Аксар Сантар (Александр Иванович Мефодьев; 1938 елның 28 ноябре, Чуаш АССРның Батыр районы Яншык авылы) - чуаш язучысы, әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты (1984). 1991 елдан Чуваш Республикасы Язучылар берлегендә, 1992 елдан Россия Федерациясе Язучылар берлегендә, 1969 елдан Россия Федерациясе Журналистлар берлегендә. Марфа Трубина исемендәге әдәби премия лауреаты (1988). Чуваш Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе (2000).

Аксар Сантар
Туган 28 ноябрь 1938(1938-11-28) (85 яшь)
Батыр районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Һөнәре шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, прозачы, тәрҗемәче, язучы
Эш бирүче И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

1938 елның 28 ноябрендә Чуаш АССРның Батыр районы Яншык авылында туган. 1953 елда Яншык җидееллык мәктәбен, 1956 елда Шыгырдан урта мәктәбен тәмамлый. Колхоз артеленә эшкә керә.

1957 елда Александр Мефодьев армиягә алына. Армиядә хезмәт иткәннән соң Александр Иванович Ибресинең «Коммунизм çĕнтерĕвĕшĕн» газетасында, партиянең Ибреси райкомы инструкторы (1961-1962), «Авангард» район (районара) газетасы редакциясендә (1962-1970), Батыр райкомында (1970-1972) һәм КПССның Чуаш обкомында (1972-1985), «Хатĕр пул» («Çилçунат») журналы баш мөхәррире булып эшли (1985-1992).

1961-1967 елларда Чуаш педагогия институтында читтән торып укый. 1972-1975 елларда-Чуваш университеты аспиранты.

1984 елда филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә кандидатлык диссертациясен яклый (Саранск, «Современная чувашская проза о рабочем классе» диссертациясе темасы).

1992 елдан Чуаш дәүләт педагогика институтында өлкән укытучы, доцент, бер үк вакытта 1998-2004 елларда-Чуаш филологиясе факультеты деканы.

Иҗаты үзгәртү

Александр Иванович 1950 нче еллар башыннан әдәби өлкәдә. «Кахал» («Ялкау») аның 1954 елда «Авангард» район газетасында бастырган беренче шигыре була. Соңрак очерклар, мәкаләләр һәм шигырьләр республика периодикасында дөнья күрщ.

Аның шигырьләре буенча Чваш композиторлары Ф. Эриванов, Ю. Кудаков, Ю.Жуков, Н. Тимофеев, В. Романов, в. Адюков, Н. Заводскова 40тан артык җыр иҗат иткән.

Александр Иванович шулай ук үзенең тәрҗемәләре белән дә билгеле. Ул рус, татар, мукшы авторларының хикәяләре, шигырьләрен чуаш теленә тәрҗемә итщ.

Александр Мефодьев «Тракторстрой çути» (Тракторострой уты) һәм «Çамрăклăхпа ăсталăх» (Яшьлек һәм осталык) Чуваш авторлары җыентыкларын әзерли. Шулай ук аның аерым китаплары да чыга:

  • «Алексей Талвир» (1999);
  • «Образы рабочих в чувашской литературе» (2001);
  • «Юхать Пăла» (2003).

Чыганаклар үзгәртү

  • Сантӑр Аксар [Текст]: [буклет] / Межпоселен. центр. б-ка Батырев. р-на. — Батырево, 2007. — 1 л., слож. втрое с.
  • Васильев Г. Александр Аксар. «Аван-и, ялăм» / Г. Васильев // Тантăш. — 2004. — 8 ака (№ 15). — С. 8.
  • Васильев Г. Ҫитӗнӳсемлӗ юбилей / Г. Васильев // Халӑх шкулӗ = Нар. шк. — 2008. — № 6. — С. 22.
  • Кудаков Ю. Сантăр Аксарăн сăнарлăхĕ: (А. И. Мефодьев çуралнăранпа 70 çул ҫитрĕ) / Ю. Кудаков // Хыпар. — 2008. — 2 раштав. — С. 4.
  • Кудаков Ю. Д. Сантăр Аксарӑн сăнарлăхĕ: (А. И. Мефодьев çуралнăранпа 70 çул тултарнă май) / Ю. Д. Кудаков // Чăваш чĕлхипе литератури : теори тата методика. — Шупашкар, 2009. — 9-мĕш кăларăм. — С. 8-11.
  • Метин П. Н. Вăрман та хунавран чĕрĕлет / П. Н. Метин // Хыпар. — 1998. — 25 чӳк.
  • Метин П. Н. А. И. Мефодьев (Сантӑр Аксар) пурнăçĕнчи тата пултарулăхĕнчи тĕп йĕрсем / П. Н. Метин // Чăваш чĕлхипе литератури: теори тата методика. — Шупашкар, 2009. — 9-мĕш кăларăм. — С. 3-8.
  • Осипов Н. Ҫыравҫӑ-ӑсчах / Н. Осипов // Авангард (Патӑрьел районӗ). — 2008. — 26 чӳк.
  • Степанова О. Александр Мефодьев / О. Степанова // Çилçунат. — 2002. — № 6. — С. 7.
  • Антонова З. С. Мефодьев Александр Иванович / З. С. Антонова // Чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2009. — Т. 3: М—Се. — С. 87.
  • Афанасьев П. Мефодьев Александр Иванович // Афанасьев, П. Писатели Чувашии / П. Афанасьев. — Чебоксары, 2006. — С. 265—266.
  • Мефодьев Александр Иванович // Батыревская энциклопедия. — Чебоксары, 2005. — С. 139—140.
  • Мефодьев Александр Иванович // Вестник Чуваш. пед. ун-та им. И. Я. Яковлева. — 2003. — № 4. — С. 154.
  • Мефодьев Александр Иванович // Ученые Чувашского государственного педагогического университета им. И. Я. Яковлева. — Чебоксары, 2005. — С. 217—218.
  • Мефодьев Александр Иванович // Ученые Чувашского государственного педагогического университета им. И. Я. Яковлева. — Чебоксары, 2010. — С. 257—258.
  • Ялгир П. Мефодьев Александр Иванович // Ялгир, П. Литературный мир Чувашии / П. Ялгир. — Чебоксары, 2005. — С. 68[1].

Искәрмәләр үзгәртү