Александра Тяжёва
Тяжёва Александра Павловна (14 апрель , 1901 ел, Ардатов, Сембер губернасы — 14 октябрь, 1978ел, Уфа) — совет геологы. Геология-минералогия фәннәре кандидаты (1947). Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1951).
Александра Тяжёва | |
---|---|
Туган | 14 апрель 1901 Ардатов, Сембер губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 14 октябрь 1978 (77 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тикшеренүче, җирбелгеч |
Биографиясе
үзгәртүТяжёва Александра Павловна Сембер губернасы Ардатов шәһәрендә (бүгенге Мордовия) 1901 елның 14 апрелендә туган.
1929 елда Казан университетын геология белгечлеге буенча физика-математика факультетын тәмамлаган.
1928 елдан Александра Павловна ССРБ Башкорт экспедициясе геологик - разведкасында эшли.
1931-1958 елларда Александр Павловна Көньяк Урал геология идарәсендә әйдәп баручы геолог булып эшли. 1952-1973 елларда Казанда эшли. 1952-1958 елларда - өлкән фәнни хезмәткәр, 1958-1970 елларда - стратегия һәм палеонтология лабораториясе мөдире.
Хезмәт батырлыгы өчен Ленин ордены (1954), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1949) белән бүләкләнә.
Хезмәтләре
үзгәртү- Девонские отложения Башкирии. Ч.1. Стратиграфия. М., 1961 (соавт.);
- Кораллы и брахиоподы пограничных отложений силура и нижнего девона западного склона Южного Урала. М., 1972 (соавт.);
- Кораллы и брахиоподы нижнего девона Южного Урала. М., 1976 (соавт.) и др.
Чыганаклар
үзгәртү- Геология в Казанском университете. 2021 елның 20 гыйнвар көнендә архивланган.