Александр Сидякин

Александр Сидякин, Александр Геннадий улы Сидякин (рус. Александр Геннадьевич Сидякин, 1977 елның 17 ноябре, ССРБ, РСФСР, Карелия АССР, Сегежа) — РФ сәясәтчесе, VI—VII чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы депутаты. Бердәм Россия фиркасе фракциясе әгъзасы. 2018 елның 24 октябреннәнБашкортстан Республикасы Башлыгының Администрациясе җитәкчесе. Юридик фәннәр кандидаты (2006).[1][2]

Александр Сидякин
Башкортстан Башлыгы Администрациясе җитәкчесе
Вазыйфага керешкән
2018 елның 24 октябре
Шәхси мәгълүмат
Туган 17 ноябрь 1977(1977-11-17) (47 яшь)
ССРБ, РСФСР, Карелия АССР, Сегежа
Сәяси фирка Россия пенсионерлар фиркасе→
Родина фиркасе→
Гадел Россия
Бердәм Россия
Балалар улы
кызы
Белем Тверь дәүләт университеты

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Александр Геннадий улы Сидякин

1977 елның 17 ноябрендә Карелия АССР Сегежа шәһәрендә туган. Тверь дәүләт университетын(рус.) «юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган (1999). 2006 елда Россия гадел хөкем академиясендә(рус.) «Кандидатны (кандидатлар исемлеген) теркәүдән баш тарту һәм теркәүне юкка чыгару: Теория һәм практика проблемалары» (рус. «Отказ в регистрации и отмена регистрации кандидата (списка кандидатов): Проблемы теории и практики») дигән темага юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы

үзгәртү

1999—2001 елларда — «Консультант юридик хезмәте» ҖЧҖ юрисконсульты, өлкән юрисконсульты.

2001—2002 елларда — Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы аппаратының белгеч-эксперты, сайлау законнары буенча комиссия.

2002—2003 елларда — «Свитъ» ҖЧҖ (Мәскәү) юрисконсульты.

2003—2006 елларда — «Халык ышанычлылары» компаниясенең башкаручы директоры, идарәче партнеры.

2006 елда – Башкорт дәүләт университетының дәүләт хокукы кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы (Уфа).

2007—2008 елларда — «Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ААҖ генераль директорының хокук мәсьәләләре буенча киңәшчесе (Уфа).

2006—2009 елларда — «Туймазы пыяла» ААҖ генераль директоры урынбасары (Туймазы, Башкортстан).

2009—2011 елларда — Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе (рус. ФНПР) сәркатибе – коллектив гамәлләр һәм һөнәри берлекләр хәрәкәтен үстерү департаменты җитәкчесе.

2011 елдан — Татарстан Республикасыннан VI чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары.

2016—2018 елларда — VII чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы депутаты.

2018 елның 24 октябреннән — Башкортстан Республикасы Башлыгының Администрациясе җитәкчесе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 2020 — 2нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены» медале
  • 2014 — РФ Президенты грамотасы
  • 2013 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале һәм РФ Президентының грамотасы

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү