Абдулла Чураголов

Абдулла Чураголов (Габдулла Чурагол улы Яугилдин; 17731845) — хәрби эшлекле. 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813-1814 еллардагы Рус армиясенең чит илгә походларында 14-че Башкорт атлы полкының сәфәр старшинасы, подпоручик.

Абдулла Чураголов
Туган 1773 ел
Ырымбур губернасы, Карагай-Кыпчак районы, Таһир авылы
Үлгән 1845 ел
Ырымбур губернасы, Верхнеуральск өязе, Билал авылы

Биографиясе үзгәртү

Абдулла Чураголов (Габдулла Чурагол улы Яугилдин) 1773 елда Ырынбур губернасы Карагай-Кыпчак районы Таһир авылында (хәзерге Башкортстан Республикасы Баймак районы Югары Таһир авылында) туган. Төрки телдә укый-яза белгән[1].

1812 елда Ватан сугышы башлангач, Верхнеуральск өязендә 6 нчы кантон башкортларының 14-че Башкорт атлы полкы оеша. Бу полк составында 1812 елның сентябреннән 1814 елның декабренә кадәр яулар старшинасы Абдулла Чураголов полк командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә[1].

1812 елның 8 октябрендә 14-че Башкорт полкы Сакмар үзәненнән кузгала һәм Самар каласы аша үтеп, Түбән Новгородка килеп җитә. 1813 елның гыйнварында Волынь губернасына юнәлә, шул ук елның маенда Варшава герцоглыгына барып җитә. 1813 елның 26 сентябрендә полк Гисгибень авылы, 27 сентябрьдә — Дона, 29 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә — Плауден авылы янындагы алышларда сугыша[1].

1813 елның 6 һәм 7 октябрендә Лейпциг янындагы «Халыклар сугышы»нда катнаша. Биредә күрсәткән батырлыклары өчен 1813 елның 31 октябрендә Абдулла Чураголов 14-че класс чинын ала, соңрак IV дәрәҗәдәге ике Изге Анна ордены белән бүләкләнә[2].

1813 елның октябрендә бу полк шулай ук Лейпцигтагы «Халыклар сугышы»нда катнашкан 1-че, 4-че һәм 5-че Башкорт полклары белән бергә Дрезден гарнизонына каршы сугышкан 2-че, 15-че һәм 18-че Башкорт полкларына ярдәмгә җибәрелә. 30 һәм 31 октябрьдәге Дрезден өчен хәлиткеч алышларда бигрәк тә 14-че һәм 4-че Башкорт полклары зур каһарманлык күрсәтә[2].

1813 елның ноябрендә 14-че Башкорт полкы Магдебургны блокадалаудан катнаша, шул ук елның декабрендә Кёльн каласына барып җитә[2].

1814 елның 19 мартында союздаш гаскәрләре составында 14-че Башкорт атлы полкы Парижга керә. 1814 елның декабрендә полк туган ягына юл тота. 1821 елга карай подпоручик дәрәҗәсен ала[1].

1834 һәм 1845 арасында Абдулла Чураголов гаиләсе белән Ырынбур губернасы Верхнеуральск өязе Карагай-Кыпчак районы (хәзерге Башкортстан Республикасы Баймак районы) Билал авылына күчә һәм биредә 1845 елда 72 яшендә вафат була.

Бүләкләре үзгәртү

  • III дәрәҗәдәге Изге Анна ордены кавалеры
  • IV дәрәҗәдәге ике Изге Анна ордены кавалеры
  • «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медаль кавалеры

Гаиләсе үзгәртү

Хатыннары — Итбикә һәм Зөләйха; уллары — Мөхәмәтәмин, Әбүбәкир, Гүмәр, Әхмәтҗан, Әхмәтшаһ; кызлары — Гөлъямал һәм Сюрюмаш[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Сулейманов Ф. М. {{{башлык}}} // Вестник Челябинского государственного университета. — № 18 (309). История. Вып. 56. — С. 79-83.
  2. 2,0 2,1 2,2 Асфатуллин С. Г., 2000

Әдәбият үзгәртү

  • Асфандияров А. З. .Абдулла Сурагулов. Военная история башкир: энциклопедия / гл. редактор А.З. Асфандияров. - Уфа: Башкирская энциклопедия, 2013. - 432 с.
  • Асфатуллин С. Г. .Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. - Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2000. - с. 140-141. - 160 с.