Әнвәр Нагаев
театр рәссамы, П. Т. Сперанский мәктәбе шәкерте, 150 дән артык спектакльне бизәүче
(Änwär Nağayev битеннән юнәлтелде)
Әнвәр Нагаев (Әнвәр Хәсән улы Нагаев) – театр рәссамы. П. Т. Сперанский мәктәбе шәкерте, 150 дән артык спектакльне бизәүче.
Әнвәр Нагаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Әнвәр Хәсән улы Нагаев |
Туган | 13 апрель 1922 (102 яшь) Әстерхан |
Үлгән | 11 декабрь 2002 (80 яшь) Казан, Россия |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе |
Һөнәре | театр рәссамы |
Бүләк һәм премияләре | Хезмәт Кызыл Байрагы ордены |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1922 елда Әстерханда туган.
Казан сәнгать училищесын тәмамлый (1950 ел).
1950 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры рәссамы, баш рәссамы (1964-1982 еллар).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.
Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957 ел).
Татарстан АССРның халык рәссамы (1970 ел).
Катнашкан күргәзмәләре
үзгәртү- Казанда театр рәссамнарының күргәзмәләре;
- Мәскәүдә татар мәдәнияты ункөнлеге күргәзмәсе (1957 ел);
- Мәскәүдә РСФСРның 16 автономияле республикасының рәссамнары күргәзмәсе (1971 ел);
- Ленинградта “Совет Татарстаны” күргәзмәсе (1972 ел);
- Мәскәүдә Татарстанның театр рәссамнары күргәзмәләре (1976, 1977 еллар);
- Уфада Татарстан рәссамнарының күргәзмәсе (1976 ел).
Төп хезмәтләре
үзгәртү(сәхнәнең бизәлешен тәэмин итү һәм киемнәр әзерләү):
- Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсына (1956 ел); «Алтынчәч” операсына (1978 ел);
- Д.Россининың “Севилья чәчтарашы” операсына (1956 ел);
- Хөснул Вәлиуллинның “Самат” операсына (1957 ел); “Дим буенда” операсына (1965 ел);
- А.Даргомыжскийның “Су анасы” операсына (1962 ел);
- Кара Караевның “Күк күкрәү сукмагыннан” операсына (1960 ел);
- А.Минкусның “Дон-Кихот” балетына (1966 ел);
- Дж.Вердиның “Аида” операсына (1967 ел);
- Михаил Глинканың “Иван Сусанин” операсына (1968 ел) (К.Е. Максимов белән бергә);
- И.Штраусның “Чегән бароны” опереттасына (1970 ел);
- Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетына