Александра Николаева (1924)

Александра Николаева (Александра Иван кызы Николаева, 6 гыйнвар 1924(1924-01-06), Атау-Толымбай, Ырынгы вулысы, Буа кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР23 июнь 2015(2015-06-23) (91 яшь), Атау-Толымбай, Буа районы, Татарстан, Русия) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1948).

Александра Николаева
Туган 6 гыйнвар 1924(1924-01-06)
Атау-Толымбай, Ырынгы вулысы, Буа кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 23 июнь 2015(2015-06-23) (91 яшь)
Атау-Толымбай, Буа районы, Татарстан, Русия
Яшәгән урын Фрунзе урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Русия
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Хезмәтенә күрә хөрмәтеҮзгәртү

Александра Иван кызы Николаева Атау-Толымбай авылының “Чуаш башы” дип аталган өлешендә, җирле чуашлар гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбенең бердәнбер чуаш сыйныфында ала, җидееллык мәктәпне 1936 елда Ырынгы (чуашча атамасы ― Рункă) авылында шулай ук чуаш телендә укып тәмамлый. Шуннан соң “Коминтерн” колхозының терлекчелек фермасында һәм иген кырларында эшли. Сугыш башлангач, яшь кызны торф чыгарырга һәм урман кисәргә җибәрәләр. 1943 елда Александра Николаева туган колхозына әйләнеп кайта һәм яңадан игенчелек бригадаларының берсендә эшли башлый. Сугыштан соң ул “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
1947 елда совет хөкүмәте, сугыштан соңгы азык-төлек кытлыгын бетерү өчен, бөтенсоюз күләмендә бәйгеләр игълан итә. Һәрбер районда оештырылган ярышларда җиңеп чыгучыларга олы дәүләт бүләкләре вәгъдә ителә. Буа районының иң уңдырышлы кара туфраклы җирләре Зөя елгасының ел саен диярлек язгы ташу суы астында кала торган сул ягында урнашкан. Шуңа күрә партия хакимиятенә игенчелек буенча ярышта җиңүченең нәкъ менә “Коминтерн” колхозыннан булачагын фаразлау авыр булмый.
Александра Николаева игенчелек бригадаларының берсендә комсомол-яшьләр звеносын җитәкли башлый, соңрак бригадир булып китә. Бу бригада СССР Югары Шурасы Президиумының 1948 ел 6 мартында чыккан указы белән ярышта җиңүче дип таныла, бригадирга “Социалистик Хезмәт Каһарманы” исеме бирелә, “Урак-Чүкеч” алтын медале һәм Ленин ордены тапшырыла. Рәсми мәгълүматларда, комсомол-яшьләр бригадасы 1947 елда һәр гектардан 31 центнерга якын арыш җыеп алган, дип әйтелә. Бу санны берничә дистә ел дәвамында, игеннәрнең үтә уңдырышлы сортлары барлыкка килгәнче, беркем дә уза алмады. Һәр гектардан уртача 20 центнер чыкканда да, уңыш мул булды дип санала иде.
Александра Николаеваны партиягә алалар, ул ВЛКСМның XI, КПССның XXII корылтайларында делегат булып катнаша. Уңган һәм фидакарь хатын колхозда 1990 елга кадәр колхоз фермасын җитәкли. Шулай итеп, аның гомуми хезмәт стажы 54 ел тәшкил итә.

Алтын медальнең “бакырлы” ягыҮзгәртү

Александра Николаева гомер буе туган авылында яши һәм хезмәт каһарманы исеменә лаеклы тормыш юлы үтә. Авыл укытучысына кияүгә чыгып, ике кыз бала да тәрбияләп үстерә ул. Авыл советы һәм колхоз җитәкчелеге аның югары дәрәҗәсеннән оста файдалана. Әйтик, Атау-Толымбай авылының гомер бакый быкырдыктан арына алмаган урамнарына таш юллар салдыруны үзәктән финанслауда аның исеме этәргеч ролен үтәде.
Александра Николаеваның хезмәт фронтындагы каһарманлыгын беркем дә шик астына куймады һәм куймый да. Шул заманда да, хәзер дә. Ләкин бу тарихның сталинчыл совет чынбарлыгын мәкерле ялган цивилизациясе буларак фаш итүче битләре дә бар. Аларны ачмый калдырсак, зур намуссызлык күрсәткән булыр идек. Моңа охшашлы хәлләр бөтен СССР күләмендә дә булмый калмагандыр.
Эш шунда ки, урыннардагы совет хакимнәре өчен сугыштан соңгы авыр елларда күз буяу һәм ялганлау “рекордлы күрсәткечләр”гә ирешү һәм Мәскәү каршында үзләрен күрсәтү максатында бердәнбер ысул була. Соңрак “Брежнев торгынлыгы” дип аталган елларда чәчәк аткан “өстәп язу практикасы”ның баш калкыткан чагы була бу.
Буа районында исә моның шундый “механизмын” уйлап табалар: 1946 ел азагында “Коминтерн” колхозында ике удар игенчелек звеносы төзелә. Берсендә ― өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар, икенчесендә комсомол яшендәгеләр. Беренчесен колхоз эшен үзен кызганмыйча башкара торган һәм халыкта абруе зур булган 35 яшьлек тол хатын җитәкли, икенчесен ― шул ук сыйфатларга ия булган, ләкин 12 елга яшьрәк Александра Николаева. Аларның арыш чәчелгән кырлары да янәшә була. Авыл хезмәтчәннәре өчен бүләк алу перспективасы алгы урында булмый: сугыштан соңгы тормышны җайга салу теләге өстенрәк тора. Ике бригада хатын-кызлары бертигез тырыш хезмәт куеп, үзара киңәшләшеп һәм ярдәмләшеп эшлиләр. Һәм хезмәт нәтиҗәсе дә якынча бертигез, авылдашлар әйтүе буенча, һәр гектардан 25 центнер чамасы була.
Ләкин бу тигезлек һәм гаделлек район җитәкчелеген һич тә куандырмый: җиңүче бердәнбер һәм тел-теш тидергесез өстен булырга тиеш бит. Югыйсә, “эшне оештыра белмәгән өчен” кәнәфиеңнән очып төшүеңне һәм хәтта Сталин ГУЛАГына эләгүеңне көт тә тор. Казан комиссиясе “Коминтерн” колхозына килеп тикшерү алдыннан партия түрәләре шундый “комбинация” үткәрәләр: “ышанычлы кешеләр”дән торган төркем төнлә кырга чыга һәм... өлкәнрәк яшьтәгеләр бригадасы бәйләп куйган көлтәләрнең зур өлешен комсомол яшендәге ударниклар кырына күчереп куя. Өлкән яшьтәгеләр барысы да һәм яшьләрнең күбесе бу хакта хәбәрдар булмый, һәм иртә белән кырга чыккач, төнге үзгәрешләрдән шакката...
Ләкин көндәш булырга тиешле авыл хезмәтчәннәре арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр моңа карап кына өзелми. Сталин исеменнән корылган рәхимсез диктатура чынбарлыгын әлегә үзгәртеп булмаячакны һәркем яхшы аңлый.

ИскәрмәләрҮзгәртү