ICL-КПО ВС

Казанда эшләп килүче Россия ИТ-компаниясе

ICL-КПО ВС (рәсми атамасы — «АйСиЭл — КПО ВС» АҖ) — Казанда эшләп килүче Россия ИТ-компаниясе. 2014 елның уртасына кадәр предприятие "Fujitsu" Япон корпорациясе белән интеграцияләнгән була.

ICL-КПО ВС
Нигезләнү датасы 1991
Нигезләүче Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе
Оештыру-хокук формасы акционерлык җәмгыяте[d]
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Рәсми веб-сайт icl.ru

Төзелеше үзгәртү

Компьютерлар, серверлар һәм ноутбуклар Казанның «ICL-КПО ВС» заводында үз «RAY» сәүдә маркасы астында 1993 елдан бирле җитештерелә. Җитештерү көчләре елына 100 меңгә кадәр компьютер җитештерергә мөмкинлек бирә. Предприятиедә Россия Оборона министрлыгының Хәрби вәкиллеге аккредитацияләнгән.

Компания составына 8 фәнни-техник үзәк, шул исәптән җитештерү-коммерция үзәге, ДжиДиСи Сервисез хезмәтләрен глобаль күрсәтү үзәге (Fujitsu preferred supplier), Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Краснодар шәһәрләрендә 4 вәкиллек; Россиянең төрле шәһәрләрендә 130-дан артык авторлаштырылган сервис үзәге, Казанда исәпләү техникасы музее һәм аның базасында виртуаль Казан компьютер музее керә.

ICL-КПО ВС партнерлары булып «APC Corporation», «Hewlett-Packard Development Company», «Intel Corporation», «Microsoft Corporation», «Информзащита» компаниясе, «Лаборатория Касперского» ЯАҖ һәм башкалар тора.[1]

Эшчәнлеге үзгәртү

«ICL-КПО ВС» эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып компьютер техникасын серияле җитештерү, программа белән тәэмин итү, системалы интеграция һәм консалтинг хезмәтләре күрсәтү тора. Компания мәгълүмати, исәп, финанс-бухгалтерлык системаларын кертү һәм алып бару, MRP II һәм ERP стандартларында җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге белән идарә итүне автоматлаштыру, техник һәм программа чараларын дистрибуцияләү, сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә.

1991 елдан компания Россия Эчке эшләр министрлыгы белән хокук саклау органнары өчен программа һәм техник карарлар эшләү һәм гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек итә. Ул яклый торган аппарат-программа чараларын: төрле мәгълүматлар базаларына оператив яклау өчен файдаланыла торган «Барс» аппарат-программа комплексларын, махсус операцияләр (гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү, терроризмга каршы көрәш) өчен билгеләнгән «Зубр» аппарат-программа комплексларын, дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматны эшкәрткәндә кулланыла торган «Панцирь» аппарат-программа комплексларын һәм башкаларны чыгара. 2012 елда компания Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмати технологияләр, элемтә һәм мәгълүматны яклау Департаментының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.[2].

Дәүләт секторындагы «ICL-КПО ВС» ААҖнең башка төп заказчыларынан Россиянең төрле төбәкләрендәге Катастрофалар медицинасы үзәкләре һәм Ашыгыч медицина ярдәме станцияләре, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Казан Башкарма комитеты билгеле.

2011 елда компания үзе җитештергән 65 мең берәмлек продукция саткан.

2000 елдан башлап «ICL-КПО ВС» ААҖ ел саен үткәрелә торган «ICL турниры» — мәктәп укучылары һәм студентлар командалары арасында спорт программалаштыру буенча Татарстан ачык чемпионаты үткәрә. Турнирны оештыруның төп инициаторы булып Казан программисты һәм педагогы Василий Борисович Кононов тора. 2010 елдан иң яхшы командалар һәм аларның җитәкчеләре Татарстан Республикасы Президенты премияләрен ала.[3]

ICL Төркеме үсүен дәвам итә: 2018 елда сату күләме 9 840 967 мең сум (өстәмә бәягә салымнан башка) булган, бу 2017 елда гомуми күләмнән 16,7% ка (8 435 409 мең сум) күбрәк. Системалы интеграция, ІТ-аутсорсинг, җиһазлар җитештерү һәм гамәлгә ашыру юнәлешләре сизелерлек үсеш күрсәтә. Табыш структурасында системалы интеграция, якынча фаразлаулар буенча, 37%, үз производство җиһазларын сату — 17%, ІТ-аутсорсинг, консалтинг һәм эшкәртү — 39% алып торган.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Производство оборудования ICL RAY 2012 елның 3 ноябрь көнендә архивланган. // Официальный сайт ОАО «ICL-КПО ВС».
  2. ОАО «ICL-КПО ВС» получило награду МВД России 2013 елның 22 октябрь көнендә архивланган. // Официальный сайт ОАО «ICL-КПО ВС».
  3. О турнире // Официальный сайт Турнира ICL.
  4. «БИЗНЕС Online». Есть ли спасение от хакерских атак?. БИЗНЕС Online. 2019-02-18 тикшерелгән.