Александр Западов

Александр Западов (23 ғинуар [5 февраль1907 йыл, Кронштадт — 11 сентябрь 1997, Мәскәү) — совет һәм Россия әдәбият белгече, язучы. Филология фәннәре докторы (1959), профессор. РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1980). ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1960).

Александр Западов
Туган 23 гыйнвар (5 февраль) 1907[1] яки 5 март 1907(1907-03-05)[1]
Кронштадт, Петерһоф өязе[d], Санкт-Петербург губернасы, Россия империясе
Үлгән 11 сентябрь 1997(1997-09-11) (90 яшь) яки 23 октябрь 1998(1998-10-23)[1] (91 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Миусское кладбище[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Биографиясе

үзгәртү

Западов Александр Васильевич гимназия укытучысы гаиләсендә туган. 1925 елда, «Красный Кронштадт» газетасында эшләгәндә әсәрләре басыла башлый (1925-1927).

1931 елда Ленинград тарихи-лингвистик институтның әдәби бүлеген (хәзерге — Санкт-Петербург дәүләт университетының филология факультеты), аның каршындагы аспирантураны тәмамлый (1933), Г. А. Гуковскийның укучысы. 1933-1935 елларда — «Молодая гвардия» нәшриятының Ленинград бүлеге мөхәррире. 1939-1941 елларда Рус әдәбияты институтында эшли. 1940 елда «Журнально-сатирическая литература 1760-1790-х гг.» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1941 елда Курск педагогия институтының, аннары Львов укытучылар институтының доценты була.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елның июленнән — Ленинград фронтында 531-нче артиллерия полкының взвод командиры. Аннары бу полк белән төрле фронтларда сугыша. 1942 елда ВКП(б) сафына керә[2]. Сугышны майор званиесендә 1-нче Ерак Көнчыгыш фронты идарәсенең оператив бүлеге начальнигы ярдәмчесе вазыйфасында тәмамлый. Ике тапкыр яралана, контузия ала[3].

1945-1947 елларда — Удмурт педагогия институты доценты. 1947-1954 елларда Ленинград дәүләт университетының филология факультетында укыта.

1954-1961 елларда Мәскәү дәүләт университетының рус әдәбияты тарихы һәм журналистика кафедрасы мөдире; 1962-1984 елларда — журналистика факультетының редакция-нәшрият эше кафедрасы мөдире. 1959 елда «Поэзия Державина» темасына докторлык диссертациясе яклый.

«Молодая гвардия» гәзитенең Мәскәү нәшриятында мөхәррир булып эшли.

Хатыны — Кулакова Любовь Ивановна (1906-1972), әдәбият белгече, А. И. Герцен исемендәге Ленинград дәүләт педагогия институтының профессоры[4]. Улы Владимир (1930-1998) — әдәбият белгече, XVIII гасыр рус әдәбияты тарихы буенча белгеч; кызы Елена (1938-1991) — филолог-бирманист[5].

Миус зыяратында җирләнгән[6].

Фәнни эшчәнлеге

үзгәртү

А. В. Западовның XVIII гасырның рус язучылары һәм шагыйрьләре: М. В. Ломоносовның, Г. Р. Державинның, Н. И. Новиковның, А. П. Сумароковның, М. М. Херасковның һәм башкаларның ижатына багышланган хезмәтләре киң танылу алган. Югары уку йортларында укыткан елларында ул әдәбият теориясе, борынгы әдәбият һәм XVIII гасыр рус әдәбияты тарихы буенча курслар укый.

Төп хезмәтләре

үзгәртү
 
Кутузов проспекты, № 1/7 — «Известия» нәшриятының йортлары, архитектор Л. М. Поляков. Икенче адрес: Тарас Шевченко урамы, 7. Биредә әдәбият белгече А. В. Западов яшәгән
  • Западов А. В. И. А. Крылов (1769—1844). — М.-Л.: Искусство, 1951. — 96 с. — (Русские драматурги. Научно-популярные очерки).
  • Аппарат книги. М., 1957 (в соавт. с Е. М. Алехиной)
  • Западов А. В. Мастерство Державина. М., 1958.
  • Западов А. В. К вопросу об изучении и преподавании истории русской журналистики // «Вестник Московского университета. Историко-филологическая серия», 1959, № 1.
  • Западов А. В. Логические основы редактирования текста // О редактировании книги. М., 1959.
  • Западов А. В. Державин. — М.: Молодая гвардия, 1958. — 240 с. — (Жизнь замечательных людей). — 45 000 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. М. В. Ломоносов и журналистика. М., 1961.
  • Западов А. В. Отец русской поэзии. О творчестве Ломоносова. M.: Советский писатель, 1961.
  • История русской журналистики XVIII—XIX вв. / под ред. А. В. Западова. М.: Высшая школа, 1963 (3-е изд. 1973)
  • Западов А. В. Русская журналистика XVIII в. М., 1964.
  • Западов А. В. Забытая слава: Историческая повесть (Александр Сумароков). — М.: Советский писатель, 1968. — 336 с. — 100 000 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. Новиков / Серийная обл. Ю. Арндта; Оформление А. Степановой. — М.: Молодая гвардия, 1968. — 192, [18] с. — (Жизнь замечательных людей. Вып. 17 (441)). — 75 000 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. Мысль и слово: из наблюдений над литературной работой В. И. Ленина. — М.: Советский писатель, 1970. — 360 с. — 25 000 экз. (3-е изд. 1977), удостоена Ломоносовской премии.
  • Западов А. В. В глубине строки: о мастерстве читателя. — М.: Советский писатель, 1972. — 296 с. — 40 000 экз. (2-е изд. 1975)
  • Западов А. В. Опасный дневник: (повесть о Семёне Андреевиче Порошине). — М.: Советский писатель, 1974. — 360 с. — 30 000 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. Забытая слава. Опасный дневник: Исторические повести (Александр Сумароков, Семён Порошин). — М.: Советский писатель, 1976. — 624 с. — 100 000 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. От рукописи к печатной странице: о мастерстве редактора. — М.: Советский писатель, 1978. — 16 000 экз. (2-е изд. 1982)
  • Недочитанные строки. Книговедческие статьи и очерки. М., 1979 (в соавт.)
  • Западов А. В. Поэты XVIII в.: (М. Ломоносов, Г. Державин). — М.: Изд-во МГУ, 1979. — 312 с. — 40 000 экз. (обл.)
  • Западов А. В. Поэты XVIII в.: (А. Кантемир, А. Сумароков, В. Майков, М. Херасков): Литературные очерки / Рецензенты: канд. филол. наук М. И. Алексеева, член Союза писателей СССР А. В. Кикнадзе. — М.: Изд-во МГУ, 1984. — 240 с. — 23 900 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. Подвиг Антиоха Кантемира: исторический роман. М.: Советский писатель, 1988.
  • Западов А. В. М. В. Ломоносов и журналистика. — М.: Изд-во МГУ, 2011. — 120 с. — (К 300-летию со дня рождения М. В. Ломоносова. 1711—2011). — 500 экз. — ISBN 978-5-511-05883-5. (обл.)

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Сикорский Н. М. .
  • Московская энциклопедия. Том 1: Лица Москвы. Книга 6: А-Я. Дополнения. — М.: ОАО «Московские учебники», 2014

Сылтамалар

үзгәртү