Азра Акын (1981 елның 8 декабре, Алмело, Нидерланд) — Төркия актрисасы, модель һәм биюче. 2002 елда «Дөнья гүзәле» титулына ия булган.

Азра Акын
Туган телдә исем төр. Azra Akın
Туган 8 декабрь 1981(1981-12-08)[1] (42 яшь)
Алмело, Оверэйссел[d], Нидерланд
Ватандашлыгы  Төркия
 Нидерланд патшалыгы[d]
Һөнәре модель, матурлык бәйгесендә катнашучы, киноактер

 Азра Акын Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1981 елның 8 декабрендә Нидерландның Алмело шәһәрендә төрек гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе, Назыйм һәм Айда, 1971 елда Төркиядән күчкәннәр. Азраның сеңлесе Дорук бар[2]. Ниццада узган Аурупаның модельләр конкурсында катнашып, финалга чыккан унбиш хатын-кыз арасына кергән. Шуннан соң Алманиядә модель карьерасын дәвам итә, «Otto GmbH» компаниясендә эшли.

2002 елда Азра «Төркия гүзәле» матурлык конкурсында җиңә, шуның аркасында ул «Дөнья гүзәле» бәйгесендә катнаша ала һәм анда җиңә ала[3][4]. Җиңү өчен ул таҗ һәм 156 мең доллар ала. Аңа бүләкне 2001 елгы конкурс җиңүчесе Агбани Дарего тапшырган[5][6]. 2003 елда, Дөнья гүзәле вазифаларын башкарып, Азра Бөекбритания, Төркия, Америка Кушма Штатлары, Яңа Зеландия, Ирландия, Ямайка, Австралия, Кытай һәм башка күп кенә илләрдә була[7]. Күп кенә хәйрия акцияләренең йөзе була[8].

2003 елда Британиянең «The Games» реалити-шоуында алтын медаль яулый[9][10]. 2004 елда Азра «Евровидение-2004» халыкара җыр конкурсына багышланган открыткалар өчен фотога төшә. 2004 елда Төркиянең танылган җырчысы Мостафа Сандалның «All My Life» клипында төшә[11]. 2010 елда Азра «Yok Boyle Dans» тамашасында җиңә. 2013 елда «Дөнья гүзәле-2013» жюри составында була. 2015 елда Азра Каннада «LOreal» компаниясенең йөзе буларак кинофестиваль ачылуга багышланган кичәдә була[12].

Төрек, нидерланд һәм инглиз телләрен белә.

Шәхси тормыш үзгәртү

2004 елдан Азра актёр Кыванч Татлытуг белән очраша башлый. 2017 елның 6 августында биснесмен, биюче Атакан Коруга кияүгә чыга. 2019 елның 17 ноябрендә парның Демир исемле улы туа.

Фильмография үзгәртү

 
Серхат һәм Азра Акын, «Мегахит-2004» халыкара урта диңгез җыр конкурсын алып баручылар

Фильмнар үзгәртү

Чыгу елы Фильм Роль
2015-2017 Пойраз Караель Чигдем
2014 Җир җиләге Чилек
2012 М U C K Әлиф
2010-2011 Зур гаилә Нәшә
2010 Ике эзлеклелек арасында Пелин
2009 Аерылу Фиренгиз
2008 Җил Ләйлә
2006 Беренче мәхәббәт Бахар
2005 Teberik Şanssız Фулья
2004 Сөйлә, Истанбул Памук/Идил
2004 Яңгыр вакытында Әйлүл

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ČSFD — 2001.
  2. Sabah News. Birinci olmak beni değiştirmedi. 2010-12-23 тикшерелгән.
  3. Star Gazete. Star‘la star oldular. 2010-12-23 тикшерелгән.
  4. Hello Magazine. Turkey's Azra Akin wins Miss World. 2010-12-23 тикшерелгән.
  5. The Turkish Times. Miss Turkey Wins Miss World Competition. әлеге чыганактан 2011-11-26 архивланды. 2010-12-23 тикшерелгән.
  6. BBC. Miss Turkey Wins Miss World, BBC News (2002-12-07). 23 декабрь 2010 тикшерелде.
  7. Азра Акын турецкая актриса. tvnovella.ru. әлеге чыганактан 2016-12-09 архивланды. 2016-12-03 тикшерелгән.
  8. Красота по-турецки | Восточный экспресс. vostexpress.org. әлеге чыганактан 2016-12-20 архивланды. 2016-12-08 тикшерелгән.
  9. The Guardian. Channel 4 lets The Games begin (2003-08-01). 23 декабрь 2010 тикшерелде.
  10. UK Game Shows. The Games. әлеге чыганактан 2010-11-30 архивланды. 2010-12-23 тикшерелгән.
  11. MUSTİ, DÜNYA GÜZELİ AZRA İLE TOPKAPI SARAYI’NA KAPANACAK! - Magazinci.com (төр.). 2 декабрь 2016 тикшерелде.
  12. Джансу Дере, Фахрие Эвджен и Азра Акын на вечере, посвященном открытию кинофести.... 8 декабрь 2016 тикшерелде. 2016 елның 20 декабрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-12-20, retrieved 2021-07-18