Александр Соколов (1970)

Александр Валентинович Соколов (1970 елның 4 августы, Кострома, ССРБ) — Россия сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе. 2022 елның 10 маеннан Киров өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы[1]. Россия яшьләр берлегенең мактаулы әгъзасы (2006)[2].

Александр Соколов
Туган 4 август 1970(1970-08-04) (53 яшь)
Кострома, РСФСР, СССР
Әлма-матер Кострома дәүләт университеты[d] һәм Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Александр Соколов Викиҗыентыкта

III класслы чын Дәүләт киңәшчесе (2018). Сәяси фәннәр кандидаты (????).

Тормыш юлы үзгәртү

Александр Соколов 1970 елның 4 августында Кострома шәһәрендә туа. 1992 елда Н. А. Некрасов исемендәге Кострома педагогика институтын тәмамлый. 2008 елда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган.

1991 елның сентябреннән 1992 елның апреленә кадәр Кострома шәһәренең 17 нче мәктәбендә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе була.

1992 елның апреленнән 1997 елның июненә кадәр Кострома өлкәсе администрациясенең яшьләр, гаилә һәм балачак эшләр комитетының 1 нче категорияле белгеч, әйдәп баручы белгеч, бүлек мөдире була.

1992—1997 елларда— Россия яшьләр берлегенең Кострома өлкә комитеты рәисе урынбасары.

1997 елның июненнән 2005 елның сентябренә кадәр Россия яшьләр берлеге Үзәк комитеты секретаре, икенче секретаре вазыйфасын башкара[3].

2005 елның октябреннән 2011 елның июленә кадәр Россиянең Яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли советы рәисе булып тора[4].

2008—2014 елларда — Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы. 2011 елның июленнән 2014 елның февраленә кадәр Халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм фонды президенты була.

2014 елның февраленнән июленә кадәр — Кострома өлкәсе губернаторы урынбасары[5]. 2014 елның июленнән 2015 елның маена кадәр — Кострома өлкәсе губернаторының беренче урынбасары. 2015 елның 16 маеннан 15 октябренә кадәр, Кострома өлкәсе губернаторы итеп сайланган зат вазыйфасына керешкәнче, Кострома өлкәсе губернаторының беренче урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы була. 2015 елның 16 октябреннән 2017 елга кадәр Кострома өлкәсе губернаторы урынбасары була.

2017 елда Россия Президенты эшләр идарәсенә Россия Федерациясе Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү Департаментына эшкә күчә[6].

Киров өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы үзгәртү

2022 елның 10 маенда Россия Президенты Владимир Путин Александр Соколовны Киров өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы итеп билгели[7].

2022 елның 11 маенда Киров өлкәсе хөкүмәтенә тәкъдим ителә[8].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү