Адур Гушнасп (Пәһләви телендә: 𐭠𐭲𐭥𐭫𐭩 𐭦𐭩 𐭢𐭱𐭭𐭮𐭯 ʾtwly ZY gšnsp[1] Ādur ī Gušnasp; яңа фарсы телендә: آذرگشسب Āzargušasb)[2] (Атәш Бәһрам) иң югары дәрәҗә Зәрдөштлек изге ут исеме, ул Исламга кадәр Иранның өч иң изге утларның берсе буларак хезмәт иткән;[3] башка икесе Адур Фарнбаг һәм Адур Бурзен-миһр.[4] Өчәүдән, Адур Гушнасп гыйбадәтханә структурасы табылган һәм "археологик, сигиллографик һәм текст Шәһадәте булган" бердәнбер ут булып тора.[4]

Урнашу һәм максат

үзгәртү

Сассанид патшалар тарафыннан төзелгән гыйбадәтханә Адурбадаганда Шиз шәһәрендә, Көнбатыш Азәрбайҗан Провинциясендә хәзерге көн Тәхт-э Солейманда урнашкан.[4][5] Ул дини сәфәрнең күренекле урыны буларак хезмәт иткән.[4] Тәхт-э Солейманның Адур Гушнасп белән идентификация анда Сасанид эрасы буллалар табылганда ачыкланган булган, анда шулай дип уелган булган "Гушнасп утының йортының иң олы каһине" (mowbed i xanag i Adur i Gushnasp).[6]

Килеп чыгышы

үзгәртү

Ут иртә Сасанид чыганакларда искә алынмый һәм археология фараз иткәнчә ут Адурбадаган урынына беренче мәртәбә 4-енче гасыр яки иртә 5-енче гасыр ахырында алынган булган.[7] Сасанидлар астында ут сугышчылар катламы (артештар) белән бәйле булган, аларга Сасанид династиясе үзе дә кергән.[8] Адур Бурзен-миһрда Аршакидлар кебек рәвештә, Сассанид патшалар Адур Гушнасп гыйбадәтханәсенә бүләкләр биргән, беренче язылган патша булып Баһрам V булган (хөкем итү еллары: 420 - 438).[7] Икесенең соңгысы утка карый торган берничә очракта искә алынган булган, мәсәлән, анда Нәүрүз һәм Садеһ бәйрәм итүдә һәм шулай ук иң олы каһинне Һиндле чыгышлы хатынын әверелдерергә ышандырып.[9] Игълан ителгәнчә, Хосрәү I (хөкем итү еллары: 531 -579 еллары) хәрби экспедиция башлап җибәргәнчә ут янына килгән.[9] Ул шулай ук утка Византиялеләр Сасанидларга түләгән керемнең киң микъдар байлыкларын утка бүләк иткән. Патшалар утка тәкъдимнәр иткән бердәнберәүләр булмаган; Саддар Бундаһеш буенча, күз карашын кайтарырга дога кылганда, шулай дип ант итәләр, "Мин күземне алтыннан эшләрмен һәм Адур Гушнаспка җибәрермен" яки, баланы үткен һәм фикер йөртүчән итәр өчен утка бүләк җибәрергә.[9] Адур Гушнасп ут гыйбадәтханә Византия һәм Ислам чыганакларында гаять зур байлык микъдары өчен мәшһүр булган.[6]

Византиялеләр тарафыннан талану

үзгәртү

Ут гыйбадәтханәсе Һеркаклиус тарафыннан 602–628 Византия-Сасанид Сугышы вакытында 623/4 таланган булган.[10] Иранлылар утны саклауда уңышка ирешкән булганнар, алар аны соңыннан гыйбадәтханәдә саклаганнар, ул тиз иттереп яңадан төзелгән булган.[11] Апокалиптик The apocalyptical урта фарсы тексты Занд-и Ваһман ясн гыйбадәтханәнең берникадәр хәзерге хәтер формасын игълан итә ала; "Алар Адур Гушнаспны урыныннан алып куячаклар . . . армияләрнең (җимерелүе) игъланы булып, Адур Гушнасп Падишхваргарга алып кителгән булган."[9]

Бөлү һәм егылуы

үзгәртү

Ут Ислам чорында озак вакыт дәвамында янган, әмма ахыр чиктә эзәрлекләү арткан һәм 10-ынчы гасыр ахырына яки 11-енче гасырга ут сүндерелгән булганга охшаган.[9] Шуннан соң күп вакыт узмагач, асаба мөселман хөкемдары гыйбадәтханәнең калдыкларын калкулык өстендә сарай салу өчен кулланган.[9]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Middleton, Sheila Hoey; Corkill, Norman Lace; Montague, Leopold Agar Denys (1998) (in en). Seals, Finger Rings, Engraved Gems and Amulets in the Royal Albert Memorial Museum, Exeter: From the Collections of Lt. Colonel L.A.D. Montague and Dr. N.L. Corkill ; Photographs by Robert Wilkins. Exeter City Museums and the author. p. 90. ISBN 978-1-85522-587-9. 
  2. яңа фарсы юрамалары: آذرگشنسب Āzargušnasb, آذرشسپ Āzaršaspc; see Dehkhoda Dictionary
  3. Kia, 2016, 71 бит.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Potts, Canepa
  5. Ghodrat-Dizaji, 2010, 75 бит.
  6. 6,0 6,1 Yamamoto, 1981, 75 бит.
  7. 7,0 7,1 Boyce, 1984, 124 бит.
  8. Yamamoto, 1981, p. 84; Boyce, 1983, pp. 475–476
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 Boyce, 1983, 475–476 битләр.
  10. Boyce, 1983, pp. 475–476; Boyce, 1984, p. 142; Yamamoto, 1981, p. 75
  11. Boyce, 1983, pp. 475–476; Boyce, 1984, p. 142

Чыганаклар

үзгәртү

Дәвам итеп укырга мөмкин

үзгәртү
  • Boyce, Mary; Grenet, Frantz (1991). Beck, Roger. ed. A History of Zoroastrianism, Zoroastrianism under Macedonian and Roman Rule. Leiden: Brill. ISBN 978-9004293915. 
  • (2011) «Disintegration of Sasanian Hegemony over Northern Iran». Iranica Antiqua 46: 153–302. DOI:10.2143/IA.46.0.2084424.