хәрәкәттәге армиядә.

69 нчы механикалаштырылган бригаданың 1 нче мотоукчылар батальоны пулемётчысы (9 нчы механикалаштырылган корпус, 3 нче гвардия танк армиясе, Воронеж фронты) кызылармияче Алексей Трошин 1943 елның 22 сентябренә каршы төндә Украинаның Черкассы өлкәсе Канев районы Зарубинцы авылы янында беренчеләрдән булып Днепрны кичеп чыга, плацдарм өчен барган сугышларда катнаша.

24 һәм 25 сентябрьдә Луковицы авылы янындагы сугышта пулемёттан 20 немец солдатын кырып сала. 26–27 сентябрьдә дошманның 70 кә якын солдатын юкка чыгара. 216,8 биеклеге өчен барган сугышта, кыю һәм тәвәккәл эш итеп, пулемёттан гитлерчыларның 13 солдатын һәм офицерын, 214,9 биеклеге өчен барган сугышта 8 немец солдатын үтерә. 3 нче гвардия танк армиясе командующие гвардия генерал-лейтенанты Рыбалко тәкъдиме белән рядовой А.В. Трошинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Киев шәһәре азат ителгәннән соң,  А.В. Трошин яралана һәм госпитальдә дәвалана.

1945 елда Саратов танк училищесын тәмамлый. Берлинны штурмлаганда взвод җитәкли. Сугыштан соң СССР Кораллы Көчләрендә хезмәтен дәвам итә.

1947 елда Казанда офицерлар техник бронетанк мәктәбен тәмамлый.

1954 елда офицерлар составы хәзерлеген камилләштерү курсларын, 1968 елда В.И. Ленин исемендәге хәрби-сәяси академияне тәмамлый.

1970 елдан 11 нче гвардия армиясенең (гомумгаскәри) 1 нче танк дивизиясе 117 нче танк полкында полк командирының сәяси часть буенча урынбасары вазыйфасында хезмәт итә.

1976 елдан полковник А.В. Трошин – запаска, ә аннары отставкага чыга. Тбилиси шәһәренең Киров районы гражданнар оборонасы штабы начальнигы булып эшли. Воронежда, ә 1995 елдан Воронеж өлкәсенең Поворино шәһәрендә, аннары Киевта яши.

2008 елның 3 апрелендә вафат була. Киевта «Берковцы» зиратында җирләнгән.

Бүләкләре үзгәртү