Александр Шалленберг
Александр Шалленберг (алман. Alexander Georg Nicolas Christoph Wolfgang Tassilo Schallenberg, 1969 елның 20 июне, Швейцария, Берн) — Австрия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2021 елның 11 октябреннән Австриянең федераль канцлеры. 2019―2021 елларда Австриянең тышкы эшләр министры.
Александр Шалленберг | |
---|---|
Австрия федераль канцлеры | |
Вазыйфага керешкән 2021 елның 11 октябре | |
Президент | Александр Ван дер Беллен |
Аңа кадәр | Себастьян Курц |
Австрия тышкы эшләр министры | |
Вазыйфада 2019–2021 | |
Аңа кадәр | Карин Кнайсль |
Дәвамчысы | Михаэль Линхарт |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 27 июнь 1969 (55 яшь) Берн, Швейцария |
Сәяси фирка | Австриянең халык фиркасе |
Әти | Вольфганг Шалленберг[d] |
Белем | Вена университеты Пантеон-Ассас университеты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1969 елның 20 июнендә Швейцария башкаласы Берн шәһәрендә Австрия илчесе гаиләсендә туган[1]. Әтисенең хезмәтенә бәйле, Һиндстанда, Испаниядә, Парижда үскән.
1989―1994 елларда Вена университетында һәм Парижның Пантеон-Ассас университетында хокук белемен өйрәнгән. 1995 елга кадәр Европа көллиятендә белемен тирәнәйткән[2].
1997 елдан Австрия тышкы эшләр министрлыгында хезмәт итә башлаган.
2019 елның 3 июненнән Бриги́тте Би́рляйнның күчеш хөкүмәтендә Австрия тышкы эшләр министры[3].
Себастьян Курцның икенче хөкүмәтендә министр вазифасын саклап калган.
Себастьян Курц отставкага киткәч, Австрия хөкүмәтен җитәкли башлый. 2021 елның 11 октябрендә Австрия федераль канцлеры вазифасында раслана[4].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Das Spielfeld der Diplomatie ist die zweite Reihe (German). Oberösterreichische Nachrichten (26 June 2017). 3 June 2019 тикшерелгән.
- ↑ Kneissl-Nachfolger – Karrierediplomat und Kurz-Vertrauter Schallenberg wird Außenminister (German). Kleine Zeitung (30 May 2019). 3 June 2019 тикшерелгән.
- ↑ The Federal Minister for Europe, Integration and Foreign Affairs. Foreign ministry of Austria. 3 June 2019 тикшерелгән.
- ↑ ORF at/Agenturen red (2021-10-09). Kurz kündigt Rückzug aus Kanzleramt an.
Сылтамалар
үзгәртүЭлгәре: Карин Кнайсль |
Австрия тышкы эшләр министры 2019–2021 |
Аннары: Михаэль Линхарт |
Элгәре: Себастьян Курц |
Австрия федераль канцлеры 2021―2021 |
Аннары: ' |