Аксубай универсаль технологияләр техникумы
Аксубай универсаль технологияләр техникумы, «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе [1] (рус. Аксубаевский техникум универсальных технологий) — Татарстанның Аксубай районы үзәге (1930-1963 елларда һәм 1965 елдан башлап) Аксубай эшчеләр бистәсендә (1973 елдан эшчеләр бистәсе)[2] урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].
Директор (2008 елдан) — Фәргат Фоат улы Әюпов, «Татарстанның мәгарифе өлкәсендәге уңышлары өчен» күкрәк билгесе иясе[4].
Аксубай универсаль технологияләр техникумы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Аксубай СПТУ-12 (1973-1975) Аксубай ССПТУ-22 (1975-1985) Аксубай СПТУ-88 (1985-1994) Аксубай һөнәри лицее-88 (2011-2013) |
Нигезләү елы | 1973 |
Урын | Аксубай |
Адрес | 423060 ТР Аксубай районы, Аксубай э.б., Мазилин ур, 2 |
Сайт | https://edu.tatar.ru/aksubaevo/ATUT |
Тарих
үзгәртү1973 елда 22 нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы (СПТУ-22) буларак ачыла[5]. Беренче директоры — Салихҗан Вәлиҗан улы Вәлиуллин. Дәресләр 1974 елның 25 гыйнварында бистәнең элекке сигезьеллык мәктәп бинасында башлана. «3нче класслы тракторчы-машинист» белгечлеге алу өчен (бер ел уку срогы белән) 25 укучылык төркем оеша. Уку йортының төп бинасын һәм 5 катлы тулай торакны төзү 1973 елда башлана, 1975 елда тәмамлана, ашханә һәм башка биналар 1979 елда сафка баса[6]
1975 елдан 22нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы Аксубай авыл урта һөнәри техник училищесы итеп үзгәртелә (ССПТУ-22).
1985 елның гыйнварыннан 88нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы (СПТУ-88).
1994 елда ТР мәгариф министрлыгы фәрманы белән 88нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы 88нче санлы һөнәри лицей итеп үзгәртелә (ПЛ-88).
2013 елдан Аксубай универсаль технологияләр техникумы (АУТТ)[7].
Белгечлекләр
үзгәртү- Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты (слесарь, машина йөртүче таныклыгы бирелә)
- Аш-су остасы, кондитер
- Эретеп ябыштыручы (техник)
- Авыл хуҗалыгын җитештерү остасы
- Ветеринария фельдшеры
- Кече ветеринария фельдшеры
- Коммерция (сату буенча менеджер)
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик), 3 ел 10 ай укыйсы
- Автомобиль транспортын техник карау һәм ремонтлау (техник)
- Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше (техник)
- Җәмәгать туклануы азык-төлек технологиясе (техник-технолог)[8]
Моны да карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Техникумның рәсми сайты 2020 елның 8 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Уку йортының Устав буенча атамасы(үле сылтама)
- ↑ Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-04-26
- ↑ Аксубай муниципаль районы порталында, archived from the original on 2018-07-02, retrieved 2017-04-26
- ↑ ТАССР министрлар шурасы карары, 22.12.1973
- ↑ Аксубаевский техникум — кузница кадров для села. Kazan-news.net, 15.10.2015
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 373 01.06.2013
- ↑ Уку йортына 26.06.2015 бирелгән 6698нче санлы лицензия буенча(үле сылтама)