Кобагошов Айрат Миңлеәхмәт улы (1 февраль 1950 ел) — композитор, фольклорчы. 1986 елдан хәзерге Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты укытучысы, шул исәптән 1996-2012 елларда башкорт музыкасы факультеты деканы, бер үк вакытта 1996 елдан — традицион музыка башкару кафедрасы мөдире. 1989 елдан СССР Композиторлар берлеге әгъзасы. Профессор (2013). Россия Федерациясенең (2009) һәм Башкортстан Республикасының (1995) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Айрат Кобагошов
Туган 1 февраль 1950(1950-02-01)
Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 6 сентябрь 2021(2021-09-06) (71 яшь)
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре композитор

Биографиясе үзгәртү

Айрат Миңлеәхмәт улы Кобагошов 1950 елның 1 февралендә Башкортстанның Күмертау районы Таймас авылында туган.

1981 елда Уфа сәнгать институтын З. Г. Исмәгыйлев классы буенча тәмамлаганнан соң, БАССРның ТВ һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетытының музыка мөхәррире. 1985 елдан алып Уфа сәнгать институтының фольклор кабинеты мөдире, 1986 елдан — укытучысы, 1996 елдан башлап башкорт музыка факультеты деканы һәм традицион музыка башкару кафедрасы мөдире. Профессор (2012).

Эшчәнлеге үзгәртү

Аның музыкасы романтизм һәм милли колорит сызатларын берләштерә, башлыча озын көй стилистикасына нигезләнеп иҗат ителгән. Әсәрләре арасында «Шоңкар» операсы (1985, Г. Сәләмнең ш. ук исемле поэмасына үзе язган либреттосы), “Гыйльмияза”, симфоник поэмасы (1985), Р. Назаров шигырьләренә «Таулар турында уйлану» хор поэмасы (1986); камера-инструменталь әсәрләр, башкорт шагыйрьләре шигырьләренә 150—дән артык вокаль әсәр. Башкорт халык музыкасы кораллары оркестры өчен 20—дән артык әсәр, драма спектакльләренә, к/ф музыкасы, укыту-методик дәреслекләр һәм программалар авторы; балалар өчен фольклор—музыкасы җыентыкларның автор—төзүчесе. 250 дән артык башкорт халык җырын һәм көен нотага сала, 200—дән артыгын эшкәртә. Башкорт халык музыка коралларын (думбыра, дөңгер, кыл кумыз һ.б.) тергезү инициаторы. Сәнгать училищесында башкорт халык музыкасы кораллары оркестрын (1992), Сәнгать академиясендә башкорт музыкасы факультетын оештыручысы (1996). Аның укучылары арасыннан Башкортстан Республикасының халык артистлары Ришат Рәхимов, Айбулат Рәхмәтуллин, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Н. М. Кеекбирдин һәм башка күпләр республикада киң билгелелек яулаган.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 45 һәм 50 еллыгына (1990, 1995), Салават Юлаевның тууына 250 ел тулуга (2004) багышланган рЕСПУБЛИКА музыкасы әсәрләр конкурслары лауреаты.
  • Россия Федерациясенең (2009) һәм Башкортстан Республикасының (1995) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Традиционные башкирские народные инструменты. Уфа, 1997; Курай: учеб. пособие. Уфа, 2012.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Галина Г. Айрат Кобагошов //Соклансын бар дөнья. — Уфа, 1999.
  • Кобагошов Айрат Миңләхмәт улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Сылтамалар үзгәртү