Азат Фазлыйәхмәтов

Фазлыйәхмәтов Азат Мидхәт улы (23 февраль 1967 ел) — шагыйрь, радиожурналист, «Юлдаш» радиосының өлкән мөхәррире, проектлар авторы һәм алып баручысы. 2013 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистар союзлары әгъзасы. Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре (2015).[1]

Азат Фазлыйәхмәтов
Туган 23 февраль 1967(1967-02-23) (57 яшь)
Чуенчы, Дәүләкән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре радиожурналист, мөхәррир, шагыйрь

Биографиясе үзгәртү

Азат Мидхәт улы Фазлыйәхмәтов 1967 елның 23 февралендә Башкорт АССР-ының Дәүләкән районы Чуенчы авылында туган. Җирле урта мәктәпнең сигез классын тәмамлый һәм 1982-1986 елларда Благовещен педагогия училищесында укый.

Мөстәкыйль хезмәт эшчәнлеген 1986 елның сентябрендә Дәүләкән районының Бик-Карамалы сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы булып башлый.

Шул ук елның көзендә Совет Армиясе сафына чакырыла, хәрби хезмәтен 1986-1988 елларда Хәрби Диңгез флотының Кронштадт һәм Новороссийск калаларындагы частьларында үтә.

1988 елда запаска кайтарыла һәм 1994 елга кадәр Чуенчы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны һәм тарих фәнен укыта.

1994-1997 елларда Уфа шәһәре Орджоникидзе район эчке эшләр идарәсендә эксперт-криминалист булып эшли.

1997 елда читтән торып Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.

Республика күләмендә игълан ителгән иҗади конкурсны уңышлы үткәннән соң 1998 елның 5 гыйнварында Азат Фазлыйәхмәтов «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә алып баручы итеп эшкә кабул ителә.

2001 елдан «Юлдаш» мәгълүмат һәм җыр-моң каналының өлкән мөхәррире булып эшли[2].

Көндәлек эшендәге (?) югары казанышлары өчен 2015 елда «Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Искәрмәләр үзгәртү