Алексей Петрович Жигалов (1915 елның 25 феврале, Казан1963 елның 7 июле, Мәскәү) — совет суга сикерүчесе, тренер, судья. 1952 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашучы.

Алексей Жигалов
Туган телдә исем рус. Алексей Петрович Жигалов
Туган 25 февраль 1915(1915-02-25)
Казан, Россия империясе
Үлгән 7 июль 1963(1963-07-07) (48 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР[1]
Һөнәре прыгун в воду

Тормыш юлы үзгәртү

Алексей Жигалов 1915 елның 25 февралендә Казанда туа.

Жигаловлар гаиләсе яшәгән йорт Казан кремле янында урнашкан. Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң гаиләсе белән Мәскәүгә күчеп килә[2].

1931 елда Замоскворец районының 14 нче җидееллык мәктәбен, 1933 елда слесарь белгечлеге буенча И. В. Сталин исемендәге автозавод ФЗУ мәктәбен тәмамлый.

1940—1943 елларда Бакыда 335 нче зенит-артиллерия полкында, 1943—1949 елларда — ССБР дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының эчке гаскәрләренең 1 нче мотоукчы дивизиясенең 10 нчы полкында хезмәт итә, бүлекчә командиры була.

1930 елда Мәскәүдә суга сикерү белән шөгыльләнә башлый. Мәскәү «Торпедо»сы, ВЦСПС, ЦДСА өчен ярышларда чыгыш ясаган. 17 тапкыр ССРБ чемпионатын откан: аның исәбендә трамплиннан сикерүдә 10 алтын медаль (1934, 1936—1937, 1943—1949) һәм биеклектән сикерүдә 7 алтын медаль (1934, 1936-1937, 1943-1949, 1946-1947, 1950, 1952)[3].

1952 елда Һельсинкида узган җәйге Олимпия уеннарында ССРБ җыелма командасы составына керә. Квалификациядә 71,25 балл җыеп, 6 нчы нәтиҗә күрсәтә. Финалда, 151,31 балл җыеп һәм алтын медаль яулаган АКШтан Скиппи Браунингка 53,98 баллга калышып, 8 нче урынны ала[4].

ССРБның атказанган спорт мастеры.

1949—1953 елларда «Динамо» спорт җәмгыятенең үзәк советында эшли.

1951 елда ГЦОЛИФК каршындагы Тренерларның югары мәктәбен тәмамлый.

1953 елдан суга сикерү буенча ССРБ җыелма командасының өлкән тренеры, бөтенсоюз тренерлар советы рәисе була. Жигалов шәкертләре арасында — Валерий Штейнбах, Юрий Голубцов, Борис Брум, Геннадий Удалов, Евгения Богдановская, Любовь Жигалова бар. Шулай ук суга сикерү буенча судья булган.

«Хезмәт батырлыгы өчен», «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» (1946), «Совет Армиясенә һәм Флотына 30 ел» (1949), «Мәскәүнең 800 еллыгы истәлегенә» (1949) медальләре белән бүләкләнгән.

1963 елның 7 июлендә Мәскәүдә вафат була. Мәскәүдә Ваганьков зиратына җирләнгән.

Гаилә үзгәртү

Әтисе — Пётр Евгеньевич Жигалов, Казандагы Алафузов күн заводы идарәчесе. Әнисе — Анастасия Ивановна Жигалова.

Хатыны — Любовь Егоровна Жигалова (1924—1978), суга сикерүче. 1952 һәм 1956 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашкан[5].

Улы — Алексей Алексеевич Жигалов (1945—1992).

Хәтер үзгәртү

1974 елда Волгоградта Алексей Жигалов истәлегенә багышланган суга сикерү буенча ачык беренчелек үткәрелгән. Анда Мәскәү, Ленинград, Киев һәм Севастополь каһарман-шәһәрләре һәм союздаш республикалар җыелма командалары катнашкан[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sports-Reference.com
  2. Жигалов Алексей Петрович.
  3. Жигалов Алексей Петрович | Спорт-страна.ру.
  4. Olympedia – Springboard, Men.
  5. Olympedia – Lyubov Zhigalova. www.olympedia.org.
  6. Фотографии Алексея и Любови Жигаловых. Современный музей спорта.