Агыйдел аша күпер

Агыйдел аша күпер (баш. Ағиҙел аша күпер, Ағиҙел аша кисеү, рус. мост через Белую) — Уфа шәһәрендә Агыйдел елгасы аша автомобиль һәм җәяүлеләр күпере.

Агыйдел аша күпер
Кисеп үтә Агыйдел
Урнашу Уфа
Ачылган 3 ноябрь 1956
Күпер пилоннары. 1956 елгы күпер (уңда), 1993 елгы күпер (сулда).

Тарихтан Ырынбур юнәлеше Уфа өчен төп транспорт юнәлеше булуы билгеле. Уфада Агыйдел аша беренче күпер агачтан 1795 елда корылган [1].

1924 елда (плашкоут кулланып) яңа күпер корылган.

1956 елда Е. С. Уланов проекты буенча 670 м озынлыктагы күпер корылган.

1993 елда бүгенге 690 м озынлыктагы күпер корылган.

2017 елда реконструкция башланды. Иске күпернең кайбер урында тимер конструкцияләр череде. Эшчеләр реконструкцияләү һәм әзерлек эшләрен тәмамлап, зур ярыкларны ямап, 12 июньдә билгеләнеп килгән Кала көненә кадәр күпер аша машиналар хәрәкәтен ачу планлаштырыла. Агыйдел аша күпер ремонты - вакытлыча чара. Анда капиталь төзелеш булырга тиеш, әле финанслау чыганаклары эзләнә[2].

Искәрмәләр үзгәртү