Икенче инглиз-бур сугышы
Икенче инглиз-бур сугышы (нид. Tweede Boerenoorlog, афр. Tweede Vryheidsoorlog яки Tweede Boereoorlog) — 1899—1902 елларда Британ империясенең Көньяк Африка җөмһүриятләренә каршы оештырылган сугыш. Беренче инглиз-бур сугышыннан аермалы буларак, ул Британ империясе җиңүе белән тәмамлана. Сугышта британнар беренче тапкыр концентрацион лагерьларны кулланалар[1].
Икенче инглиз-бур сугышы | |||
Төп низаг: Инглиз-бур сугышлары | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын | |||
Сәбәп |
Бөекбританиянең коллониаль экспансиясе | ||
Нәтиҗә |
Британ империясе җиңүе | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
1867 елда Көньяк Африкада алмазлар табыла. Шуңа күрә Британ империясе биредә Көньяк Родезия дигән колонияне нигезли. Үзенә Трансвааль Җөмһүриятен кушу омтылышы нәтиҗәсендә исә Беренче инглиз-бур сугышы кабынып китә. Сугыш нәтиҗәсендә бурлар үз дәүләтенең бәйсезлеген яклыйлар, 1883 елда Британия аны мөстәкыйль дәүләт булып таный. 1886 елда исә Трансваальда алтын табыла. Бирегә күпләп инглизләр агыла. Дәүләтне үз кулына алу өчен оештырылган Джеймсон рейды дигән омтылыш ясала, ләкин ул уңышсыз була. Зур сугыш кабыначагы ачык була.
3 ел буенча җирле халык үз бәйсезлеге өчен көрәш алып бара. 1900 елның 13 мартында Сары Җөмһүрият башкаласы Блумфонтейн, ә 5 июнендә Трансвааль башкаласы Претория басып алынгач, алар партизан сугышын алып баралар.
1902 елның 31 маенда Претория янында урнашкан Феринихинг урынында тынычлык килешүе имзалана. Бурлар британ хакимиятен таныйлар, британнар исә аларга киң үзидарәчелекне тәкъдим итә.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Davenport; Saunders (2000). South Africa: A Modern History.
Сылтамалар
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Инглиз-бур сугышлары 2010 елның 6 февраль көнендә архивланган. (рус.)