Айшат Кадыйрова

Чечняның мәдәният министры

Айшат Кадыйрова, Айшат Рамзан кызы Кадыйрова (Айшат Рамзановна Кадырова, 1998 елның 31 декабре, РФ, Чечня, Курчалой районы, Центарой) ― Чечня Республикасының вице-премьеры (2023), Чечня Республикасы мәдәният министры (2021 елдан). Чечня Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2021) һәм халык артисты (2023). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның кызы.

Айшат Кадыйрова
Чечня мәдәният министры[d]
Вазыйфага керешкән
2021 елның 28 октябре
Аңа кадәр Хож-Бауди Буарович Дааев
Туган 31 декабрь 1998(1998-12-31) (25 яшь)
Ахмат-Юрт[d], Курчалой районы[d], Чечня, Россия
Әни Медни Кадырова[d]
Әти Рамзан Кадыйров
Белем Чечен дәүләт университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1998 елның 31 декабрендә Чечняның Курчалой районы Центарой (2018 елдан Ахмат-Юрт) авылында Рамзан Әхмәт улы һәм Медни Мусаевна[d] Кадыйровлар гаиләсендә туган[1][2]. Әтисе Рамзан Кадыйров бу вакытта (Беренче Чечен сугышыннан соң) 1996 елдан әтисе, Ичкерия мөфтие Әхмәт хаҗи Кадыйровның ярдәмчесе һәм шәхси тән сакчысы булган[3].

Алтынчы сыйныфка кадәр, барлык балалар кебек үк, Айшат гадәти мәктәпкә укырга йөри. Аннары ул ике елга өйдә укуга күчерелә. Көненә тугызар сәгать мөселманнарның изге китабы Коръәнне яттан өйрәнә, нәтиҗәдә хафиз була[4]. Шулай ук гарәп телен өйрәнә [5]. Менә үзе моны ничек искә төшерә:

  Минем янга укытучы килә иде. Башта без гарәп телен генә өйрәндек. Гарәп Коръәне ул башка, башка әйтелешле, китапның үз кагыйдәләре һәм билгеләре бар. Бу ― бик зур эш, аңа күп көч кирәк булды. Соңгы сүрәне тәмамлаган һәм бу хакта әти-әниемә әйткән көнне беркайчан да онытмаячакмын. Аларның күзләрендә шатлык күз яшьләрен күрү иң зур бәхет иде. Димәк, берсе дә юкка түгел[6][7][8].  

Ә-Х. Кадыйров исемендәге 1нче санлы Ахмат-Юрт мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чечен дәүләт университетының (ЧДУ) икътисад факультетына укырга керә һәм тәмамлый[9].

Вазыйфага билгеләнү үзгәртү

2021 елның октябрендә Чечня Хөкүмәте башлыгы Муслим Хучиев[d] тәкъдиме белән Чечня Республикасы мәдәният министры итеп билгеләнә[10][11], аңа кадәр (2020 елның 1 сентябреннән) мәдәният министрының беренче урынбасары вазыйфасын биләгән[12][13][14][15].

Чечня Республикасы парламенты спикеры Магомед Даудов[d] беренчеләрдән булып Айшат Кадыйрованың Чечня Республикасы мәдәният министры вазыйфасына билгеләнүенә аңлатма биргән:

  Айшат Рамзановна – талантлы һәм иҗади җитәкче, тырыш һәм искиткеч оештыручы. Моңа Чечен Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары вазыйфасында ирешкән югары һөнәри нәтиҗәләре һәм казанышлары дәлил[16].  

Шулай ук Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров Айшат Кадыйрованың республика мәдәният министры вазыйфасына билгеләнүенә аңлатма биргән:

  Ул [вазыйфасында] эш булдыра алмаган көнне үк мин [аны эштән азат итү турында приказга] датаны куям һәм аны эштән азат итәм. Ул бу вазыйфадан китсә, гомерлек тап калачак, шуңа күрә бу вазыйфа аның өчен зур җаваплылык[17].  

2023 елның октябрь аеннан ― Чечня Хөкүмәте рәисенең социаль блок буенча урынбасары (вице-премьер)[18].

Санкцияләр үзгәртү

Кадыйрова Россиянең Украинага басып керүе сәбәпле АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән[19], шулай ук Firdaws сәүдә йорты да санкцияләргә эләккән[20]. 2022 елның 16 декабрендә Европа Берлегенең санкцияләр исемлегенә кертелә [21]. Элегрәк Япониянең санкцияләр исемлегенә кертелгән булган[22].

Гаилә хәле үзгәртү

2017 ел башында, 18 яшендә, кияүгә чыккан[23][24]. Ире ― Висхан Зелимхаевич Мацуев, эчке эшләр органнары хезмәткәре, полиция лейтенанты, 2023 елдан Чечняның вице-премьеры һәм авыл хуҗалыгы министры[18].

Уллары Юсуф. Гаиләсе белән Чечня Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә, Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров резиденциясеннән ерак түгел яшиләр[14].

Айшат төрле илләргә сәяхәт итәргә ярата. Аның яраткан шәһәрләре ― Мәккә, Мәдинә һәм Париж. Музыка тыңларга ярата, чит ил һәм милли музыканы өстен күрә. Шулай ук ул спорт белән шөгыльләнергә ярата, аерым алганда йөгерү һәм йөзү белән шөгыльләнә[25].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 22-летняя дочь Кадырова Айшат стала министром культуры Чечни (2021-10-08).
  2. Настасья Гарина (2020-09-03). Айшат Кадырова: что известно о дочери главы Чечни, которая в 21 год стала заместителем министра. әлеге чыганактан 2022-01-19 архивланды. 2023-10-28 тикшерелгән.
  3. Кадыров, Рамзан Глава Чеченской Республики. Лентапедия.
  4. Что известно про дочь Рамзана Кадырова Айшат? (2020-09-02).
  5. Кадырова Айшат Рамзановна - Модельер - Биография.
  6. Старшая дочь Кадырова вышла замуж.
  7. Старшая дочь Кадырова вышла замуж (20170414T1303).
  8. Айшат Кадырова - директор дома моды и дочь главы Чечни | SELFLOVERS (2019-09-17).
  9. 22-летняя дочь Кадырова стала министром.
  10. Руководство - Министерство культуры Чеченской Республики. әлеге чыганактан 2022-01-21 архивланды. 2023-10-28 тикшерелгән.
  11. Новым министром образования и науки ЧР стал Хож-Бауди Дааев | Информационное агентство "Грозный-Информ".
  12. Кавказский Узел. Назначение дочери Кадырова в министерство культуры вызвало иронию у пользователей Instagram.
  13. 21-летняя дочь главы Чечни Айшат Кадырова стала замглавы Минкультуры. әлеге чыганактан 2022-01-19 архивланды. 2023-10-28 тикшерелгән.
  14. 14,0 14,1 Дочь Рамзана Кадырова Айшат награждена медалью «За защиту прав человека».
  15. Дочь Рамзана Кадырова назначена первым замминистра культуры Чечни.
  16. Sputnik Таджикистан (20211008T1900+0500). Дочь Кадырова получила должность министра в Чечне.
  17. Кадыров объяснил назначение дочери министром культуры.
  18. 18,0 18,1 Семен Сонный. «Абсолютно закономерно». Адам Кадыров возглавил службу безопасности отца. Газета.Ru, 5.11.2023(рус.)
  19. Russia-related Designations; Issuance of Russia-related General License and Frequently Asked Questions; Zimbabwe-related Designation, Removals and Update; Libya-related Designation Update.
  20. В расширенный санкционный список США попали семья Кадырова, детский омбудсмен и банкиры.
  21. ЕС утвердил девятый пакет санкций против России. В списке запрет на вещание для Первого канала, "России 1", НТВ и РЕН ТВ.
  22. Япония ввела санкции против родственников Кадырова и Шойгу.
  23. Дочь Кадырова вышла замуж после двух недель знакомства с женихом.
  24. 18-летняя дочь Рамзана Кадырова вышла замуж (2017-04-14).
  25. Дочь Кадырова награждена медалью «За защиту прав человека». әлеге чыганактан 2022-01-19 архивланды. 2023-10-28 тикшерелгән.
  26. Указ Главы Чеченской Республики от 28 декабря 2021 года № 287. әлеге чыганактан 2022-01-24 архивланды. 2023-10-28 тикшерелгән.
  27. Указ Главы Чеченской Республики от 23 июня 2022 года № 111(үле сылтама)
  28. Пушилин вручил орден дружбы министру культуры Чечни.
  29. Указ Президента Российской Федерации от 4 сентября 2023 года № 651 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»

Сылтамалар үзгәртү