Пётр Инэнликей, Пётр Иван улы Инэнликей (19301988) — совет филологы һәм тәрҗемәчесе, беренче чукча — фәннәр кандидаты.

Пётр Инэнликей
Туган 1930(1930)
Айон утравы, Чукотка
Үлгән 1988(1988)
Милләт чукча
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ

Биография үзгәртү

1930 елда Чукотканың Чаун районындагы Айон утравында туган. Певек бистәсендә укыган. 1946 елда Инэнликей Анадырь педагогия училищесына укырга керә. Аннары Герцен исемендәге Ленинград педагогия институтының Төньяк бүлегенә укырга керә. Өченче курстан соң Инэнликей Чукоткага җитештерү практикасына киткән. 1955 елда беренче Чукот-рус сүзлеге өстендә эшли башлаган. 1957 елда сүзлек чыккан. Шул ук елда Инэнликей ССРБ Фәннәр Академиясенең тел белеме институтының аспирантурасына укырга керә. 1966 елда «Чукот телендә сыйфат фигыльләр» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Шулай итеп ул беренче чукча — фәннәр кандидаты булган. Учпедгизның Төньяк редакциясендә һәм чукот теленнән рус теленә тәрҗемәче булып эшләгән. 1988 елда вафат була[1][2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чукотские родники: биобиблиографический указатель литературы об известных людях Чукотки / Сост. Т. В. Кушпель, Т. К. Козловская, О. В. Крутикова. — Магадан: Магаданское книжное издательство, 1980. — С. 45—46. — 152 с.
  2. Пётр Инэнликэй. Лаборатория фантастики.