Донна Каран (ингл. Donna Karan), туганда Донна Айви Фаске (ингл. Donna Ivy Faske; 1948 елның 2 октябре, Нью-Йорк, АКШ) — Америка модельеры һәм бизнесвумен. Donna Karan һәм DKNY (Donna Karan New York) бөтен дөньяга танылган сәүдә маркаларын булдырган.

Донна Каран
Туган 2 октябрь 1948(1948-10-02)[1][2][3][…] (75 яшь)
Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Яшәгән урын Нью-Йорк
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Новая школа дизайна Парсонса[d] һәм George W. Hewlett High School[d]
Һөнәре дизайнер, модельер

 Донна Каран Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Донна Айви Фаске 1948 елның 2 октябрендә Нью-Йоркта яһүдләр гаиләсендә туа[4][5]. Үги атасы (тегүче) һәм анасы (модель) гаиләсендә үсә. Әтисе Доннага нибары өч яшь булганда вафат була[6]. Әниcе Куинни иҗади тәхәллүсе астында Calvin Klein брендының булачак дизайнеры Честер Вейнбергның шоурумында чыгыш ясый. 14 яшендә Донна кием сатучы була[7].

1966 елда мәктәпне тәмамлый (George W. Hewlett High School) һәм ике ел буе Parsons School of Design дизайн һәм рәсем сәнгатенә өйрәнә. Анна Кляйнның модалы йортында 1989 елга кадәр эшли. Шул ук вакытта «the Essentials» һәм «Seven Easy Pieces» линиясен эшләтеп җибәрә[8].

Компания үзгәртү

1974 елда Анна Кляйн яман шештән үлгәч, Каран аның Йортының баш модельеры була. Ә 1984 елда Donna Karan International Inc (DKNY) үз проектын башлап җибәрә. Аны Anne Klein Йорты акционеры — япон төркеме Takihyo хуплый. 1985 елның көзендә яңа Йорт беренче коллекцияне тәкъдим итә[9]. Күрсәтмәдән соң матбугат нәтиҗә ясый: Каран мода тарихына керә, яңа караш тәкъдим итә — Donna Karan Collection АКШта бестселлер дип таныла.

Тиз арада компания цех буларак үзгәртелгән кунакханәдәге бер кечкенә ательедан глобаль Donna Каран New York Company була.

1997 елның языннан башлап тагын берничә лейбл астында кием-салым җитештерелә[10]:

  • D,
  • DKNY Classic,
  • DKNY Active.

1998 елда анда 1540 хезмәткәр эшли, шулар арасында йөз дизайнер. Команда тугыз төркемгә бүленгән була. 1992 елдан DKNY ир-атлар өчен дә киемнәр җитештерә башлый[11].

2008 елда компаниянең йөзе Кейт Мосс була[12].

Донна Каран «Җиде гади әйбер» уникаль концепциясен эшләгән беренче дизайнер була. Ул барысын да вак-төяккә кадәр уйлап тапкан һәм аның концепциясе буенча зур шәһәрдә яшәүче һәр хатын-кыз үзенең база гардеробына алыштыргысыз җиде әйберне кертергә тиеш. Донна Каран өчен монда керә свитер, легинслар, чалбар, күн жакеты, блузка, костюм һәм уңайлы күлмәк. Башка модельерлардан аермалы буларак, Каран беркайчан да зиннәтле киемнәр булдырырга омтылмый һәм аның киемнәре барысы өчен билгеләнгән[13].

2004 елда Assouline нәшрияты тарафыннан Донна Каранның мода индустриясенә керткән өлешен «The Journey of a Woman; 20 Years of Donna Karan» китабы белән билгеләп үтә[5].

Бүләкләр үзгәртү

  • 1977 һәм 1982 елларда Coty American Fashion Critics' Award премиясе.
  • Coty дан залына керү (1984).
  • Council of Fashion Designers of America (CFDA) 1992 елда аның ир-атлар, 1990 һәм 1996 елларда хатын-кызлар линияләрен билгеләп үтә.
  • Өч ел рәттән CFDA махсус призлары (1985, 1986, 1987).
  • Fashion Group International тарафыннан билгеләп үтелә.

Шәхси тормыш үзгәртү

1970 еллар башында Марк Каран кием-салым кибетләре челтәре хуҗасына кияүгә чыга, кызы Габриэль туа. 1978 елда пар таркала.

1983 елда скульптор Стивен Вайска кияүгә чыга, ул 2001 елда үпкәдәге яман шештән үлгәнчегә кадәр компанияне генераль директор буларак җитәкли[14].

Үзенең туган Нью-Йорк штатында яши[7].

Каббаланы өйрәнә[15].

Доннаның якын дусты — Барбра Стрейзанд.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Encyclopædia Britannica
  2. FemBio database
  3. Брокгауз энциклопедиясе
  4. Li, Kenneth. «Making a fashionable exit Donna Karan resigns as CEO» 2009 елның 2 сентябрь көнендә архивланган., Daily News (New York), July 29, 1997. Accessed June 17, 2009. «The move follows months of turmoil for the Forest Hills, Queens-born designer, who has become one of the world’s best-known brands by creating sophisticated yet comfortable clothing that women cherish as both casual and evening wear.»
  5. 5,0 5,1 Персона — Донна Каран
  6. Донна Каран Peoples.ru
  7. 7,0 7,1 Van Gelder, Lawrence. «INTERVIEW; Her Winning Way With Fashion», The New York Times, October 16, 1977. Accessed September 15, 2008. «And suddenly, at the age of 29, Donna Karan, who grew up in Woodmere, Who lied about her age to begin selling women’s clothes at 14 in Cedarhurst, and who now lives in Lawrence, was at the top of her fashion world.»
  8. Donna Karan Biography and profiles of fashion designers. әлеге чыганактан 2009-03-03 архивланды. 2009-11-24 тикшерелгән.
  9. Donna Karan: Milestones Nytimes.com
  10. Donna Karan 2009 елның 12 октябрь көнендә архивланган. Valery-parfume.ru
  11. Donna Karan International Annual Report 2000
  12. Империя моды. Биография Донны Каран
  13. 12 интересных фактов о Донне Каран и ее творчестве. Женский журнал WhereWoman.ru. әлеге чыганактан 2016-11-12 архивланды. 2016-11-11 тикшерелгән.
  14. Vogue Karan’s partner dies 2011 елның 11 июнь көнендә архивланган. (June 11, 2001)
  15. Jewish Fashion Icons Jewishvirtuallibrary.org

Сылтамалар үзгәртү