Азат Ярмөхәммәтев
Азат Ярмөхәммәтев (Ярмухаметов Азат Усманович) — мәгълүмат-элемтә эшкәртү чараларын-системнарын эшләү өлкәсендә белгеч. 1968 дә Казан авиация институтын бетергәчтен Казан электрон-исәпләү машиналары заводының махсус конструкторлык бюросында: инженер, әйдәп баручы инженер, конструкторлык бюросы башлыгы, бүлек башлыгы. 1988-1991 дә Казан исәпләү системнары фәнни-тикшеренү институтында бүлек башлыгы. М-220М, М-222, ЕС-1033 электрон-исәпләү машиналарын, микроэшкәрткечле зур берек (интеграль) схемаларның бердәм системын эшләүдә катнашкан. Казан электрон исәпләү машиналары заводында 1984-1995 елларда чыгарылып килгән ЕС-1007 электрон-исәпләү машинасының баш конструкторы.
Азат Ярмөхәммәтев | |
---|---|
Туган | 18 март 1944 (80 яшь) Сохондо[d], Читинский район[d], Читинская область[d], РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Эш бирүче | ICL-КПО ВС һәм Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе |
1991-1994 дә санлы әбүнә челтәрләре һәм электрон үзэшләгеч телефон станцияләре ассоциациясеендә директор урынбасары, 1993-1994 КИСҖБның «Идел» инженер-җитештерү кооперативында баш конструктор, 1995-2004 тә «ICL-КПОВС» ААҖның телебагланышлар буенча директоры, 2004-2005 тә ТР мәгариф министрының информатизация буенча киңәшчесе. 2005 тән янә «ICL-КПОВС» ААҖсында эшли.[1]