Александр Михайлович Кузин (1906 елның 17 (30) мае1999 елның 26 июле) — совет биофизигы һәм радиобиологы. ССРБ фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты (1960). 1946 елдан СБКФ әгъзасы.

Александр Кузин
Туган телдә исем рус. Александр Михайлович Кузин
Туган 17 (30) май 1906
Мәскәү, Россия империясе[1]
Үлгән 26 июль 1999(1999-07-26) (93 яшь)
Күмү урыны Тын зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче биолого-почвенный факультет МГУ[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d] (1938)
Гыйльми исем: РФА әгъза-корреспонденты[d]

Тормыш юлы үзгәртү

1929 елда Мәскәү университетының физика-математика факультетының химия бүлеген, аннары ул вакытта оешкан химия факультетының органик химия кафедрасында аспирантураны тәмамлый.

1930—1938 елларда 1 нче Мәскәү медицина институтында эшли. Биология фәннәре докторы (1938)[2]. 1938—1951 елларда (тәнәфес белән) — профессор, 3 нче Мәскәү медицина институтының кафедра мөдире.

Сугыш вакытында фронт өчен сывороткалар һәм вакциналар җитештергән микробиология институтында эшли. 1947 елда Александр Опарин чакыруы буенча ССРБ фәннәр академиясенең А. Н. Бах исемендәге Биохимия институтының Үсемлекләрдә углеводларның биохимия фотосинтезы лабораториясен җитәкли.

1950 елда ССРБ ФА Биологик фәннәр бүлеге каршындагы биофизика, изотоп һәм нурланыш лабораториясен радиоавтография һәм радиохроматография алымнарын эшләү өчен оештыра. Тере организмга ионизацияләүче нурланышның тәэсир итү механизмын, күзәнәкләрнең табигый саклагыч молекуляр реакцияләрен өйрәнгән.

ССРБ Фәннәр академиясенең биофизика институтын оештыручы һәм беренче директоры (1952—1957), аннары ССРБ ФА биофизика институтының радиобиология бүлеге мөдире. ССРБ ФА президиумының биофизика, изотоп һәм нурланыш лабораториясен Биологик физика институтына әверелдерү турындагы беренче карары 1952 елның 8 августында барлыкка килә. 1953 елның гыйнварында ССРБ ФА Президиумы карары белән Александр Кузин әлеге яңа институтның директоры итеп билгеләнә.

«Биофизика» (1956—1961) һәм «Радиобиология» (1961—1989) журналларының баш мөхәррире.

Ионизация нурланышның тере организмга, аерым алганда, күзәнәкләрнең радиацион зарарлануына тәэсир итүенең биохимиясе һәм молекуляр нигезләре буенча хезмәтләр авторы. Усемлекләрнең нурландырылган тукымаларында үсеш ингибиторлары белемен ачкан (1968). Радиобиологияда структур-метаболик теория авторы (1970—1986).

Орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Лимфоид күзәнәкләренең нурсыз үлү механизмнарын тикшергән өчен ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1987) .

1957 елдан — БМО каршындагы ионизацияләүче нурланыш буенча комитет эксперты. Галимнәрнең атом сугышына каршы Пагуош хәрәкәтен оештыручыларның берсе. Бу өлкәдә казанышлары өчен Лидс университетының honoris causa докторы исеменә лаек була, бу мактаулы исем турында таныклык аңа Бөекбритания патшабикәсе Елизавета II кулыннан тапшырыла.

1999 елның 26 июлендә вафат була. Дон зиратына җирләнгән[3].

Фәнни хезмәтләр үзгәртү

Фәнни эшчәнлек дәверендә ул 8 шәхси монография, 8 коллектив монография, 30 фәнни-популяр мәкаләләр, 2 дәреслек һәм 500 дән артык фәнни мәкалә бастырып чыгара.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Кузин Александр Михайлович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Хронологический свод памятных юбилейных дат Российской академии наук. 2006 год.
  3. Могила А. М. Кузина

Сылтамалар үзгәртү