Азат Кәримов (1952)

сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәре (Уфа, Россия)


Азат Кәримов (рус. Каримов Азат Ахматханович; 20 июнь 1952 ел — 26 декабрь 2017 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәре, 1994 елдан Учалы шәһәре мәҗбүри медицина страховкасы фонды директоры.

Азат Кәримов
Туган 20 июнь 1952(1952-06-20)
Илче, Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 26 декабрь 2017(2017-12-26) (65 яшь)
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты

1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның ун икенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССР-ының 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты, Югары Советның Сәламәтлек саклау, ветеран һәм инвалидлар эшләре буенча комиссия әгъзасы.

Биографиясе үзгәртү

Кәримов Азат Әхмәтхан улы 1952 елның 20 июнендә Башкорт АССРның Учалы районы Илче авылында туган.

Милләте буенча башкорт, югары белемле — 1975 елда Башкортстан медицина институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын, ,институтны тәмамлагач, Учалы район больницасында терапевт булып башлый. Аннары район туберкулез диспансерында баш врач булып эшли.

Район авыл амбулаториясе баш врачы, район хастаханәсенең баш врачы булып эшли.

1994 елдан Учалы шәһәре мәҗбүри медицина страховкасы фонды директоры. [1]

Учалы шәһәре 146 нчы Горный сайлау округыннан Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана. Башкортстан Югары Советының сәламәтлек саклау, ветеран һәм инвалидлар эше буенча комиссия әгъзасы. [2]

Кәримов Азат Әхмәтхан улы 2017 елның 26 декабрендә вафат була[3]

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • БАССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104

Сылтамалар үзгәртү

  1. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.УДК 930 ISBN 5-8258-0204-5
  2. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 34
  3. Ушел из жизни заслуженный врач Республики Башкортостан Азат Ахматханович Каримов