Адель Нойхаузер (алман. Adele Neuhauser; 1959 елның 17 гыйнвары, Афина, Греция) — Австрия театр һәм кино актрисасы[5], Австрия кино академиясе әгъзасы.

Адель Нойхаузер
Туган телдә исем алман. Adele Neuhauser
Туган 17 гыйнвар 1959(1959-01-17)[1][2][3] (65 яшь)
Афин, Греция[4]
Ватандашлыгы  Австрия
Һөнәре театр актеры, киноактер
Җефет Золтан Пол[d]

 Адель Нойхаузер Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Адель Нойхаузер 1959 елның 17 гыйнварында Афинада туган. Дүрт яшендә гаиләсе белән Грециядән Австриягә күченә, Венада яши. Әти-әнисе аерылышкач, грек әтисе Георг белән яши.

Адель яшь чагында ук актриса булырга теләгән. 1976 елдан 1978 елга кадәр ул Краусс театр училищесында укый. Егерме яшендә Алманиягә күченә һәм Мюнстер, Эссен, Майнц һәм кайвакыт Венада театр сәхнәсендә чыгыш ясый башлый. Бер үк вакытта кинода һәм телевидениедә төшә. 2008 елда Нойхаузер Рейнке шешүе һәм соңрак килеп чыккан катлауланулар аркасында тавыш җепләренә операция кичерә.

 
Адель Нойхаузер Romy 2012 премиясе белән

2011 елдан ул Австриянең ORF каналында «Tatort» телесериалында уйный[6]. 2014 елдан шулай ук үзенең улы, гитарачы Джулиан Пайзс белән бергә «Die letzten ihrer Art» әдәби-музыкаль постановкасында катнаша.

Адель Нойхаузер шулай ук иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә: Plan International Deutschland оешмасында балаларга ярдәм итүдә катнаша, ул шулай ук аның попечительләр советы әгъзасы булып тора. 2016 елда «Tatort»ның башка катнашучылары белән бергә Weißer Ring ассоциациясенең хәйрия юбилей кампаниясендә катнаша[7].

Берничә премиягә лаек була, күп тапкыр Romy премиясен ала: 2012, 2013 һәм 2014 елларда сериалның иң популяр башкаручысы буларак; 2016 һәм 2017 елларда иң популяр актриса буларак.

Шәхси тормыш үзгәртү

Ире — актёр һәм режиссёр Пол Золтан белән аерылышканнан соң, Адель Нойхаузер Венада улы Джулиан Пайзс (джаз музыканты, гитарада уйный, Грац Музыка һәм театр университетын тәмамлаган) белән яши.

Аның әбисе һәм бабасы рәссамнар булган: бабасы Венада Рәссамнар йортында сграффито ясаган, әбисе Вена остаханәләрендә эшләгән. Аның абыйсы Питер Маркуант аларның эзләре буенча бара, ул да рәссам була.

Фильмография үзгәртү

  • 2016: «Tatort: Die Kunst des Krieges»[8][9]
  • 2009: «Чүл чәчәге»
  • 2009: «Полиция телефоны — 110»
  • 2006: «Фред кайда?»
  • 2003: «Мәктәп укучылары»
  • 2003: «Розенхайм полицейскийлары»
  • 2008—2011: «Докторның көндәлеге»

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. Discogs — 2000.
  3. Munzinger Personen
  4. 4,0 4,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #128584297 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. Adele Neuhauser. әлеге чыганактан 2019-05-01 архивланды. 2023-03-27 тикшерелгән.
  6. Frank Rauscher, Teleschau-Mediendienst: Adele Neuhauser. — Kommissarin an der Wand. 2019 елның 1 май көнендә архивланган.
  7. Adele Neuhauser: «Opfer nicht alleine lassen». әлеге чыганактан 2019-05-01 архивланды. 2023-03-27 тикшерелгән.
  8. "Tatort"-Kritikerspiegel: Zuhälterschlümpfe mit Nasenbluten (алм.), ZEITMagazin (3. SEPTEMBER 2016).
  9. „TATORT“-INSPEKTOR BEANTWORTET DIE WICHTIGSTEN FRAGEN: Was steht im Buch „Die Kunst des Krieges“? (алм.), Bild (04.09.2016).

Сылтамалар үзгәртү