Айон (утрау)
Айон (рус. Айон) — Көнчыгыш Себер диңгезендә, Чаун култыгына керештә урнашкан утрау. Русиянең Чукот автономияле бүлгесенә карый. Кыйтгадан Кече Чаун бугазы белән аерылган.
...хөрмәтенә аталган | FETCH_WIKIDATA |
---|---|
Халык саны | 440 |
Җәгърафия | |
АТБ | Чукотка автономияле округы |
Ил | Россия |
Мәйдан | 2,000 км² |
Сулык | Көнчыгыш Себер диңгез |
Координатлар | 69.79°N 168.6508°E |
Озынлык | 63 километр |
Мәйданы якынча 2 000 км², озынлыгы 63 км, киңлеге 38 км. Иң биек ноктасы 64 м. Ярлары тәбәнәк, кайбер урыннарда текә. Арктик тундрасы өстенлек итә. Бердәнбер торак пункт — Айон авылы.
Утрауны 1646 елда рус сәнәгатькәре һәм сәяхәтче Исай Игнатьев кәшеф иткән.
-
Айон авылында
Кызыклы фактлар үзгәртү
Утрауда чукот галиме Пётр Инэнликей туган.