Александра Пивоварова

Александра Игоревна Пивоварова, Саша Пивоварова буларак танылган (1985 елның 21 гыйнвары, Мәскәү, ССРБ) — Россия супермоделе, дөньяда иң танылган модельләрнең берсе[1]. Prada реклама кампаниясендә алты сезон рәттән катнашкан бердәнбер модель. Саша Пивоварованы «модель-инопланетян» дип атыйлар, чөнки йөзе стандарт түгел: йөзе өчпочмаклы, күзләре миндальсыман, маңгае югары, яңак сөяге чыгып тора.

Александра Пивоварова
Туган телдә исем рус. Саша Пивоварова
Туган 21 гыйнвар 1985(1985-01-21) (39 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре супермодель, модель

 Александра Пивоварова Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

 
Саша Пивоварова Донна Каранның DKNY күрсәтмәсендә

Балачакта Александра рәссам булырга хыялланган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Россия дәүләт гуманитар университетына сәнгать тарихы факультетына укырга керә. Уку вакытында ул фотограф Игорь Вишняков белән таныша һәм аңа кияүгә чыга.

Игорь Вишняков 2005 елда Александраны фотога төшереп, аның фотоларын IMG халыкара модель агентлыгына тапшырганнан соң, Александраның модель карьерасы башлана: нибары ике атнадан ул Миланда (Италия) Prada тамашасын ача.

Александрага институтны калдырырга туры килсә дә, ул рәсем ясау эшен дәвам итә. Модель күп сәяхәт итә, дөньяның иң яхшы музейларында һәм рәсем студияләрендә йөри[2].

2011 елда GAP компаниясе өчен үз рәсемнәреннән принтлар белән пижама линиясен булдырган[3].

Models.com абруйлы Америка веб-сайты модель индустриясе сайтында дөнья топ-модельләре рейтингында Александра Пивоварова «Индустрия иконалары» бүлегендә күрсәтелгән, Россиянең башка топ-моделе — Ирина Шейк кебек үк[4].

Шәхси тормыш үзгәртү

Ире — рәссам һәм фотограф Игорь Вишняков[5]. 2012 елның 12 маенда Нью-Йоркта Александра кыз таба. Кызны Миа Айсис дип атыйлар. 2019 елның 1 июлендә Саша үзенең Instagram да үзенең икенче йөклелеген күрсәткән фото белән уртаклаша[6]. 2019 елның 5 ноябрендә икенче кызы туа, аңа София Афина исеме кушалар.

Саша вегетариан булып тора һәм спиртлы эчемлекләр кулланмый[7]. Ул үзенең матурлык сере дип алкогольдән тулысынча баш тарту һәм косметиканы рациональ файдалану дип саный.

Реклама кампанияләре үзгәртү

Prada реклама кампаниясендә төшә. Берничә сезон ул Giorgio Armani, Olay һәм Tiffany компанияләре йөзе булып тора. Gucci, Chanel, Alexander McQueen, Christian Dior, Calvin Klein, Donna Karan, Louis Vuitton, Marc Jacobs, Ralph Lauren, Chloe, Valentino, Givenchy, Jean-Paul Gaultier, Miu Miu, Hermès, Kenzo, Viktor & Rolf, Dolce&Gabbaga, Balenciaga, Zac Pozen, Fendi һәм Yohji Yamamoto йортлары күрсәтмәләрендә катнаша. Ике ел дәвамында Пивоварова рус, британия, австралия, итальян, француз Һәм япон Vogue тышлыкларында барлыкка килә[8]. 2008 елда Pirelli календаре йөзе була, ул «Көнчыгыш энҗеләре» дип атала. Александра шулай ук 2011—2012 Reserved көзге-кышкы коллекциясенең йөзе булып тора[9].

Фильмография үзгәртү

Ел Татарча исеме Оригиналның исеме Роль
2011 ф Вакыт In Time Клара, Филипп Уайс каенанасы
2015 кыск Талау The Heist модель

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Les 30 Mannequins des Années 2000 2012 елның 10 апрель көнендә архивланган. Vogue.fr
  2. Vogue Feature Hit Girls 2008 елның 28 октябрь көнендә архивланган.
  3. Ella Alexander (2011-11-23). Model Look. A Model Collection. әлеге чыганактан 2012-02-21 архивланды. 2011-12-18 тикшерелгән.
  4. Sasha Pivovarova, Models.com. 9 сентябрь 2013 тикшерелде.
  5. Евгений Романов, Анастасия Минина.. Саша Пивоварова: «О том, что я красотка, первым мне сказал мой муж». www.konkurent-krsk.ru. 2013-05-05 тикшерелгән.
  6. Sasha Pivovarova Instagram.
  7. Sasha Pivovarova brasil entrevista, archived from the original on 2012-02-29, retrieved 2021-10-13 
  8. Sasha Pivovarova, Models.com. 13 сентябрь 2012 тикшерелде.
  9. Саша Пивоварова для Reserved Осень/зима 2011. Fashion Avenue (2011-09-02). әлеге чыганактан 2013-12-03 архивланды. 2013-12-01 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү