АКШ хәрби-һава көчләренең Е-11А афәте

АКШ хәрби-һава көчләренең Е-11А афәте (ингл. 2020 United States Air Force E-11A crash) — 2020 елның 27 гыйнварында АКШ хәрби-һава көчләренең Bombardier Global Express E-11A очкычы Әфганстанның Газни вилаятендә Диһяк районында һәлакәткә очраган. Бортта булган ике кеше һәлак булган[2]. [3]

АКШ хәрби-һава
көчләре
Е-11А

hәлакәткә юлыккан очкычка охшаган Global Express E-11A бомбардировщигы
Гомуми мәгълүмат
Дата

27 гыйнвар, 2020 ел

Вакыт

08: 40 UTC

Афәт төре

җиргә егылып төшү

Сәбәп

Беренче версия: ракета һөҗүме
«Талибан» террорчылык оешмасы җибәргән «җир-һава» класслы ракета белән юк итү [1]

Урын

Әфганстан, Газни

Үлүчеләр

2 (барысы)

Очкыч
Очкыч төре

Е-11А Bombardier Global Express

Оператор

430нчы экспедицион радиоэлектрон хәрби эскадрилья

Борт номеры

11-9358

Экипаж саны

2

Исән калганнар

0

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Һәлакәт үзгәртү

Очкыч җирле вакыт белән 13:10 сәгатьтә (08: 40 UTC) Әфганстанның Газни провинциясе Диһяк районында һәлакәткә очраган. Очкычның җиргә егылып төшү урыны Газни шәһәреннән 30, Кабулдан көньяк-көнбатышка таба 130 чакрым ераклыкта урнашкан Садо-Хело авылыннан ерак түгел[4]. Бортта булган ике кеше һәлак булган. Беренче хәбәрләрдә егылган очкычны Ariana Afghan Airlines авиаширкәтенең гражданский очкычы дип әйтелә, әмма соңрак авиаширкәт бу хәбәрне кире кага[5]. Әфганстанда һәлакәткә дучар булган очкыч АКШның хәрби-һава көчләренең мобиль элемтә узелы белән ретрансляторы булып чыккан.

Сәбәбе үзгәртү

«Талибан»(рус.)» террорчылык оешмасы Америка хәрбиләре, шул исәптән югары дәрәҗәле офицерлар белән очкычны бәреп төшергәнен таныган, дип хәбәр итә Рейтер агентлыгы «Талибан» вәкиленә сылтама белән[6].

Әфганстандагы Америка хәрби командованиесенең рәсми вәкиле полковник Сонни Леггетт илнең үзәк өлешендә Газни провинциясендә Америка хәрби очкычы һәлак булуы раслаган: «Очкыч бүген Газни провинциясендә җимерелде. Бу хәлнең сәбәпләре тикшерелә, әмма хәзергә бу хәлнең дошман гамәлләре нәтиҗәсе булуына бернинди билгеләр дә юк. Талибларның очкыч һәлакәтенә катнашы булуы турында хәбәр — ялган»[7].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү