Александр Огородников


Александр Иоильевич Огородников (1950 елның 27 марты, Чистай, Татарстан АССР, ССРБ) — совет диссиденты, Россия сәясәтчесе.

Александр Огородников
Туган 26 май 1950(1950-05-26) (73 яшь)
Чистай, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре диссидент, фәлсәфәче

 Александр Огородников Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Александр Огородников 1950 елның 27 мартында Чистай шәһәрендә туа. Әтисе — Иоиль Максимович — өй җиһазлары фабрикасы директоры, әнисе — Маргарита Емельяновна — укытучы. Эне — Борис (1951—1988), Псков-Печора монастыре монахы (иеромонах Рафаил).

1967 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Урал сәгать заводына токарь булып керә, шәһәрдә тәртип өчен актив көрәшкән Комсомол дружинасын җитәкли. 1970 елда Урал дәүләт университетының философия факультетына укырга керә. Ирекле фикерләү түгәрәге булдырган өчен университеттан куылган.

1971 елда ВНИКка сценарий-кинология факультетына укырга керә. 1973 елның язында Огородниковны институттан яшьләрнең рухи эзләнүләре турында фильм төшерергә омтылуы өчен куалар.

1974 елда христиан семинарын оештыра. Семинарда 30га якын кеше катнашкан, соңрак семинарда катнашучы дүрт кеше рухани, икесе — диакон була. 1976 елда фикердәшләр белән «Община» самиздат журналын чыгара башлый.

Вөҗдан тоткыны үзгәртү

1978 елның 23 ноябрендә Мәскәүдә РСФСР ҖК 209 маддәсе (әрәмтамаклык) буенча кулга алына һәм хөкем ителә.

7 катнашучы, шул исәптән, Огородников, В. Пореш (Александр кулга алынганнан соң журналның өченче саны редакторы булган[1]), Л. Регельсон ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр.

1979 елда Огородников Ленинградка җибәрелә, анда азат ителгән көнне төрмәдә 70 маддә буенча кулга алына, 6 елга катгый режимлы лагерьга һәм 5 елга сөргенгә хөкем ителә.

1987 елда ССРБ Югары Советы Президиумының ярлыкау турындагы Указы белән азат ителә.

1989 елның августында Россиянең христиан-демократик берлеге (ХДСР) оештыра һәм 1989 елның сентябрендә ХДСРның II конференциясендә аның рәисе була.

1990 елда «Вестник христианской демократии» газетасы мөхәррире була. 1989—1992 елларда Бөекбритания, Австрия, Бельгия, Нидерланд, Мальта, АКШ, Франция, Гватемала, Италия парламентларында чыгыш ясый. Огородников турында көнбатышта китап басылган[2][3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Пореш Владимир Юрьевич. әлеге чыганактан 2015-02-24 архивланды. 2015-02-24 тикшерелгән.
  2. Wolf, Koenraad de. Dissident for Life: Alexander Ogorodnikov and the Struggle for Religious Freedom in Russia. Wm. B. Eerdmans Publishing (2013). ISBN 080286743X.
  3. Лункин Р. Н. А. Огородников и христианское социальное движение в СССР // Современная Европа

Сылтамалар үзгәртү